Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Табигатьнең телен ачудан башлана...

Дата написания: 
31 января 2014

Табигатьнең телен ачудан башлана...
Редакциягә килгән шигырьләргә күзәтү

Редакциягә килгән шигырьләрне карап утырам. Төрле урыннардан төрле кешеләр язган. Билгеле, чын шигырь булып җиткәннәре газетада басылып чыгып тора, болары басылмый торганнары. Аларның ни өчен басылмаулары, кайсы яклары килеп җитмәве турында сүз йөртүдән элек шуны әйтәсе килә: кешеләрнең үз күңелләрендәген, үзләре уйлаганны шигырь итәргә тырышуы, бер карасаң, куанычлы хәл, шагыйрь булырга тырышу гына түгел, шигырь ярату бит бу.
Аннары, килгән язмаларның һәркайсында әйбәт ният, күркәм хис-тойгылар күренә. Илне, туган якны ярату, аналарга олы ихтирам, хезмәт җимешләре белән горурлану хас аларга – кыскасы, совет кешесе күңелендәге иң изге тойгыларны әйтеп бирергә тырышалар хат авторлары.
(...)
Яңавыл районының Урал авылыннан терлекче егет Инсур Шәнгәрәевның эзләнүләре игътибарны тарта. Аның “Ник каеннар яз елый?” дигән шигыренә тукталып үтик.
Ямьле язлар җиткән саен
Каеннарның күңеле йомшара.
Яраланса нәфис гәүдәләре –
Сызланалар яшь ара, -
дип башлап китә ул һәм “ник алар яз елый?” – дигән сорау белән укучы күңелен чеметеп ала. Уен илгә җиңү китергән яз көне сугыштан кайтмаган солдатларга китереп бәйли. Шигырь камил үк булмаса да, авторның табигать күренешләрен сынландыру(ы), эзләнүе кызыклы. Шигърият әнә шул табигатьнең телен ачудан: аны елатудан, көлдерүдән, сөйләштерүдән башлана да инде.
(...)
Сүзне йомгаклап әйтәсе килә: шигъриятне ярату, шигырь язу әйбәт нәрсә. Ләкин кеше яза бит, мин дә язып ташлыйм әле дип җиңел генә карау һич тә ярамый инде. Күңелне тетрәткән, шигырь белән әйтәсе үз сүзең бар икән, бу һөнәрнең серләрен дә өйрәнергә кирәк. Шунсыз табигатьне, аеруча кешеләрне елатып, җырлатып та, сөйләштереп тә булмый. Ә шигырь табигатьнең, үзенчә бер дөньяның телен ачудан башлана.
Равил Шаммас.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шаммас Равил. Табигатьнең телен ачудан башлана... “Кызыл таң”, 25.12.1979, №295.
1) Шаммас Равил. Табигатьнең телен ачудан башлана... Автор хакында каләмдәшләре, әдәбият сөючеләр. Инсур Мөсәнниф. Алтын балык. Күләмле һәм уймак хикәяләр, юмор, сатира, тормыш галәмәтләре, авыл мәзәкләре. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 5 б.