"Тургайлар канат кага" җыентыгына кереш сүз
Үз каләме
Нәшрияттән бу җыентыкны, махсус мөхәррир буласың, дип миңа тапшыргач, тәүдә (...) тоташ укып чыктым. Уйланып йөрдем һәм, җентекләп эшкә тотынганчы, укучыга сүз әйтергә булдым.
Җыентыкта дүрт автор тәкъдим ителә: икесенең – шактый зур күләмдәге шигъри шәлкемнәре, икесенең – проза юллары, дөресрәге, кыска хикәяләре, нәсерләре, парчалары тупланган.
Бу дүрт автор да миңа ниндидер дәрәҗәдә таныш: язучыларның Яңавыл оешмасы вәкилләре. Моннан берничә ел элек без, башлыча, татар телендә язучы иҗат кешеләре яшәгән шул төбәктә Башкортстан язучылар союзы каршындагы татар әдәбияте берләшмәсенең күчмә утырышын үткәреп, шушы ук һәм тагын да башка кайбер авторларның кулъязмаларын тикшергән идек. Әле (...) җыентыкка кергән әдипләр иҗаты белән танышлыгым арта, аларның иҗади йөзе ачыла төште. Шунысы куанычлы, авторларның һәр кайсының үз каләме, үз тавышы, үз мөмкинлеге, үз йөзе ачык күренә. Укучылар китапны яратып укыр, дигән уй туды. Шулай да минем өчен Инсур Мөсәнниф (Шәнгәрәев) ачыш булды. Теге вакытта, күчмә утырышта, аның шигырьләрен укырга туры килмәгән, күрәсең. Яңа яза башлаган автор түгел ул, әсәрләре вакытлы матбугатта, җыентыкларда, альманахларда чыгып килгән – каләме шомарган, остарган, кыскасы, өлгергән, сәләтле шагыйрь. Үзеңдә булмаса, “шомару”лар, “остару”лар белән әллә кая китеп булмый. Инсурга әдәби очкын ана сөте белән бирелгән: һәр шигырендә ниндидер табыш, фәлсәфә, һәр сүзе үз урынында. Сокланып укыдым мин аны, шәлкеменнән “алып ташларлык”ларын да тапмадым диярлек. Уйлана, эзләнә, тормышның һәр мәле, һәр мизгеле – аның өчен шигърият. “Тургай моңы” шигыренең юлларын гына китерәм:
Күкләргә атылды тургай...
Болытта югалды да,
Яңгыр тамчылары булып,
Моң яуды югарыдан.
Берсе тамды керфегемә...
Җаныма моң уралды.
Икенчесе – йөрәгемә...
Күңелдә җыр яралды...
Иманым камил, киләчәктә Инсурның матур-матур шигырьләр белән тулы күп китапларын укырбыз әле. (...).
Равил Шаммас.
Кайда, кайчан басылган:
1) Равил Шаммас. Үз каләме. "Тургайлар канат кага" күмәк җыентыгына кереш сүз. Уфа, "Китап" нәшрияты, 1996, 3-4 бб.
2) Шаммас Равил. Үз каләме. "Сөю кайтавазы" китабына кереш сүз. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 6-7 бб.