Поэт становится поэтом только пережив любовь
12.06.2016. Пруд д. Урал Янаульского района. Фото Инсура Шангареева.
Инсур Мөсәнниф
Кояшсыз көннәрдә
Быел күктә Кояш сирәк кунак,
Агыла да болыт агыла.
Җирдә сирәк-мирәк калган кошлар
Хәлсез генә канат кагына.
Көннәр үтә шулай кояш күрми,
Ә күңелгә сагыш үрелә.
Аяк аста пычрак лач-лос килә...
Якты көнгә өмет сүрелә.
22.04.2016-19.05.2016.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кояшсыз көннәрдә. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 178 б.