Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
Каен кызын җәлләгән
Энем, "Каен кызлары" дип,
Җырлаганны ишеткән.
Ә тыш — салкын, җил ыжгыра,
Каенкайлар күшеккән.
"Кызлар өши алар", — диеп,
Әй, каенны җәлләгән.
Дәү әнидән яулык алып,
Иңнәренә бәйләгән.
12.01.1999.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Каен кызын җәлләгән. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 139 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Каен кызын җәлләгән. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 91 б.