Инсур Мөсәнниф
«Экстра» сеанс
Хикәя
Парикмахер, ягъни безнеңчә чәчтараш Мәмәт базар шартларында яшәү үрнәкләрен үз җилкәсендә шактый өйрәнеп-күзәтеп йөри торгач, ниһаять, бер карарга килде. Нигә, ул башкалардан кимме ни? Аңа да бер-бер кәсепкә тотынырга кирәк. Тик менә нәрсә белән шөгыльләнергә соң әле? Товар җитештерергә кулыннан килмәс, алыпсатарлыкка тотынырга да йөрәге җитми. Әгәр дә медицинаны сайлаганда? Операцияләр ясарга ук тотынмаса да, төрле чирләрне дәваларга алынырга булыр иде. Мәсәлән, алкашларны. Үзләре эчүләрен ташларга теләмәсәләр дә, аларны ташлатырга теләүчеләр буа буарлык бит. Хатыннарын гына алыйк. Аларның кайбер юләре ирен бу чирдән йолып алу өчен актык акчасын чыгарып бирергә дә риза. Артыгын да сорамас иде Мәмәт. Аңа кешечә яшәү өчен күп тә кирәкми — аена биш-ун миллион җитәр иде.
Эшне озакка сузмады Мәмәт. Шактый акча түләп, бер айлык курсларда укып, «халык-ара экстрасенс» дигән исем алып чыкты. Таныклыгын да бик матур итеп язып бирделәр. Ә «уку» өчен киткән акчаны ул бер сеанста кертәчәк.
Арытаба нәрсә эшләргә кирәклеген дә яхшы үзләштерде Мәмәт. Телевизор карый да ул. Реклама — менә нәрсә иң мөһиме. Тексты күптән әзер инде аның: «Әл-көһел чиреннән бер көн эчендә котылдыру — бары тик халык-ара экстрасенс Лин Фул Гарри үзәгендә генә!». Аннан, бераз икеләнеп утырганнан соң, «бер көн» дигән сүзне сызып ташлады да, «бер сәгать» дип төзәтте. Гомерен чиратларда уздырган, бер минутлык йомыш өчен берәр көн вакыт сарыф итеп иза чиккән халыкка бу «бер сәгать» дигән сүзнең ничек тәэсир итәчәген белә шул Мәмәт. «Лин Фул Гарри» дигәне нәрсә була инде тагын дип, һич аптырамагыз. Мәмәтнең фамилиясе Гарифуллин — бары шул гына. «Гарри» дигән исемнең дә тылсым көче аңлашыладыр. Чит илдән китерелгән, дисәң, урам уртасындагы пычракны йөзе белән сөзәргә әзер торган кешеләргә җитә кала ул.
Рекламасы гәзиттә әллә басылып чыгып өлгерде, әллә юк, төшке аш вакытында бер ирне хатыны җилтерәтеп китереп тә җиткергән. «Ашыгам, кибеттә чиратым җитә, тизрәк булмасмы икән?» — дип ялына үзе, ике йөз илле мең сум акча сузып.
Клиентны күргәч, Мәмәт баш чайкамый булдыра алмады. Чире азынганы йөзенә чыккан: калтырап-чәчрәп тора, битен-йөзен куе сакал-мыек баскан. Күзләрендә бер нур юк, алар төпкә баткан — менә-менә, орбитасыннан ычкынып, ашказанына төшеп китәр төсле. Кәчтүм-чалбарын салмый, әллә бер ай буе җирдә аунаган инде — гармун күреге тәк гармун күреге.
Ирен алып килгән хатынкай бик омтылса да, Мәмәт бүлмәсенә авыруның үзен генә чакырды. Өендә «игәве» җитмәгән, монда да өйрәтеп торыр иде бугай.
Анысын-монысын сораштыра-сораштыра, авыруның костюмы белән чалбарын салдырып, ярдәмчесе булып эшләгән кызга тоттырды. Анысы күрше бүлмәгә чыгып юк булды. Мәмәт сырхауны кәнәфигә утыртты, түшенә ак япма япты, кирәк-ярагын, үткен пәкесен чыгарды. Авыру нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачкан иде, аны:
— Сеанс вакытында сөйләшү катгый тыела!— дип шып туктатып куйды.
Аннан процедура бүлмәсенә чыгып, кырлы стакан мөлдерәмә тулганчы, «Экстра» дип язылган ярты литрлы шешәдән ниндидер төссез сыекча агызды. Авыру янына чыкты.
— Тамчысын да калдырмыйча эчеп бетер! — дип боерды.
Пациент калтыраган куллары белән стаканга ябышты, тик, чайпалдырып, өстенә түкте. Мәмәт ярдәмгә килеп җитмәсә, стаканны идәнгә төшереп вата иде.
Авыру башта, карышып, азрак уртлап кына карады. Арытаба инде, кире тартып алмасыннар, дигәндәй, «голт-голт» итеп йотарга тотынды. Стакан бушагач, хәлсез күзләре белән өстәл өстен капшады. Мәмәт аны яхшы аңлады. Иснәргә икмәк катысы эзләве инде, бичараның.
— Минем ысулда беренче сеанстан соң капкалап алу каралмаган, — дип Мәмәт кырт кискәч, җиңен иснәп канәгатьләнүдән башка чарасы калмады.
Инде Мәмәт сабынланган пумаласы белән үткен пәкесенә тотынды. Авыру, суйсаң, суй инде, дигәндәй, барысына да риза булып, битараф төстә күзләрен йомды...
Гомер буе сакал-мыек кыруда күзе чыккан Мәмәткә бу эш ике минутка да җитмәде. Хушбуйлар сибеп җибәргәч, иркәйгә кеше төсе кереп, йөзләре алсуланып китте. «Дару» да килеште, ахры. Ярдәмчесе кәчтүм-чалбарын да чистартып, үтүкләп җитештерде.
Үзенең ирен ишектә күргәч, мескен хатын аны башта танымый торды, ахры. Ә таныгач инде, артына авып китте. Ярый Мәмәт урындык куеп өлгерде. Әле ярты сәгать кенә доктор янына карачкы кертеп җибәреп, инде хәзер алсу йөзле, кырынган, чалбары-күлмәге үтүкләнгән, елмаеп торган иреңне кабул итеп алсаң, син дә егылырсың.
— Ә хәзер авыруга кайнар аш ашатырга кирәк һәм мөмкин кадәр тизрәк. Югыйсә... — диде Мәмәт инде монысында аның аягына егылган хатынга.
...Әнә шулай Мәмәткә дан килде. Исеме бар илгә таралды. Хәзер клиентлардан котылыр хәл юк — эш хутта. Чит ил машинасында гына йөри, ун бүлмәле йорт салды. Ә авырулармы? Тереләләрме соң, дип сорыйсыздыр инде. Әллә тагын, шайтаным белсен. Бәлки, тереләләрдер дә. Иң мөһиме — Мәмәт биргән вәгъдәсен һич тайпылышсыз үти. Кайчак «экстра» сеанслар бер сәгатькә дә сузылмый әле. Пациентлары чөгендер төсле кып-кызыл булып, терелеп чыгып китәләр. Икенчедән, аның ысулында алай бернинди дә хәрби сер юк шикелле. Теләге булган хатын-кыз шундыйрак юл белән ирен өендә дә дәвалый ала. Ә теләге юк икән — анысына инде бер Алла хөкемдар. Калганында Мәмәтнең эше юк. Аракы күрдем, дип, эчә белми эчкәннәр бетмәсә — Лин Фул Гаррига да эш бетмәс.
Җәмәгать, тагын сорауларыгыз бармы?
Булмаса, бигрәк тә яхшы. Экстрасенслар, алар, үз эшләренә синең белән минем кысылганны бик өнәп тә бетерми. Шуңа бик нервыларына тимик, андыйлар синең белән миннән башка да җитәрлек.
Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. «Экстра» сеанс. Хикәя. "Яңавыл таңнары", 27.03.2001, №35.
2) Шәңгәрәев Инсур. «Экстра» сеанс. Хикәя. "Азатлык" (Балтач РГ), 20.12.1994, №140.
3) Шәңгәрәев Инсур. Лин Фул Гарри. Юмористик хикәя. "Тулпар", 1999, №1 (гыйнвар-февраль), 79 бит.
4) Мөсәнниф Инсур. «Экстра» сеанс. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 125-129 бит.
5) Мөсәнниф Инсур. "Экстра" сеанс. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 162-164 бб.