Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тайгалак

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Тайгалак
Хикәя

Сәгыйть, газ плитәсен төзәтергә дип, слесарь чакырткан иде. Төш алдыннан, сәгать уникеләрдә килмәкче булып, өендә торырга куштылар. Шуңа эшеннән сорады да, тиз-тиз атлап кайтырга чыкты.
Ә урамда, кичә генә яз сулышы сизелеп, тамчы тамып торса да, бүген салкынайтып җибәргән. Аяк асты бозлавык кына. Сакланыбрак, юлга карап басмасаң, очып барып төшүең дә бар. «Юлны караучы оешмаларын да әйтер идем, ком сибәргә буладыр бит», – дип уйлый-уйлый атлады ул. Мондый көнне аяк-кул сындыру берни тормый.
Шулай дип уйлап та бетермәде, аңардан алда барган, зур гына сумка күтәргән әби, таеп егылып, чалкан барып төште. Каты бәрелде бугай — хәрәкәтсез ята. Берәр нәрсә булдымы икән әллә? Юк ла, әнә, калкынып, торырга тырыша. Тик бозлавыкның нәкъ уртасында булгач, тора алмый азаплана. Мондый көнне карт-корыга өендә генә утырасы да бит... Ярый, аягына үзе басар әле, әби нык күренә. Урамда йөрергә хәле җиткәч, анысын гына булдыра алыр. Йә берәрсе ярдәмләшер. Сәгыйть үзе булышыр иде дә, ашыга шул. Слесарьлары да көтәргә ярата торган халык түгел. Бер ай буе чакыралар инде — менә чак көтеп алдылар. Сәгать тә беренче киткәндер инде...
Әби яныннан ашыгып үтеп барган Сәгыйть, сәгатенә күз салырга дип, кулын күтәрде. Тик уен тормышка ашырырга да өлгерә алмый калды. Аягы таеп китте дә, «шап!» итеп әби белән янәшә егылды да куйды. Башы бозга бик каты бәрелде, күзләреннән зәңгәр утлар күренде. Җайсызрак та төште бугай, кулы аста калды, кабыргасында нәрсәдер каты итеп чәнчеп алды, хәтта тыны кысылды. Әллә ыңгырашты да инде. Әбинең:
— Әй, балакаем, имгәнмәдеңме? Саграк йөрсәң булмыймыни? — дип әйткәне колагына чалынды. Әби үзе дә һаман аягына баса алмаган, утырып тора.
— Сак йөрү беләнме ни? — дип җаваплап мыгырданды Сәгыйть. Аннан сак кына калкынып карады. Күкрәгендә тагын нәрсәдер чәнечте, йөзен чытып куйды. Баш әйләнүе бетсен өчен күзләрен йомды.
— Әй, балакаем, бик каты егылдың, ахры, имгәнмәсәң ярар иде, — дип сөйләнгән әбинең сүзләре аңына барып җитте.
Сәгыйть аның ничек итеп башта дүрт аяклап торуын, аннан картларча, ахылдый-ахылдый, аягына басуын күз кырые белән күреп торды. Үзе дә, башының шаулавына карамастан, саклык белән торып утырды. Әби, келтерәп килеп җитеп, аңа аягына басарга ярдәмләште. Авырткан кулын уып торган Сәгыйтькә:
— Кая, сынмаганмы, кулың бөгеләме, ай, балам, бәла аяк астында, дип картлар белми әйтмәгәндер шул, — дип өтәләнә.
— Юк, ахры, юк. Әйдә, әби, бу тайгалактан чыгыйк әле, йә яңадан егылырбыз, — дип саклык белән, аягын шудырып кына, боз булып каткан тротуардан читкәрәк чыкты. — Мине кызганасың, әби, кая, үзеңнең кулыңа берәр нәрсә булмаганмы соң? — дип сорарга көч тапты. Нигәдер үзен шушы әби каршында гаепле тоя иде ул.
— Юк, юк, балам, борчылма, менә бит кулым йөри, бармаклары да селкенә. Мин акрын баргач, егылуын да сак егылдым. Син генә бик ашыга идең бугай, каты төштең. Авыртамы һаман? — Сәгыйтьнең кулына ымлады.
— Яшь кешегә нәрсә булсын? Сезгә генә ничектер... — Үзе һаман читкә карарга тырышты.
— И-и, балакаем, карт кешенең сөякләре катып беткән инде аның, чуртым булсынмы? Яшьләрнең генә ул сөякләре утырып бетмәгән, бәрелгән-сугылган урын да ныграк сызлый. Безнекен тормыш чыныктырган инде... Бар, улым, үз эшең белән бул, бик ашыгасың, күреп торам. Булышуыңа рәхмәт, инде үзем дә кайтып җитәрмен. Бер авызың пешсә, салкын суны да өреп кабасың аны — акрынрак, абайрак атлармын...
Сәгыйть, һаман әле бар тәнендә авырту тойган килеш, урыныннан кузгалды. Тик әбигә күтәрелеп карарга гына нигәдер кыюлыгы җитмәде. Шулай да әбинең:
— Саграк йөр, балам, тагын да егыла күрмә,— дигән сүзләре артыннан куып җитте...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Тайгалак. Хикәйә. "Тәлгәш" күмәк йыйынтыгы. Өфө, "Китап", 1997, 98-99 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Тайгалак. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 90-93 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Тайгалак. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 148-150 бб.