Инсур МӨСӘННИФ
БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ
Хикәя
Биш яшен тутырган Мансурның тормышы моңа кадәр бернинди кайгы-хәсрәтсез диярлек үтте. Чабып бара торгач, абынып егылып, терсәк, тубыкларының канаганчы сыдырылуы, койма тактасы арасыннан кысыла-кысыла чыкканда ачы итеп кычыткан чагуы, я агач, хәтта койма башыннан җиргә елылып төшеп, кул-аягын авырттыруы, ата каз, я әтәч талавы бәла буламы ни инде – яралар барыбер төзәлә бит ул. Өйдәгеләр аны:
– Сак бул, каз, я әтәч күзеңне чукымасын, – дип кисәтеп тора, чөнки бер тапкыр әтәч маңгаен чүкегән иде инде. Шуңа, теге дошманнарның берәрсе ябырылса, тизрәк артын куя, тегеләр канатлары белән ару гына суккалаган арада, ничек кирәк алай ычкынып, койма башына менеп котылу ягын карый. И-и, әрни дә инде шул урыннар, күгәреп тә чыга әле. Аларның бер усал сарыгы да бар әле, и-и, сөзешергә ярата да инде. Бәрәннәре янына якын да китерми. Бер тапкыр сизмирәк калды – арттан китереп тә “бирде”, Мансур сулы зур җиз таска барып та төште! Сарык тагын, артка чигенеп, берәрне өстим, дигән иде, шушы тирәдә йөргән дәү әнисе таяк белән сыртына берне сыдырып, “и-и, гөнаһ шомлыгы!”, – дип, ачулана-ачулана, куып җибәрде. Шуңа Мансур, көтү кайткач, алдын-артын карап йөрергә тырыша, ә шул дүрт сарыкны әнисеме, аның түтәсеме, дәү әнисеме капкадан керткәндә койма башында утырып күзәтә. Кайтмый калмыйлар тагын – теге таста аларны бәрәңге кабыклары көткәнен ничек аңлыйлардыр. Нигә дүрт кенә сарык икәнен Мансур белә инде: хөкүмәттәге абыйлар, бабайләр, әбиләр “моннан артыгын үрчетергә ярамый” дигән карар чыгарган, ә аларның башлыгы Кручев дигән усал абзый, имеш. Тагын бер сыер рөхсәт ителә, ди, ә менә ат тотарга бөтенләй кушмыйлар икән, казларны да бетерергә дип беркөнне авылда җыелыш уздырдылар – игенгә керәләр, ди...
...Мансур, олылар күзлегеннән караганда, шук кына малай. Дәү әнисе сукрана:
– Өйдә ир кеше кулы булмагач, бала-чага иркенләп китә инде ул, – ди. Артык шаярып китсә, әнисенең матчадагы чыбыкка күрсәтүе дә бераз куркуга гына сала да, онытыла. Өйдә нигә ир кеше булмавы хакында әле ул уйланмый да, аңламый да. Малайлардан берәрсе кайчак кемнәндер тукмак алса:
– Әтәйгә әйтәм! – дип йөгереп кайтып китә. Шул әләкләшү өчен генә кирәк булгач, ул әтәйнең кирәге бер тиен! Мансур кайтып китеп тормый, тота да, аны рәнҗеткән маңка танауга тагын барып ябыша.
Әнисе, аның апасы һәм дәү әнисе – аның тулы бәхетле барлык дөньясы. Кара икмәк, бәрәңге, кайчак йомырка, кычыткан ашы, кыш аз-маз ит салынган шулпа, һәм иң мөһиме – бер бал кашыгы шикәрле, сөтле чәй. Өйдә өч хатын-кыз булгач, “иртән дә чәй, кич тә чәй, җиңгәчәй” инде. Йомырка да сирәк эләгә, чөнки аны кибеттә җыялар, берсе, зурлыгына карап, биш-алты тиен тора, соңрак, атлы арбада бер усал бабай килеп, алып китә (шулкадәр йомырка ашап, ничек маемламый икән ул?!), май, каймак та эләгә әле. Сөт тә булгалый. Булгалый гына инде, чөнки язын ниндидер абыйлар килеп, әнисеннән:
– Сез Хөкүмәткә елына 400 литр сөт тапшырырга тиешсез, – дип бер кәгазьгә кул куйдырып китәләр. Иртән урам буйлап арба җигелгән атта бер абзый килеп җитә. Әнисе, я нәнәсе, яртысыннан сөт салынган бидерә күтәреп, аның янына чыга. Кайчакта, иртән иртә уянса, Мансур да аларга иярә, кызыксынып, арбадагы бидоннарга, сөт үлчи торган ак савытка карап тора, шуларга шаулап ап-ак, тәмле сөт акканын төкереген йотып күзәтә. Их, туйганчы бер сөт эчәргә! Балаларның сөтен тартып алгач, нинди усал абзый икән соң ул Хөкүмәт?! Сыерлары да бәләкәй җиленле шул, сөтне аз бирә. Әнисе:
– Икенчене сатып алыр идек, акча юк шул, – дип аклана. Анннан: – Сөт өчен Хөкүмәт түләгән берничә тиенгә тавык кына алмасаң инде, – дип зарлана. Ул абзый усал гына түгел, саран да икән әле!
Ә болай Мансур җәй өйдә бик аз була, йокыдан тору белән аз-маз капкалап алгач, урамга малайлар янына чыгып йөгерә. Азмы ни малайларның кичектергесез, мөһим эшләре! Өйдәгеләр:
– Суга ярдан ерак кермә! – дип кисәтеп калалар. Шул инде, кая барсыннар – буага йөгерәләр, сай гына урында чупыр-чапыр киләләр, унбишләп малай, шул тирәдә чуалган егермеләп кызчык болгатканлыктан, балчык күтәрелеп, буа өсте кап-кара була. Шул сәбәпле, су буеннан кайткач, өйдәгеләр аның муенына, борын астына сыланган пычракны:
– Су буенда бу кадәр пычракны каян табасыз соң сез?! – дип, орыша-орыша юалар. Әй, су буеннан барысы да шулай кайта инде. Тагын малайларның иң яраткан шөгыле – тегермән артындагы сай инештән ертык майка яки ыштан белән балык сөзү. И-и, аларга нинди зур балык эләксен инде, көтеп торалар, ди. Кыслалар да бар әле, менә алардан бераз шөрлиләр, аларның теге ниләре кайчы кебек бит! Дөрес, әле берсен дә тешләгәннәре юк, әмма барыбер коточкыч бит алар.
Җәй көне яр буенда, эссе кояш нурлары кыздыруга карамастан, балык тотып утыручы абыйлар, зуррак малайлар да була, шулар тирәсендә уралалар, кызык бит. Тик усалраклары:
– Йөрмәң монда, балык куркытып! – дип куып җибәрә. Үзләре тотар иде, я кармагы, я кармак җебе юк, аларны ерактагы район үзәгендә генә теләсә кайда саталар, диләр. Саталардыр ла ул, тик сиңа кем акча бирсен, аны юкка-барга туздырырга һәр тиен исәптә (өйдәгеләр шулай ди). Авыл кибетенә дә кайткалый ул, тик әлеге лә баягы, шул акча инде. Кетәктән йомырка чәлдереп, кибеткә китерсәң, сатучы Җәмилә әби:
– Урлагансыңдыр әле? Бар, әнкәң сизгәнче, кире ояга кертеп сал! – дип кире бора. Мансур, алдашырга өйрәнмәгән шул әле, кызарып, борынын тартып:
– Әйе... – ди дә, башын иеп, кире борыла. Ярый, бер үсәр әле, үзе акча таба башлар, менә шунда күрсәтер әле күрмәгәнегезне – балыкның иң зурын тотып!
Болай җәй рәхәт ул. Урман янәшә, болын-аланнар күп, җиләк – муеннан! Дәү әнисенә ияреп, Юкәбаш тау итәгенә җиләк җыярга аның да йөргәне бар. Нәнәсе майлы, баллы юкә яфрагына төреп биргән ул җиләкнең тәмлелеге! Тик су эчәсе килү җанга тия. Ярый, ерак түгел чишмә бар, бераз арыгач, шунда килеп, берәр агач күләгәсе астына утырып, бер-ике телем икмәк, йомырка белән тамак ялгап алалар, ял итәләр.
Язын тәүдә каз тәпие, кузгалак, аннан җәй балтырган, шомакай ашарлык булып үсә, әрәмәләрдә карлыган да, урманда кура җиләге дә бар. Оҗмах инде менә, тамак та пачти тук була.
... Әйе, биш яшьлек Мансурның тормышы моңа кадәр бернинди кайгы-хәсрәтсез диярлек үтте. Беркөнне әнисе:
– И, тоз белән шырпы беткән икән бит, онытканмын. Улым, кибеткә барып, алып кайт әле, яме, – дип, берничә тиен акча тоттырды. Андый гына вак-төяк йомышка да ярамаска, ул бәләкәй түгел бит инде. Кайчак олырак шаян абзыйлар, я егетләр:
– И, Мансур, Мансур, син бәләкәй, мин зур, – дип шаярткан булып, борынына чиртсәләр дә. “Менә үсим генә, мин үзем сезнең борынга чиртермен әле!” – дип үртәлә малай. Башкача нәрсә эшләсен инде.
Кибет алар йортыннан ерак түгел, этләр очраса да, алар малайларга тими генә түгел, өрми дә, койрык болгап, арттан иярә – барысы да дус, иптәш, ну, пачти туган. Әллә инде, бәлки, дөрестер, кайчак олылар бала-чаганы:
– И-и, эттән туган! – дип орыша бит, алар белми әйтмидер.
Кибет зур түгел, унбиш кеше керсә, артны да борып булмый, диярлек. Тик бүген биредә Лыбырдык Мәнзия корткадан башка кеше юк иде, ул да яңа гына кергән, ахры, Мансур капкадан чыкканда кибет янында күреп калган иде. Биек тупсадан кергәндә абынып чак егылмый калганнан соң башын күтәрсә... Инде ул туганнан башлап белгән Җәмилә әби урынына, прилавка артында шулкадәр чиб-бәр (!), кап-кара чәчле, тулырак йөзле, кечерәк гәүдәле кыз басып тора иде! Аны күргәч, Мансурны ток суктымы ни (сукканы бар, бер тапкыр әнисенең бәйләм энәсен стенадагы чучка борынына тыгып караган иде!). Авызын ачып, шаккатып карап тора башлады. Сатучы кыз да, аны күргәч, елмаеп, карап алды да:
– Ипләп, егеткәй, чак егылмадың бит! – диде. Аның тавышының матурлыгы! Мәнзияне Лыбырдык дип юкка атамыйлар, бер сөйләшә башласа, аны туктатырдай көч юктыр, ахры. Барысын да белә, барысын да таный, барысыннан хәбәрдар. Әле дә сатучы кыздан дапрус ала иде шикелле.
– И, исәнме, исәнме, кызым, белми дә торам, бездә яңа сатучы икән бит, ә Җәмиләттәй кая булды? – дип гөрли башлады ул.
– Ул ялга чыкты, бер айга, менә мине район үзәгендәге сатучылар мәктәбеннән сезгә практикага җибәрделәр, – дип җаваплады кыз.
– И-и, бик яхшы булган, олыларга ял бик кирәк ул, менә минем дә бил авырта, аяклар сызлый, колай шаулый, баш әйләнә... – дип тезеп китте Лыбырдык. – Исемең ничек соң, кызым, мин Мәнзия апаң булырмын.
– Финира булам, Мәнзия апа, – дип җаваплады кыз.
– И-и, матур икән исемең, безнең авылда синең адашың да бар бит, Мөсәгыйть кызы... Яшәп торырга урының бармы соң? Булмаса, мин ялгызым гына торам...
– Бар, апа, бар, мине Фәридә апа белән Гамил абыйлар йортына керттеләр.
– Алай булгач, бик әйбәт, яхшы, игелекле, ачык йөзле кешеләр, балалары да берәү генә, тыныч булыр, – дип тезде Мәнзия. – Бүген беренче көн эшлисеңме ни, кызым?
– Юк, апа, бүген өченче көн, ике көн кибет ябык булды бит, райподан килгән кешеләр белән ревизия үткәрдек, хәер, әйе, кибетне менә бүген генә үзем ачтым...
Арытаба ниләр булгандыр, алар ни хакында сөйләшкәндер, Мансур бик ачык хәтерләми. Кулына бер кап тоз, ун шырпы тоткан килеш урамда гына исенә килде. Иң мөһиме шул – Фәридә апасы белән Гамил абыйсы... аларның күршесе иде! Ә уллары Рәфил исә аның белән бер буйлы диярлек, чүт-чүт кенә озынрак. Әнисе:
– Рәфил киләсе ел мәктәпкә төшә инде, сиңа да ике генә ел калды, и, үсәсең бит, улым, – дип аркасыннан сөйгән иде.
Тик Мансур күршедә генә яшәгән бу матур апаны моңа кадәр ничек күрмәгән соң?! Күрмәгәндер инде, көн саен буага, тыкрыктан төшеп, бакча артлап кына җилдергәч.
...Бернәрсә дә аңламаган Мансур, әйтерсең, магнит тарта, матур апасын күрергә көн саен кибеткә керә башлады. Керә дә, кеше артына качып, аны күзәтә. Аның матурлыгы! Күзләрен кыса төшеп, көлеп, я елмаеп җибәрсә, бит очлары аз гына чокыраеп китә, малайның хәтта тыны кысыла. Кешеләр чыгып бетеп, үзе генә калса:
– Әйдә, матурым, сиңа нәрсә кирәк? – дип сораса, кызарып-бүртенеп, чыгып йөгерә.
Беркөнне түзмәде, әнисенә:
– Кибеттәге апа, и, шундый матур инде... – дип әйтеп куйды. Әнисе, елмайды ла:
– Нәрсәсе матур соң? – дип сорады. Малай, кыенсынып, тынып торды да:
– Бите... – дип пышылдады.
Әнисе:
– Йөземе ни? Әйе, чибәр шул, яшь чакта барысы да матур була, – диде, уйчан гына чәчен ипли төшеп.
Малай кибеткә генә түгел, күршедәге дусты Рәфил янына да көн дә кереп йөри башлады. Керә дә, исәнләшми-нитми, ишек төбенә басып катып кала. Билгеле, аны түргә, я өстәл янына чакыручы юк. Шулай серәеп басып тора да тора, ни чыгып китә алмый. Фәридә апасы, көлеп, Финирага:
– Бар инде, эндәш, сине күрергә кергән бит ул, – ди.
Шулай дигәч, Финира апасы чыга да:
– И-и, безнең күрше егете кергән икән бит, – ди. – Күрми дә торабыз.
Моны ишетүгә, Мансур аңа астан гына карап ала да, кызарып-бүртенеп чыгып йөгерә.
Күршеләре бу хакта ни дип сөйләшәләрдер, ул, билгеле, белми, көләләрдер инде. Кем ни дисә дә дигәндер, көлсә, көлгәндер, әмма ул бу хакта белми, белсә дә, ишетсә дә, аңламый, аңа бу дөньяда чибәр апасыннан башка бер матур кеше дә юк кебек, аны күрү белән бар ямьсез нәрсә юкка чыга... Өстендәге бик яңа булмаган, кайсыдыр урыны ямалган бишмәте дә, якасы туза башлаган уңып беткән күлмәге дә, киң балаклы иске чалбары да аны борчымый, чөнки ул башканы белми – заманы шундый, колхозда әле акча түләү юк, кешеләрнең хезмәте “трудадин” белән исәпләнә. Нигә аны бу чибәр апасы шулкадәр үзенә тартканын да белми дә, аңламый да... Күрәсе килә – бетте-китте!
...Дәү әнисе еш кына баш авыртуы белән азаплана. Бәлки, салкын алдыргандыр, элек җылы шәлләре дә бик кыйммәт торгандыр, яисә сатуда булмагандыр. Шунлыктан авылда тегү белән шөгыльләнгән Катифәдән калфак сыман, тик сырылган түбәтәй тектереп алды, авылда авыр хәлдән шулай чыгучылар бер ул гына булмагандыр, бәлки. (Ул хәзер белә – аны яулык астыннан киеп йөргәннәр).
Беренче көнне үк Мансур, шул түбәтәйне кипке астыннан киеп, чибәр апасына күрсәтергә, мактанырга, шулай ук чибәр күренергә теләп, күршеләргә йөгерде. Билгеле, шулай ук, берни дәшми, ишек төбенә басты. Ишек ачылып ябылганын ишеткән Фәридә апасы, мич арасыннан чыкты, Мансурны күрде дә:
– Ә-ә, безнең күрше егете кергән бит! – диде. Аннан аңа күз ташлады да, кипке астыннан чыгып торган җылы түбәтәйне күреп: – Кара әле, яңа матур түбәтәйне котлатырга кердеңме ни? Хәзер кәнфит бирәм, яме, – диде. Аннан мич артында аш-су өстәле артында нидер эшләгән кызга эндәште:
– Мөгаен, сиңа күрсәтергә кергән инде бу, чык инде, чык, кара, – дип эндәште.
Кыз чыкты да, көлеп:
– И-и, кара әле, нинди матур түбәтәй, котлы булсын, җылы тәнеңдә тузсын! – диде. Мансурга шул да җитте, кәнфитне дә көтеп тормый, борылды да, чыгып йөгерде. Ул чиксез шат иде – чибәр апасы күрде, мактады бит! Аның өчен бу бәхетнең җиденче каты иде!
Билгеле, күршеләре аның нәнәсе Катифәдән түбәтәй тектереп алганын белми булмагандыр, авыл бит ул, барысы да уч төбендәге кебек, яки Фәридә аларга хәл белергә кергәндер, күрше булгач, аралашканнардыр...
...Әмма тормыш аяусыз, явыз һәм рәхимсез, көтмәгәндә бер көн эчендә синнән бөтен чибәрлекне, матурлыкны, гүзәллекне тартып ала...
...Әле бер ай вакыт та узмады, Мансурның чираттагы керүенә чибәр апасы өйдә юк иде. Фәридә аны кызганды шикелле, көлмәде дә, тик йомшак тавыш белән:
– Финира апаң хәзер бездә яшәми, кибеттә дә эшләми, чөнки практикасы тәмамланды, ул Кәбир абыеңа кияүгә чыкты, ул хәзер шунда яши, әнә, аларга бар инде, яме, – дию белән чикләнде.
Мансур “кияүгә чыгу”ның нәрсә икәнен инде белгәнлектән (авыл кызларын кәшәвәй чанада алып киткәндә кияү сипкән бакыр акчаны чүпләгәне бар, аннан соң ул апалар юкка чыга, авылда башка күренми), үзе өчен төзәтеп булмаслык бәла килүен төшенде. Чибәр апасы инде монда юк, башка бирегә килмәячәк, ул аны инде кибеттә дә күрмәячәк! Малай калтырана башлады, күзеннән яшь атылып чыкты, чак егылмады, әмма, ишекне дә япмый, йөгереп чыгып китәргә үзендә көч тапты. Кәбир абыйсын белә ул – чибәр, озын буйлы, ныкча егет. Кибеттә дә еш күргәне булды, алар чибәр Финира апасы белән ни хакындадыр сөйләшеп, көлешеп торалар, тик ул кергәч, туктап, аңа игътибар итәләр, аңа дәшәләр, тик ул оялуыннан кызарып-бүртенеп чыгып йөгерә иде. Дөресен әйткәндә, ул аңардан бераз шөрли дә, чөнки усаллыгы да бар, бер тапкыр ни өчендер, тотып, колагын да борган иде, шулай булгач, ул алар өенә мәңге аяк басачак түгел, димәк, Чибәр апасын да күрмәячәк...
...Кайту белән ул урынга егылды. Нәнәсе, аның башын тотып карагач:
– Бу бала чирләгән бит, температурасы югары кебек, көннәрне салкынайтты, башына җил бәргәндер, фельдшер Вәҗидәне чакырырга кирәк, бар, тиз генә алып кил, – дип әнисенә дәште. Анысы килде, карады, ниндидер дарулар бирде, кайчан ничә тапкыр эчерергә кирәклеген аңлатты. Бала бер атналап уттай янды, нидер сөйләнеп, саташты, ыңгырашты, әмма тиздән аякка басты. Тагын шунысы гаҗәп, Финира апасын ул башка күрмәде, Кәбир абыйсы да ялгызы гына очрый иде. Алар арасында шулкадәр тиз арада ни булгандыр, бер Ходай белә...
...Мансур да үсте, өрлектәй егет булды, авылдан читкә чыгып китте, укыды, дөнья гизде, эшләде, өйләнде, дәү әнисен, әнисенең түтәсен, хәтта әнисен җирләде, балалар үстерде дә, туган ягына кире кайтып төпләнде. Тик юк-юкта балачак истәлеге – беренче мәхәббәте (ул инде моны аңлады) исенә төшә иде, хәтта күрешеп, ул вакыйгаларны көлеп искә аласы килде. Җае чыккач, сәүдә өлкәсендә эшләгән бер танышыннан чибәр Финира апасының әле исән икәнлеген дә белде, билгеле, картайгандыр инде, чөнки ул аңардан унөч яшь тирәсе өлкән булырга тиеш. Тик җае чыкмады. Тиздән шул ук танышыннан аның вафат булуын да белде. Их, күрешеп, сөйләшә алмадылар. Беренче мәхәббәте хакында якты истәлек кенә түгел, үкенече дә калды...
12-13.09.2026