Инсур МӨСӘННИФ
НИГӘ ГЕНӘ ИКӘН, ЯШЬЛЕК...
Уены-чыны бергә
Карап торам – ыгы-зыгы килеп,
Чүпли-чүпли подъезд алларын,
Сыра, я “катысын” эчеп, яшьләр
“Яндыралар” яшьлек елларын.
Алар яшьләр әле, әйе, һәрчак
Шулай булыр, диеп ышана.
Әллә кайда ерак китәсе юк,
Без дә булдык шундый дивана.
Безнеке дә янды шулай дөрләп,
Яшьлек үтте-китте, алдады.
Яндырсак та аны без башкача,
Хәтта төтене дә калмады.
Ничек кенә икән аңлатырга:
“Яшьлек, – диеп, – тик бер бирелә.
Терсәк якын, әмма тешләсәң дә,
Кайтып булмый аңа кирегә!..
Яшьлек чоры – көч һәм куәт иңдә,
Акыл гына кирәк дөрләргә!
Баскыч итеп аны, кирәк, дуслар,
Омтылырга биек үрләргә!”
Юк, булмастыр, ахры, үгетләүләр
Борчак* кебек инде, күрәсез.
Бары яшьлек узгач, аңлар алар...
Үзегез дә моны беләсез.
...Сыра, я аракы эчеп, яшьләр,
Чүпли-чүпли подъезд алларын,
Сигар төтененә урап, күккә
“Очыралар” алтын елларын.
Их, кызганыч, нигә генә яшьлек,
Файдасызга әрәм итәргә,
Күптән акыл кергән картка түгел,
Бирелә икән юләр яшьләргә?!
* Стенага борчак ыргыткан кебек, ягъни син нәрсәдер аңлатырга омтылып та, әңгәмәдәшең сине һич тә тыңларга теләмәгәнлектән, файдасызга салынган тырышлык, русчасы: Как об стенку горох.
9-12.09.2026