Инсур МӨСӘННИФ
ФОТОЛАРДА КАЛСЫН ҺИЧ ЮГЫ,
Яки КАРТЛЫК ДАРУЫ
Зур яңалык ачтым үзем өчен –
Картаям бит, туган, картаям...
Нигә генә ачтым фотоларны...
Инде хәзер үзем тартынам...
Кая элеккедәй сигез сәгать –
Ике сәгать йоклап уянам,
Аякка да әллә нәрсә булды –
Таякка да инде таянам.
Алтмышта да әле егет идем...
Уйламадым бу көн килерен!
Бәлки әле, булыр начаррак та…
Хет үкереп ела, илереп.
Яшь чактагы кебек, киртәләргә
Очып кунып булмый, сикереп.
Инде яшьләр “бабай” дигәнгә дә,
Барам кебек күнеп, күнегеп.
Бөтен хикмәт, ахры, фотоларда...
Яшь чакларны искә төшерде...
Барсын чүплеккә дә ташлар идем...
Истәлек бит алар, кадерле.
Һич югында алар яшьлегемне
Югалтмыйча озак сакласын,
Мине төрсен якты хатирәгә,
Сандык төпләрендә ятмасын –
Кысаларга куеп чыгам әле,
Карап торсын аннан яшьлегем...
Көлсен, шуклык кылсын һәм... сөелсен –
Япсын шыксыз картлык ишеген.
Картаюлар безгә буйсынмый шул,
Әмма чыгу юлы юк түгел.
Даруы бар: өмет, юктан гына
Олы шатлык тапкан шук күңел!
Уен-көлке, көлү, елмаюлар
Кешене, ди, имеш, яшәртә!
Димәк, көлеп, башны күккә чөеп,
Яшәргә дә әле, яшәргә!
24.03.2026