Инсур МӨСӘННИФ
ҖИЛӘКТӘ
Нәнәй көн дә җиләк җыя,
Алып кайта чиләкләп.
Беркөн мине дә, ялынгач,
Алып китте җитәкләп.
Уйлый идем: “Нинди рәхәт,
Җыюы бу җиләкне –
Инде син килгәнче үк
Тутырганнар чиләкне!
Иренмичә, тик кил генә,
Кил, ал һәм кайт өеңә,
Тәмле, дисәң, кашыклап кап,
Теләсәң, сал чәеңә”
Килсәк, – болын тулы халык,
Барсында да... буш чиләк.
Шунда күрдем инде менә
Ничек кайта ул җиләк!
Әмма мине ялкау, диеп,
Уйламагыз ялгыш та!
Сынатмадым мин дә һич тә
Җиләк җыйган ярышта.
Нәнәй җыйды ике чиләк,
Я ятып, я утырып.
Мин дә кайттым ике чәшке
Чынаягын тутырып!
И мактады инде нәнәй:
“Син дә эшкә ярадың!”
Иртәгә тагын барабыз,
Бернигә дә карамый.
Нәнәй әйтә: “Чиләккә, – ди,
– Җиләк үзе керә, – ди. –
Бүген менә чиләгеңне
Алмагансың, зерә”, – ди.
Минем дә бит хәтта ике
Бар уенчык чиләгем!
Чиләк алам, ятып җыям
Болынның бар җиләген!
Кайнатмасын, вареньесын
Кыш буена ашарбыз!
Болындагы җиләк исен
Шулар аша суларбыз!
11.07.2024
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Җиләктә. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 304-305 бб.