Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур МӨСӘННИФ
АК ДӨНЬЯ, АХ, ДӨНЬЯ...
Туабыз Җирнең йөзенә...
Белмибез, ни бар анда?
Ниләр көтә безне алда –
Билгесез “ак дөнья”да?
Ак дөнья, ак дөнья... Дөнья,
Китерче тик ак шатлык!..
Болай да бит муйныбыздан
Кайгы-хәсрәткә баттык...
Артыңа тибеп булмады...
Я кара, я ак дөнья!
Шатлык көтеп туган идем,
Ә син типтең... Ах, дөнья!
5.03.2025
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ак дөнья, ах, дөнья... Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 284 б.