Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
ЭШЛӘР БАРАМЫ?
Күрше сорый: “Хәлләр ничек?
Ничек, эшләр барамы?”
Ачык йөзле күршекәем,
Әле дә син бар әле!
Эшләр “җырлап, гөрләп” бара,
Барысы да күрәдер.
Барулыкка бара ул, тик...
Кая барып терәлер!
5.03.2025
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Эшләр барамы? Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 283 б.