Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЯШӘҮ – КӨРӘШ (ЖИЗНЬ – БОРЬБА)

Дата написания: 
03 марта 2025

Инсур МӨСӘННИФ
ЯШӘҮ – КӨРӘШ

Кәүсәрия Шәфыйкованы искә алганда...

Әллә нинди авыр язмыш
Төшсә дә иңнәреңә,
Бирешмәдең бу тормышның
Бураны, җилләренә.

Болар бар(ы)сы – синең булмыш:
Аһ-зарга күмелмәдең,
Нинди авыр чакларда да
Күз яшең түгелмәде:

Еламадың, сыкранмадың,
Сынмадың, сыгылмадың!
...Мине дә көлеп яшәргә
Чакыра бар җырларың!

Син әйтмешли, “яшәү – көрәш”*,
Барсына да түзәсең,
чөнки
“Яшисе килмәгәндә дә”*,
Килми һич тә үләсе!

* К.Шәфыйкова, “Күз яшьсез дә, үксеп-үксеп...”
3.03.2025

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Яшәү - көрәш. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 282 б.