Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЯҢАВЫЛ ГҮЗӘЛЛӘРЕ

Дата написания: 
25 декабря 2023

Инсур МӨСӘННИФ
Яңавыл гүзәлләре

Язлар җитсә, шау чәчәктә
Яңавыл үзәннәре.
Чәчәк кебек, зифа, сылу
Яңавыл гүзәлләре!

Таңда көләч Кояш калка,
Иркәләп үләннәрне.
Кояш кебек, көләч йөзле
Яңавыл гүзәлләре!

Кулларында ут уйната
(Тик торып түзәләрме?!)
Бу дөньяда иң уңганы
Яңавыл гүзәлләре!

Бүә буйда зифа таллар
Судан нур сөзәләрдер.
Гүзәл кызлар егетләрнең
Үзәген өзәләрдер.

Караштан ук яратканны
Әллә соң сизәләрме?!
Бу дөньяда иң зирәге
Яңавыл гүзәлләре!

Яңавылда хәтта җилнең
Иң назлы, иркәләре.
Бу дөньяда иң назлысы
Яңавыл гүзәлләре!
18-25.12.2023