Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БОРЫН (НОС)

Дата написания: 
09 июля 2024

Инсур МӨСӘННИФ
БОРЫН

Кешеләрдә иң мөһиме нәрсә, дисәң,
Һәр кешенең үз фикере булыр:
Колак, бармак, чәч, хәтта телдер, я тештер,
Баш, күз, каш, аяк, кемгәдер – кулдыр.

Әмма, утырып, ныклап уйласаң, имеш,
Беркая барып булмый, борынсыз!
Түгелдер борын-борын заманда, борын
Бүген дә баштыр – бәхәс урынсыз!

Борынгыларның тел байлыгын белгәндә,
Бүген дә борын кайда – баш шунда.
Халык барысын да күптән әйткән инде –
Кирәкмидер шәп шигъри рифма да...

Борыныңны күтәрмә (масайма, кукрайма).
Борыныңны чөймә (мактанма, кәперенмә).
Борыныңны төшермә (төшенкелеккә, өметсезлеккә бирелмә).
Җил кайда исә, борынын шул якка боручы (юмакай, ялагай, тәлинкә тотучы).
Борыны ис сизә башлаган (кызлар яки егетләр хакында уйлый башлаган).
Борын аша сөйләү – теләр-теләмәс сөйләү.
Борынына йодрык иснәтү – куркыту.
Борын башына – кеше исәбенә.
Борын белән сөйләү – үзен эре тоту.
Борын төбендә – янәшә.
Борын төртә – шыта.
Теләсә кайда борын тыгу – артык кызыксыну.
Борынсыз калуың ихтимал (тукмак алуың ихтимал).
Борын төртер урын юк (кеше күп).
Борын төртер кеше (ярдәмчел).
Кишер генә түгел, фикер борынлый.
Борыны алдан йөрү – мактану.
Борын-борын заманда – бик күптән.
Каты борын – дуңгыз.
20-24.04.2024, 9.07.2024