Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

СЫЙНЫФТАШЛАР (ОДНОКЛАССНИКИ)

Дата написания: 
09 июня 2024

СЫЙНЫФТАШЛАР
Дуслар – классташлар, сыйныфташлар,
Әллә кичә, әллә бүгенме,.
Бик еракта идек... Һәм, ниһаять,
Очраштырды язмыш бу көнне...

Син кем, яки мин кем булганбыздыр,
Кем хәерче, яки кем байдыр...
Кемнәр генә белеп бетерсен соң,
Акылым да, бәлки, бик сайдыр...

Үтеп киткән инде ярты гасыр...
Чәчләргә дә инде чал кергән.
Еллар эзе калган йөзебездә,
Маңгайларга сырлар йөгергән...

Үз балабыз күптән буй җиткергән,
Үсеп килә инде оныклар...
Әнә, алар мине кисәтә күк:
“Кар әти бит син, онытма!”

Әмма картаерга әле ашыкмыйбыз
(Дөнья куам мин дә ал-ялсыз)!
Маңгайдагы сырлар чепуха ул,
Тик күңелләр һәрчак яшь калсын!
22.05.-9.06.2024