Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БАКА (Лягушка)

Дата написания: 
08 мая 2024

Инсур МӨСӘННИФ
БАКА*
Моңсу шаян хикәя

Сәлим кибеткә барырга булды. Булды, дип ни, хатыны куып чыгарды инде: “Бар, ятма монда диван изеп, икмәк булса да алып кайт, күзләрең белән телевизор экранын тишәсең бит инде! Хәер, суыткыч буш, йомырка да, майонез да, каймак та кирәк, кефир белән катык та ал, мин бит диетада. Ит тә, фарш та, бәрәңге дә, кәбестә дә, кишер дә, чөгендер дә, суган да, он да, дөге дә, колбаса да, көнбагыш мае да беткән, юл уңае 2-3 кило сатып ал”, – диде. Булганын кем ашап бетергәндер, белгән юк. Ике-өч көн элек кенә барысын да таксига төяп алып кайткан иде. ДИЕТА бик хәтәр нәрсә икән ул... Шундый моңсу уйлар белән кибеткә таба атлады. Анысы да ерак кына. Микрорайон яңа бит. Төзелгән берәр йортны шартлатып җимереп, супермаркет салмадылар әле. Көне дә көн түгел, салкын җил исә, яңгыр сибәли, көз якынлаша бит. Хакларын да әйтер иде, бер ай ашамый торсаң, һич югы тотылган машина алырга буладыр...
Шулай як-ягына каранып, кыеклап яуган яңгырга, күлләвекләргә түгәрәк куык чыгарып төшкән тамчыларга, кешеләргә пычрак су чәчрәтеп үткән машиналар агымына сокланып, уйланып бара иде, каршыга килүче сыйныфташы Мансурны күреп алды. Ул да нигәдер башын игән, аңа чак килеп бәрелмәде.
– О-о-о, кемне күрәм, Мансур, син бәләкәй, мин зур! – диде ул, кочагын җәеп һәм балачактагы үртәшүне исенә төшереп. – Чак бәреп екмадың бит! Башыңа нинди кайгы төште? Сыйныфташыңны да күрмисең!
– Сәлам, сәлам... – дип җаваплады Мансур, ступорданмы, штопорданмы бераз чыгып. – Тормыш бит, әкияттәге кебек, тирә-як тулы өч башлы диюләр.
– Нинди өч башлы дию тагын?!
– Ну, хатын, каенана-теща, кыз… Соңгысы әле диюнең уртадагы – ну, иң главный башында кунакта, каникул бит...
...Шулай дигәч, хәтеренә “келт” итеп бер ел элекке хәл-вакыйга килеп төште.
Хатыны белән кызы арасында нилектәндер геройлар хакында сүз чыкты. Кызы шунда әнисеннән:
– Минем әти дә героймы? – дип сорады.
– Билгеле, герой!
Кызы шунда:
– Герой, ди, сиңа! Куркак ул! – дип, әтисенә карап, мыскыллы әйтеп куйды.
– Нигә алай дисең әле?
– Һе... Син командировкага киткән саен: “Мин, әниең булмаса, ялгыз йокларга куркам!” – ди дә, төнен күршедәге чибәр апага кереп китә... Ә менә мин герой – иртәнгә кадәр берүзем йоклыйм, һич тә курыкканым юк!
Шуннан соң Сәлим ундүрт көн дәваханәдә ятып чыкты, ә күршедәге, башы- йөзе тырналган, күзе күгәргән, чәче йолкынган, инде бик үк чибәр булмаган апа, фатирын алыштырып, күчеп китте, погонлы кешеләргә исә “күршенең ана песие талады, духиен алып торган идем, алганны яратмады, ахры” дип күрсәтмә биргән. Ну, ә ул органнарга “Бишенче каттан беренчесенә кадәр баскыч буйлап тәгәрәдем” дип аңлатты (“хатын ун минут буе уклау белән төйде” дип ничек әйтсен инде...). Шундый тәртип бар икән: әгәр сине дәваханәгә “скорый” белән алып килсәләр, тикшерү үткәрәләр – җинаять билгеләре юкмы, янәсе...
...Аны уйларыннан Сәлим арындырды:
– Ай-һай, ни булды, сөйләп җибәр, җиңеләеп калыр... Бәлки, ярдәмем тияр...
– Белмим, монда ярдәм генә ярдәм итмәс шул...
– Я, я, чыгу урыны булмаган тишек булмый. Сөйлә...
– Сөйлә, дип, ни... Хатын куып чыгарды...
– Пәрәмәч! “Син дә мин” яшәп ята идегез бит әле, ялгышмасам! Ачуланыштыгызмы ни?
– Шулайрак...
– Я инде, сузма, сөйлә тизрәк.
– Кичә шимбә иде бит, кибеттән кайтып киләм. Хатын командировкада, өч көннән генә кайтырга тиеш. Карыйм, юлдагы күлләвектә бер бака чупылдый. Күшегеп беткән, чак-чак бакылдый. Җәлләдем инде, өйгә алып кайттым да, ваннага җылы су тутырып, шунда салдым. Иртән торып карасам, ванна эчендә сылу, зифа буйлы, бер кашык су белән йотарлык кыз ята! Ышанасыңмы?
Сәлим, башын кашып, торды да:
– Ник ышанмыйм, ди, ышанам... – диде.
– Ә менә хатын ышанмый!
– Ә хатының каян барлыкка килде?
– Әй, эшләрен вакытыннан алда тәмамлаганнар, иртәнге поезд белән кайтып төшкән...
– Алай икән, хәлләр четерекле. Хатыннар алар ышанмый инде ул, холыклары шундый. Итәкле “неверующий Фома”лар... Ә хәзер кая барасың?
– Кая барасың, дип ни... Хатын аңа да бака алып кайтырга җибәрде. Тик ата бака булсын, диде. “Кичәге күлләвектә кыз бака булгач, анда егет бакасы да бардыр” – дип, авызыннан ут чәчеп, ыжгырды, дию. Мин дә иртәгә иртән бер атнага командировкага китәм бит...
– Ярый, хәерлегә булсын... Мин кибеткә бара идем, хәзергә хуш-сау булып тор, – дип Сәлим кул биреп саубуллашты да, ары атлады. Аннан нидер исенә төшеп, артына борылып:
– Ә теге кыз... бака... кайда соң? – дип сорады.
– Хатын, “мин бака юынган ваннага башка кермим” дип, ваннасы-ние белән урамга чыгарып ташлады. Минем кәләшнең холкын беләсең бит, – дип Мансур авыр сулады. – Яңа ванна сатып алып, урнаштырырга да кирәк... Ярый, хуш... – Аннан: “Ярый, бакасын табармын да, ди, тик аның егетме, кызмы икәнен ничек аералар икән соң ул?” – дип, тирән уйга батып, ары атлады.
* Хикәягә нигез итеп тормыштагы, кайчандыр ишеткән яки укыган хәлләр нигез итеп алынды, автобиографиядән өзек түгел.
8.05.2024.