Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

“Яңавыллар* күп булыр ул...” (“Да мало ли янаульцев...”)

Категория: 
Дата написания: 
07 ноября 2023

Үткән тормыш сәхифәләре (мемуарлар)
Инсур МӨСӘННИФ

“Яңавыллар* күп булыр ул...”
“Да мало ли янаульцев...”

ПРОЛОГ
Соңгы арада шигырьләр дә, хикәяләр дә тумый, әмма (!) кул кычыта бит инде! Шунлыктан әлегә үзем өчен генә язып ятам (чамаданга). Авырыйм да (үләрмен инде, ахры – шаяртам!). Шулай да менә монысын халык игътибарына чыгарырга җөрьәт итәм. Ә бүлекләргә бүлгәләү – укырга җиңелрәк булсын өчен уйланылды.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Мин, Яңавыл районының Иткенә** авылында туган малай – Әбҗәлил районының Яңавыл авылы (русча – Янги-аул) кияве.
Ә-ә-ә, шушы җөмләне язу белән икенче бер хәл искә төште. Берзаман дөбер-шатыр паспорт алыштыру китте бит инде, СССР дигән сүзне оныттыру өчен микән, белмим. Хатын да, искесен тапшырганнан соң, яңасын алырга китте. Кайтып керде дә: “Менә хәзер мин дә РФ гражданкасы!” – дип аны кулыма тоттырды (мин алдарак алган идем). Карыйм, аның туу урыны “Респ. Башкортостан, г. Янаул” дип язылган. Мин әйтәм: “Нихәл, якташ!” Ул әйтә: “Башкириядан булгач, якташ инде” “Инде, – мин әйтәм, – сәпсим якташ”. Паспортын кулына тоттырдым да, туу урынына төртеп күрсәттем. Паспорт бирүче кызлар “Янаулово” сүзен күргәч, “г. Янаул” дип аңлаганнардыр инде. Китте бу кирегә, тик анда аңа: “И, апа, зур хата түгел бит, 45 яшегез тулырга озак калмаган, тагын икенче паспорт биргәндә төзәтербез”, – дигәннәр. Ярый, тавышланып тормадык инде, булгалый андый хәлләр. Шулай итеп, ул 45 яше тулганчы “Яңавыл шәһәре кызы” булып йөрде.
Ярый читкә киттем, темага кире кайтам.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Яңавылдагы (Әбҗәлилдәге) туйдан соң кайным (бездә – бабай, ә ул якларда “бабай”, “әби” дип бөтенләй чит-ят, яки таныш булмаган кешегә генә әйтәләр): “Моңа кадәр күрмәгән-белмәгән чит-ят кешегә кызымны биреп җибәрә алмыйм, әнә, отпускасы бар, унбиш көн печән чапсын, үзен күрсәтсен!” – дигән (билгеле, башкортча). Үземә әйтмәде, хатыным Зәйнәп аша җиткерде. Мин, әйе, отпускада, тик ул мәңгелек түгел, туй – туй белән, кайтып, әнкәйгә утын, печән әзерләп өлгерергә дә кирәк. Әмма катгый рәвештә: “Ничек инде, кунак итмичә кайтармыйбыз!”, – дигәч, “ун-унбиш көн генә тора алабыз” дип алдан әйтеп куйган идек шул.
...Иртән сәгать алтыда кайным белән җәяүләп бер-ике чакрым ераклыктагы болынга чыгып китәбез. Ә ул якларда һәркемнең кайчандыр бүленгән үз печәнлеге бар. Кайнымныкы 2-3 гектар. Малны күп асрыйлар – ике сыер, ике башмак, ике бозау, 25-30 сарык (монысы кайнымныкы, аннан күбрәк тотучы да бар иде ул вакытта), ә тирә-якта тау-таш, сөренте җирләр бик аз, салам – дефицит, коткарса шул печән инде! Кайнымның ярты печәнлеге сазлыклы урында. Тигез урынын кече улы трактор чапкычы белән чабып бирә икән. Ә сазлыкка кереп булмый, печәнне дә кар яткач, җир туңгач кына трактор белән кереп алалар икән.
Чабабыз икәүләп. Мин икенчеме, өченчеме класстан “иллеле” чалгы (ягъни 50 см озынлыгындагы, аны әнкәй минем өчен махсус сатып алды) белән печән чаба башладым. Ә хәзер яшь чак, көчле чак, селтим генә бер метрлы саз күрәнен “җитмешле” чалгы белән! Аякта – итек, чөнки саз – саз инде, 30-40 градус эсседә дә кибеп бетми. Ара-тирә туктап, кайным корган шалашта кояштан качып, чәй дә эчеп алабыз – кыздыра бит. Кояш нык кыздыра башлаганчы чабабыз да, кайтып китәбез. Көн бераз сүрелгәч, тагын болынга. Күз кырые белән генә күрәм – кайным мине күзәткәләп тә ала. Шулай итеп чабып бетердек. Унбиш көнгә җитмәде болай, иртәрәк тәмамладык, әмма аны чүмәләгә дә салырга кирәк бит әле. Тәүдә каен агачыннан сүрәләр ясыйбыз, шуннан соң гына чүмәләләргә өя башлыйбыз, әмма инде дәррәү – хатын-кызлар белән. Әйтәм бит, аларны кар яткач кына алып чыгып, тигез урында кибән итеп салалар, аннан инде тагын трактор белән абзар артына алып кайталар икән.

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Сез, бу печән чабып, маз булган икән, бичара, бахыр, дип уйлыйсыздыр инде! Булмый торсын әле! Кичен көтү кайтып, сыерлар савылып, маллар урнаштырылганнан соң, барыбыз җыелып кемгәдер кунакка китәбез. Һәрберсе (!) сарык суя, аш-су әзерли. Шулай итеп, апа-абыйларында, ерак-якын туганнарында, кодаларында, аларның балаларында, тагын әллә кемнәрдә (хәтта классташында) кунак булдык. Монысы да үзе зур эш бит инде, “су” белән артык мавыгып, йөзгә кызыллык китерү юк. Иртәнге алтыдан болынлыкка чыгып китәргә кирәк бит! Әйе, кичен – көн саен, мәҗбүри, ә кайчакта көндез дә кунакка алдылар, чөнки туганнар күп, унбиш көндә генә барысы да кунакка чакырып өлгерә алмый.
Уф, язып арыдым, ә сез укып арыгансыздыр инде, әллә кайларга кереп киттем. Сүз башым “Яңавыллар күп булыр ул...” иде кебек! Ярый, бер яза башлагач, яздым инде...

ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Беркөнне күрше – силсәвитле авылга кунакка баргач, кәләшем: “Биредә почтада Яңавылдан килен булып төшкән хатын эшли, әйдә, якташыңны күреп чыгабыз”, – дип почтага алып кереп китте. “Мин – Яңавылдан...” дигәнрәк сүзләр сөйләдем инде, төгәлен хәтерләмим. Бу миңа күз төшереп алды да, төксә һәм тупас кына: “Яңавыллар күп булыр ул...” – диде. “Ә-ә, нихәл, якташ! Яңавыл ничек яшәп ята?” – дисә була бит инде. Юк бит! Без бит аңардан нәрсәдер сорарга кермәдек, бары тик якташ итеп кенә... Кәләш белән бер-беребезгә караштык та, тизрәк чыгып киттек.
Шушында мин киләсе тормыш өчен сабак алдым – башка беркайчан да якташларны эзләмәдем, килеп, ярдәм сорамадым. Башка урыннарда булганда: “Әнә, ул – Яңавылдан”, – дисәләр, битараф кына: “Яңавыллар күп булыр ул...”, – дип җавап бирдем. Кирәк дип тапкан кеше үзе, килеп, кул биреп күреште. Менә ул вакытта аның чын якташ икәненә ышанып, ачылып сөйләштем. Менә шулай.

БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

...Ә кайнымның печәнлеген мин әле ел саен (дистә елдан артык, чөнки соңрак малларын азайттылар, шул кадәр мал тотарга сәламәтлек кирәк, ә печәнне уллары әзерләп бирә башлады), отпускамда кунакка баргач, рәхәтләнеп чаптым. Соңгы елларда кайным, артык олыгайгач, чалгы көйләп кенә тора башлады. Ул сазлык-печәнлек, аны уратып алган яшь каеннар, алар төбендә үсеп утырган кызыл, эре бөрлегәннәр, шалаш әле дә бүгенгедәй күз алдымда. Ел саен шулай кунак иттеләр, кияү, дип, өрмәгән урынга да утыртмадылар.

ЭПИЛОГ

Шуны да языйм инде, бер язгач, кем әйтмешли, булгач – булсын. Мине анда барысы да татар дип кабул итсә дә, берәүдән башка, беркемнең караңгы йөз күрсәткәне, кырын караганы, авыр сүз әйткәне булмады. Барысына да иксез-чиксез рәхмәтлемен, ихтирамым да иксез-чиксез! Берәү, дигәннән. Әйе, авылдан китеп, күптән читтә яшәгән, үзен интеллигент, хәтта язучы (!) дип исәпләгән берәү булды, мине, татарлыгымны күрә алмый иде. Нихәл итәсең, урыс әйтмешли, “семья не без ...”
Караңгы гүре якты, авыр туфрагы җиңел булсын – бик күптән гүр иясе инде.

ЭПИЛОГТАН СОҢ ТАГЫН ЭПИЛОГ
Яңавыл авылында кайным вафат булгач та, ел саен диярлек булдык. Тормыш иптәшем җир куенына күчкәч тә, өч тапкыр барып (кырыгына, елына һ.б.), аның белән үткән сукмакларны, юлларны буйладым. Теге сазлык-болынны бик күрәсем килгәч, машинаны калдырып, элеккечә җәяүләп киттем. Шактый ерак икән ул, яшьлек белән генә сизелмәгәндер! Хәтта нигә машина белән килмәгәнгә үкендем!
Тик мине инде бөтенләй икенче күренеш каршы алды... Сазлыгыбызны... яшь каеннар, таллар баскан, бик тырышсаң, элекке кебек ун-унбиш түгел, ә бер чүмәлә печән чабарга буладыр. Элекке шалаш урынында кырмыскалар ясаган, әмма инде үлән баскан түмгәккә утырып, ирләрчә саран гына бер-ике күз яшемне чыгардым да, башымны иеп, уйларга, яшьлек хатирәләренә чумып, кире атладым. Кайным (1994), кайнәм (2008) җирләнгән зиратка да кердем (ул юл уңае), каберләренә кыр чәчкәләре өзеп салдым, чүп үләннәрен йолыктым. Тагын истәлекләргә батып, бәлки, соңгы тапкырдыр, зират капкасын ябып, җил ачмасын өчен келәсен салып, кайтып киттем. Аннан кайтышлый, Яңавыл авылыннан ерак түгел таучыктан эре ташлар җыеп, машинага тутырдым, ә Яңавыл каласына кайткач, аларны аның Эткенәдәге каберенә, "туган ягың ташлары, ә таулар сәлам әйтте" дип, кадерләп илтеп салдым. Валлаһи, менә шушы истәлекләр күз алдымда бүгенгедәй тора. Күп нәрсәләрне оныта барам, ә менә аларны – юк!

* Дөресе – яңавыллылар, әмма күп урында бу “...лы (ле)” төшеп кала, чөнки барысы да шулай кирәклеген белеп бетерми, кайчакта моның телне сындыруы да ихтимал, мисалга, тиз генә әйтеп карагыз әле – тәтешлелеләр.
** Иткенә – бүген миннән башка берсе дә белмәгән борынгы тарихи исеме – Иткин-янәй, русча – Иткин-Енеево, кыскарып, Иткинеевога әверелгән, һәм бүген анда, “тарихчылар” язуынча, уран түгел, ә исеме үк әйтеп торуынча, янәй ыруы токымнары яши. Яңавылның борынгы атамасы да шулай ук янәйгә барып тоташа: Янәй авылы, русчасы – Янаево, Янай-аул, шуннан Янаул.
6-7.11.2023.