Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БӨЕР ТАШЫ (ПОЧЕЧНЫЙ КАМЕНЬ)

Категория: 
Дата написания: 
22 июля 2025

Инсур МӨСӘННИФ
Мемуарлар
БӨЕР ТАШЫ

Кереш сүз (моннан алдагы әйберләрдәге кереш сүзләргә өстәмә). Мин олы гына яшьтә инде, мемуарлар яза башласам да була, ахры, дидем дә, үземнән башка беркемгә кирәкмәсә дә, истә калган вак-төяк вакыйгаларны теркәп бара башладым. Габдулла Тукай (“Истә калганнар”, автобиографик повесть) белән Мәҗит Гафури (“Шагыйрьнең алтын приискасында” мемуар-повесте) гына язарга димәгән бит. Башладым һәм аларның үрнәкләрен минем сайтта табарга мөмкин. Монысы (бусы) – дәвамы.

Моннан 30-35 еллап, ахры, бөер я каты чәнчә, я китереп тота башлады. Утырып та, ятып та булмый. Дәваханәдән, табиблардан уттан курыккан кебек куркам – бу балачактан килә, аннан – эш, эш, эш... Бер танышым, моны белгәч, юлын өйрәтте. “Бөерләреңә таш җыелган. Дәвасы бар. Өйрәтәм. Яшь муел ботакларын вак итеп кискәлә дә, шуны суда кайнатып, суын эч, шунда ук ташларыңны куалап чыгарыр”, – диде. Ничек, күпме эчәргә кирәклеген дә әйткәндер, тик каты сызлану аркасында кеше сүзе колакка керәме ни?! Тиз генә тереләсе килә бит инде, авылга кайткач, муел ботакларын сындырып, алып килдем. Ә шәһәргә кайткач, байтак кына кискәләп, кайнатырга куйдым. Гөнаһ шомлыгы, диимме, ерак туган тиешле яшь хатын безнең гаилә хәлен белергә булган – килеп керде. Әле 25тән чак кына узса да, ике сабые бар, тагын өченчегә көмәнле, ә тудырасы килми (абортка барырга да шикләнә)... Үзгәртеп кору заманы, өстәвенә, балаларга кибеттә бер алма да табып булмый. Өч-дүрт айга бер тапкыр эш хакыңны бирсәләр әле. Ярый читкә киттем, болар хәзер кемгә кызык инде.
Муел ботакларын ул да сорап алды, минем дә бөерләрем авырта, дип. Жәл түгел: “Күпме кирәк, ал”, – дидем.
Бик тиз тереләсем килгәч, әллә ярты, әллә бер стакан кайнатманы көненә берничә тапкыр эчтем. Теге “патшалар да җәяү йөри торган урын”га баргалап килдем. Эчүен эчтем, тик төнен шундый итеп китереп тотты, инде тын да ала алмыйм. Хатын тиз генә “Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү” машинасын чакыртты, килделәр, сызлануны баса торган укол куйдылар да, инде акырудан туктаган мине салып алып та киттеләр. Иртән анализ алалар бит инде. Төрлесеннән (шул исәптән бәвелне дә) алдылар һәм аптырадылар – барысы да чип-чиста! Аларга ничек дәваланганнны әйтү юк инде ул, көләрләр, алар бит халык табиблегенә ышанмый. Озак тотмадылар, тагын бераз сынаулар эшләделәр дә, чыгарып та җибәрделәр.
Менә шундый мемуар. Хәер, бетмәгән икән әле. Теге яшь хатынмы? Аны да килеп алып киткәннәр, чөнки аңа да приступ булган, тик бөеренә түгел, ә авыры (йөге, көмәне) төшкән. Ну, соңыннан тагын бала тудырды ул, тик шактый соңрак. Чынмы, түгелме, бәлки, ярдәме тигәндер, моны кемнең кияүгә чыкмаган кызлары бар, шулар өчен язам, төрле хәлләр булгалый бит. Тик – Алла сакласын! – үз башыгыз бардыр, үзегез чамалагыз да, мондый ысул белән дәваланмагыз! Кемгә нинди дару килешкәнен, табиблар түгел, бер Аллаһ кына белә.
21-22.07.2025