Инсур МӨСӘННИФ
ТОРМЫШ – СИРАТ КҮПЕРЕ
Бәхетсезмен, дию ярамыйдыр,
Ходай каргар, диеп, куркамын.
Тик бәхетсез генә булмый кеше,
Куймый Алла һәрчак аркасын.
Бәхет, хәсрәт килде аралашып –
Хас та якты көн һәм кара төн.
Әйтерсең лә, көн аралаш кидем
Ап-ак күлмәк һәм... кап-кара тун.
Бу тормышлар, ай-һай катлаулы шул...
Гөнаһларга батып бетәбез.
Батып бетәбез дә, карт көннәрдә
Аллаһыдан гафу көтәбез.
Тормыш бары фани дөньядагы –
Бу Җирдәге Сират күпере.
Бераз сиңа бәйле озынлыгы,
Гөнаһ һәм изгелек күплеге.
Сират күперләре шактый булды,
Үзем кердем, яки эттеләр –
Тәүдә баштан сыйпап, аннан кыйнап,
Типкәләнгән эттәй иттеләр.
Бер уйласаң, тормыш – утлы кичү,
Очкан чагы булды котымның.
Башны башка бәреп, очкын чыкты –
Өтте теле оят утының.
Әнә шулай, уттан чыккан саен,
Көйгән җаннан сөртеп корымны,
Тормышымны җырга тиңләдем дә,
Дәвам иттем тагын җырымны.
Сират күперләре алда тагын
Бардыр, бәлки.
Бәлки, күбрәктер...
Иңнәремне басты бер капчык ел –
Саграк булу инде кирәктер...
Бизмәгән бит әле Җирем, дип...
Дәвам итсен әле җырым, дип...
29.03.2023