Инсур МӨСӘННИФ
ЕЛГА БЕР КИЛГӘН ГҮЗӘЛЛЕК
Ир-егетләр бакчасына таш
Гүзәллекне яратамын –
Гүзәллеккә гашыйкмын.
Шуңа ошбу гүзәл Җирдән
Мин китәргә ашыкмыйм.
Гүзәлләргә дә сокланам –
Биргәч, бирә бит Ходай!
Читтән генә сокланамын –
Азгын түгел мин болай...
Әмма менә кайбер кызлар
Гүзәллектә калыша...
Бар да Ходай кулында шул...
Шулай диям, яраса...
Кайчак була, әй, могҗиза –
Гүзәл тулы Җир шары!
Моның өчен ни кирәкме?
Бәйрәм кирәк нибары!
Анда инде һәр чәчбикә –
Гүзәл чәчәк, валлаһи!
Бөтен дөнья ал төсләрдә
Күренә бит, Илаһым!
Тик жәл, дөнья гаять сирәк
Чәчәкләргә төренә:
Ни кызганыч, андый хәлләр
Елга була бер генә...
«Әкият бу!» – дияр кемдер...
Менә ямьле яз килер...
Дөнья елга һич бер тапкыр
Чәчәкләргә төренер...
Бар(ы)сы гүзәл күренер...
9.02.2023