Инсур Мөсәнниф
ЯНДЫРАМ
Бу гомернең бардыр мизгелләре –
Сөйләсәң дә, кеше ышанмас...
Учак яктым әле, утын табып,
Түз, йөрәгем, түзче, шашынма:
Сөю канатлары биргән хатлар
Тик көл булып күккә талпына...
Бүген көл ул, тик кайчандыр
Торгандыр бит гомер хакына.
Балачагым, үсмер чаккайларым,
Яшьлек канатында очынам...
Беркемгә дә хәзер кирәк түгел –
Бар көлләрен күккә очырам.
Булды янып көлгә калган чаклар –
Якыннарым өчен барсы да...
Алла биргән ярым, балаларым,
Ата-ана... газиз кайсы да...
Узган гомеремне барлый-барлый,
Иске әйберләрне яндырам...
Тормыш мизгелләрен утка салып,
Бары хатирәләр калдырам...
10-12.08.2021
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Яндырам. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 95 б.