Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
Зиратта
Әнкәм Тәгъзимә Габдулхак кызы (11.12.1933-12.12.2004) кабере янында
Лә Илаһы иллалланы укып,
Зират туфрагына сак басам.
Ирексездән ага күз яшьләрем,
Чардуганга килеп тотынсам.
Барысы да гаять гади монда,
Тигез кабер өсте... җиләкләр...
Күзалласам авыр гомер юлың,
Өзелепләр китә үзәкләр...
Васыятең, әнкәй, алдан әйттең,
Бер уйласаң, һушлар китмәле:
– Кабер ташы-һәйкәл куйма, – дидең,
Нигә икәнлеген әйтмәдең.
Хәзер аңлыйм.
Дөнья байтак
Баскан иде сине җирдә дә.
Теләгәнсең: зур таш, дөнья сыман,
Басып тормасын, дип, гүрдә дә...
12.11.2020.