Инсур Мөсәнниф
Күңелдәге ташкын
Ни чакыра? – киләм язлар саен
Дәрья суы ташып акканда...
Ә җир, назлы кояш нурын көтеп,
Аяк аста изрәп ятканда...
Ел да көтәм шушы хозур чорны,
Өмет белән көтәм... көлкеле...
Әйтерсең лә, шашкын дәрья суы
Аңлый минем боек күңелне.
Уйга батып, басып торам ярда...
Ярсып ага сулар, болганып...
Гади теләкләрем агып китә
Кар сулары белән чолганып:
Бу тормышта җитәр кара төсләр,
Алда бары агы көтсен, дим.
Алда күктән инде шатлык яусын,
Бар сагышлар агып китсен, дим.
Кара уйлар, кайгы, сагыш, аһ-зар
Юкка чыксын кара чоңгылда...
Әйтерсең лә, минем өметләрем –
Ак болытлар суда чагыла...
Ташкын, колак салчы сүзләремә –
Теләкләрем чынга ашсыннар!
...Язын, табигатьтә генә түгел,
Күңелдә дә була ташкыннар.
9.09.2020