Инсур МӨСӘННИФ
ЖӘЛЛИМ
Урамнарга чыккач, күреп,
Жәллим бахыр, бичараны,
Хәлкәйләрен яхшыртырга
Табыйм икән ни чараны?..
Наркоманны, “тәмәжник”не...
“Алкаш”ларны күптән жәллим...
Батканнарны шул сазлыкка...
Яраларын ничек бәйлим?!
Фронтларда элек, бүген
Башын салган яугирләрне,
Госпитальдә ятканнарны...
Тол хатын-кыз һәм ирләрне...
Жәллим чирле, авыруны...
Пенсионер карчыкларны...
Өйдән чыкмый ятканнарны...
Чарасыздан юл чыкканны...
Кайгы, сагыш, югалтудан
Өзгәләнгән бәгырьләрне...
Төн йокламый нидер язган
Язучы һәм шагыйрьләрне...
Жәлли-жәлли чәч агарды,
Гомер шулай үтте инде...
Барысын да жәлли торгач,
Хәтта “жәлкем” бетте инде...
Үземне дә жәллим инде,
Мин бит алар арасында...
Кайчак күз яшь сыгып алам,
Мескенләнеп, чарасыздан...
Яраларым ничек бәйлим –
Сыкрый йөрәк, елый җаным,
“Жәлке”ләрне терелтергә
Дәваларын кайдан табыйм?!
Болар барсы көлке сыман...
Барыннан да элек, Җирем
(Кая бакма – үлем, үлем...),
Илем халкы жәлке миңа...
Ярагызны ничек бәйлим?..
Жәлләр хәлләр бик күп тә бит,
Бик киң дә бит күңел түрем,
Бик жәл (менә тагын бер жәл) –
Дәваларга җитми үрем –
Башкалада түгел түрем...
Кәнәфидә түгел түрем...
10-14.11.2025
Комментарии
!
!