Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Алтын балык

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Алтын балык

Исәкәй гомер буе уңмады. Нәрсәгә генә тотынмасын, уңышсызлык сагалап кына торды. Инде монысы «пеште», дип уйлап та өлгерми, бәхете, комнан ишелгән бау сыман, тарала да төшә. Кулы эштән бушамый, биле тураймый, ә тапканы тамак туйдырырга җитми. Һи-и, Исәкәйнең өлешенә төшкән бәхетсезлек көмешләрен исәпли китсәң...

Менә әле дә иртәннән башлап су буенда утыра, ник бер балык тота алсын. Эләгеп чыга ул судан, тик кармагыннан ычкына да, канатлары гына ялтырап кала... Шулай уйланып утыра иде, калкавычы су өстендә бераз вакыт биеп торды да, чумып юк булды. Чиртсен әле дип, кузгалмый утыра бирде. Тик калкавыч чыкмады. Исәкәй иренеп кенә кармак таягын кулына алды, кармак җебе нык кына тартылды. Әhә, нәрсәдер бар, hич югы иске галуш. Бер сыңарын иртән үк тартып чыгарган иде... Юк, галуш түгел, кояшта ниндидер сары нәрсә ялтырап китте. Исәкәй, гаҗәпләнеп, аны яр башына атты да, сикереп торып, сәер балыкка текәлде. Сап-сары төстәге зур гына алабуга авызын бер ачып, бер йомып, бәргәләнә башлады. Үз гомерендә мондый төстәге балык күргәне юк иде. Химия галәмәте инде бу, хәзер нәрсә генә түкмиләр елга-күлләргә. Тик шунда:

— Энем, кире җибәр син мине елгага, — дигән ялварулы тавыш ишетеп, hушын югалтып, чак артына аумады. Ләкин тиз исенә килде. Пушкин әкиятен укыганы, алтын балык турында көләмәчләр ишеткәне юкмы әллә аның. Җыр да чыгарганнар иде әле берзаман.

— Җибәр син мине, энем. Ни теләсәң, шуны бирәм, я теләгеңне әйт. Тиз бул, үләм...

— Һе... — диде дә, Исәкәй уйга калды. Нәрсә генә сорарга соң әле бу мәхлуктан? Ни генә сораса да, отылыр кебек. Теге Пушкин әкияте ничек тәмамлана соң әле? Тукта, тукта, балыкчы хатыны патшабикә булып ала да... Нигә, Исәкәйнең патша булырлык рәте юкмыни? Әнә бит, яхшылап сүз сөйли алмаган бәндәләр депутат булып утыра.

— Патша буласым килә! — дип бер тында, балык үлеп-нитеп китә күрмәсен дип, әйтеп салды Исәкәй.

— Үзеңне падишаh, дип исәплә. Тизрәк, энем, су…су... — дип алтын балык ыңгыраша башлады. Аны тиз генә койрыгыннан эләктереп алып, суга ташлады. Су патшасы бераз хәл җыеп яткандай итте дә, судан башын чыгарып:

— Рәхмәт, энем, — диде. — Яңа вазыйфаңның игелеген күр. — Койрыгы белән суга бәрде дә, чумып юк булды. Исәкәйнең йөзенә су тамчылары чәчрәде, ул ирексездән күзләрен йомды.

...Ачса, кайда килеп эләккәнен башта аңламый торды. Кинода гына күргәне бар мондый галәмәтләрне. Тирә-як «ялт» итеп, балкып тора.

— Сөекле галиҗәнап, балык тоту уңышлы булдымы? — дигән ялагай тавышка борылып караса, үзенең якты, гаҗәеп матур итеп бизәлгән зур зал уртасында басып торуын күрде. Әйләнәсендә — аяк басар урын юк, ниндидер кешеләр кайнаша. «Әhә, вәзирләр, хезмәтчеләр, сакчылар», — дип уйлап алды.

Зур вазыйфа өстенлекләренә тиз күнегә икән кеше — кискен генә:

— Коры кием китерегез! — дип боерды. Тик ни хикмәт, боерыгы урысча яңгырады. «Һе, бу алтын балык мине урыс патшасы ясаган бит, әх, чукынмыш! Шул урыс патшасыннан башка патша таба алмадымы икән?». Тик бу уйлар тиз узды.

...Боерыгын әйтеп тә бетермәде:

— Рәхим итегез, галиҗәнап! — дип түбәнчелек белән килеп тез чүктеләр, баш ордылар. Йа, Хода, үзең ярлыка!

Берничә атна вакыт сизелми дә үтеп китте. Ел фасылын да, нинди көн икәнен дә белгәне юк. Кәеф-сафа, хатын-кыз, бер өзлексез боерык бирү... Эше күп икән бу патша дигәненең дә. Ара-тирә ниндидер бер яшь кенә хатын да, килеп, сырпаланып китә. «Минем хатынмы икән инде бу?» — дип уйлый Исәкәй. Болай хутлы күренә үзе, элекке хатыны Маhирадан кайтыш түгел. Ул да яшь чагында ару иде.

...Бер көнне, иртән идеме, кичме, абайламый калды, патша сараенда ыгы-зыгы, мәхшәр купты. Ул да булмады, баш вәзир, аhылдап йөгереп килеп, аягына егылды.

— Бөек падишаh, харап булдык! Әле генә «Аврора»дан аттылар, исерек матрослар өере Кышкы сарайга бәреп керде! Ниндидер Ленин котыртып алып килгән! Сезгә качарга кирәк! — дип, чак тын алып, коты очып сөйләнде.

«Нинди Ленин?! Нинди «Аврора»?! — дип нәрсәдер хәтерләргә тырышты Исәкәй. Нәрсә-ә, әллә теге Ленинмы?! Әх, Алланың каты каhәре генә төшсен икән! Революца! Бер азга түзсә, ни булган ул немец шпионына! Аннан кинәт миеннән бер сүз уелып үтте: «Екатеринбур — Сверлау!».

— Китерегез минем балыкчы киемнәрен! — дип, коты очып, илереп кычкырып җибәрде Исәкәй. Куркыныч килгәндә баш җитез эшли икән, рәхмәт яугыры! Туктатучы да булмады — балыкчы кайгысымыни монда — аяк астында бар дөнья байлыгы чәчелеп ятканда. Кышкы сарайда атыша калдылар, ә Исәкәй арткы капкадан чыгып, елга буена сыпыртты. Кача-поса көн-төн барды. Ниhаять, төнлә, бер урында туктап, ял итәргә булды.

...Кошлар сайравына уянып китсә, үзе балык тоткан урынга килеп чыккан, имеш! Вәт, әкәмәт! Кармагы да шунда, яр буенда чирәмдә ята. Алтын балыкны ярга алып ыргытканнан соң ничек ташлаган булса, шул килеш.

Исәкәй кармагын алды, селәүләп, суга салды. Һәм уйга калды: тагын алтын балык килеп капса, нәрсә сорарга соң әле? Монысында отылмаска иде бит. Уйлады-уйлады, башы катты, бернәрсә дә уйлап чыгара алмады. Шуннан кул селтәде, hәй, бернәрсә дә сорамаячак. Сора, сорама... Бер бәхетең булмаса-а...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Алтын балык. Сатирик хикәя. "Яңавыл таңнары", 29.10.1994, №127.
2) Шәнгәрәев Инсур. Бер бәхетең булмаса... (Алтын балык). Юмореска. "Азатлык" (Балтач РГ), 27.05.1995, №60.
3) Шәңгәрәев Инсур. Алтын балык. Сатирик хикәя. "Тулпар", 1997, №5 (сентябрь-октябрь), 75 бит.
4) Шәңгәрәев Инсур. Алтын балык. Юмореска. "Тулпар", гыйнвар-февраль, 2015, №1.
5) Мөсәнниф Инсур. Алтын балык. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 43-45 бб.