Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Фәлсәфәле урын

Дата написания: 
04 ноября 2017
Заметка: 

Иҗат газаплары....

Iнче вариант
Фәлсәфәле урын
Пародия

Патша җәяү йөри торган җир.
Ә каршыда – китап. Кадакта.
Яшәеш хакында фәлсәфә.
Җан асрыйбыз, сыгып кара тир, -
Уйланырга юк вакыт бу хакта.
Ярый юллар төшә бәдрәфкә.
...Менә тагын бер бит укылды,
Ертылды һәм... файдаланылды.
...Әйт, Кешелек, безгә ни булды?!
Инсур Мөсәнниф, «Яшәеш хакында фәлсәфә».

Патшалар да монда җәяү килә.
Китап укыргамы, ялгамы?
Битләр ачып бераз утырырга,
Фәлсәфәле хискә алданып.
Җан асрарга, кәгазь акча диеп,
Тир түккәнен уйлап ала ул.
Бәдрәфләргә юлы китергәнгә,
Моны уйлар вакыт таба ул!
...Уртасыннан бер бит ертып алып,
Укып чыга кемдер язганны;
Файдаланып... ташлый тиеш җиргә:
“Кешеләргә калсын калганы".
3-4.11.2017.
Әнис Шәймәрданов.

IIнче вариант
Фәлсәфә патшалыгы

Патша җәяү йөргән җиргә киләм...
Китап укыргамы, ялгамы?
Битләр ачып бераз утырырга,
Фәлсәфәле хискә алданып.
Җан асрарга, кәгазь акча диеп,
Тир түккәнне уйлап алырга.
Бу урынга юллар китергәнгә,
Моны уйлар вакыт табыла!
Тир исләрен, җан әрнүен кушып,
Бәдрәф һавасына урарга;
Кадагыннан алып, китап битен
Акча санагандай санарга.
Уртасыннан бер бит ертып алып,
Укып чыгып кемдер язганны,
Файдаланып... ташлап тиеш җиргә,
Әйтер өчен:«Җаным бушанды!»
12.11.2017.
Әнис Шәймәрданов.

IIIнче вариант
Фәлсәфә патшалыгы

Патша җәяү йөргән җиргә киләм...
Китап укыргамы, ялгамы?..
Битләр ачып бераз утырырга,
Фәлсәфәле хискә алданып.
Җанны асрар өчен, акча диеп,
Тир түккәнне уйлап алырга.
(Бу урынга юллар китергәнгә,
Барын уйлар вакыт табыла!)
Тир исенә җан әрнүен кушып,
Бәдрәф һавасына урарга;
Кадагыннан алып, китап битен
Акча санагандай санарга.
Уртасыннан бер бит ертып алып,
Укып чыгып кемдер язганны,
Файдаланып... ташлап тиеш җиргә,
Әйтер өчен: «Тәнем ял алды!»
13.11.2017.
Әнис Шәймәрданов.

IVнче вариант
Фәлсәфә патшалыгы

Патша җәяү йөргән җиргә киләм...
Китап укыргамы, ялгамы?..
Битләр ачып бераз утырырга,
Фәлсәфәле хискә алданып.
Җанны асрар өчен, тирләр түгеп,
Акча табу юлын уйларга...
(Бу урынга хәҗәт китергәнгә,
Барын уйлар вакыт табыла!)
Тир исенә җан әрнүен кушып,
Бәдрәф һавасына урарга;
Кадагыннан алып, китап битен
Акча санагандай санарга.
Уртасыннан бер бит ертып алып,
Укып чыгып кемдер язганны,
Файдаланып... ташлап тиеш җиргә,
Әйтер өчен: «Тәнем ял алды!»
13.11.2017.
Әнис Шәймәрданов.
Басылган: 1) Әнис Шәймәрданов. Фәлсәфә патшалыгы. Инсур Мөсәннифнең " Яшәеш хакында фәлсәфә " шигыренә Әнис Шәймәрданов язган пародия. Әнис Шәймәрданов. Гомерем мизгелләре. Шигырьләр, хикәяләр, сценарийлар, җырлар. 182 б. Мәскәү, "Бит-принт" нәшрияты, 2018.