Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем

Дата написания: 
27 января 2001

Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем

Дөньяда иң матур тел – ул туган тел.
(...).
Үз телеңне чын мәгънәсендә ярату – туган илеңне, халкыңны, әткәң-әнкәңне яратуга тиң ул. Ана теленең гүзәллеген аңлаганда, аның иң нечкә үзенчәлекләрен белгәндә hәм бозмыйча сөйләгәндә генә заманыбызның югары культуралы кешеләре булырбыз, чөнки милләтнең төп күрке – сүз.
Менә шушы таләпләрне аңлап эш итә дә инде Яңавыл язучылар оешмасы әгъзалары, алар татар телен пропагандалау өстендә армый-талмый эшли. Туган телебез үзенә игътибар булганда гына яши, үсә ала, әгәр онытабыз икән, ул яшәүдән туктый. Аның сафлыгын, гүзәллеген тоеп, ләззәтләнеп яшәргә өйрәтә алар безне.
(...).
Туган илебезгә соклану, туган төбәккә таяну, аңа ышану – hәр кешенең күңелендә саклана торган тирән хисләр. Менә шуларны Инсур Шәңгәрәев үзенең шигырь, мәкаләләрендә ачык чагылдыра. Аның шигырьләрен укып, авыр юлларың җиңеләя, бик кыен минутларыңда үзеңдә яшәргә көч табасың. Шул чакны бетмәс илhам hәм дәрт кергәндәй була. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала. Туры сүзле Яңавыл шагыйре ул, шуның өчен халык арасында абруе да зур.
Газиз телебезне ата-бабаларыбыз меңләгән еллар буе саклап, буыннан-буынга тапшырып килгән. Илебезнең матурлыгы, телебезнең сафлыгы өчен армый-талмый эшли И.Шәңгәрәев. Безгә туып-үскән җирнең якынлыгын, газизлеген туган телебез ярдәмендә тоярга ярдәм итә. Тел – милләтнең гомер буена табынган зиhен байлыгы ул. Шуның өчен бу байлыкны киләсе буынга тапшыру – hәрберебезнең бурычы икәнен аңлата. Туган телебезне тоеп, ләззәтләнеп яшәгәндә кеше эшләргә hәм укырга сәләтлерәк, бәхетлерәк була. Шундый бәхетне югалтмас өчен генә дә без ана телен белергә hәм сакларга тиешлегебезне башкаларга җиткерә үзенең “Татар теле” дигән мәкаләсендә.
(...).
Д.Хәйдәршина, китапханәче.

Кайда, кайчан басылган:
1) Хәйдәршина Д. Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем (кыскартып бирелә). “Яңавыл таңнары”, 27.01.2001, №11.
2) Хәйдәршина Далария. Исемсез. Автор хакында каләмдәшләре, әдәбият сөючеләр. Инсур Мөсәнниф. Алтын балык. Күләмле һәм уймак хикәяләр, юмор, сатира, тормыш галәмәтләре, авыл мәзәкләре. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 6-7 б.