Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

После прочтения моих стихов, создаются новые

Дата написания: 
19 сентября 2019
Заметка: 

Моё отношение к таким вещам - спокойное, уравновешенное. Обидно тогда, когда считают необязательным (или зазорным для себя) указать фамилию вдохновителя на новый творческий подвиг.

Әнис Шәймәрданов
Каен яфрагы
“...Җирдән узып, кая барыйк,
Кеше генә без нибары”.
Инсур Мөсәнниф, “Сары яфрак”.

Яңа гасыр килде җиребезгә,
Җилләре дә аның яңача;
Каеннардан яфрак өзеп алып,
Илтеп ора Котыпларгача!
Каен язын, яшел яфрак ярып,
Тамырлана туган җирендә.
Тик саргаеп, көчсезләнеп кала
Көзләренең кискен җилендә.
Яфракларны җил уйнатып оча,
Кемдер тәрәз аша күз ата:
Шәрә калган ак каенга карап,
Очкан яфракларны озата.
Озата ул, киткән дусларыдай,
Бәхет эзләп ерак җирләргә.
Яфрак шавын кушып чакыра ул
Каен үскән газиз илләргә.
Ә дуслары Котып салкыннарын
Җиңеп яши бирә еракта.
Моһаҗир дә түгел, мосафир дә, -
Яшен түкми тулай торакта...
Көз җитүен көтеп, кыш булырын
Уйлап яши монда калганнар, -
Җилдән качып, җиргә төшеп кунган,
Череп калган яфрак булганнар...
Басылган: Әнис Шәймәрданов. Гомерем мизгелләре. Шигырьләр, хикәяләр, сценарийлар, җырлар. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2019, 189-190 бб.

Әнис Шәймәрданов
Көзен кояш иртә байый...
(Инсур Мөсәнниф шигыренә пародия)

...Көзен җилләр ачы була,
Ага кара болытлар...
Көзен Кояш иртә байый –
Сүнәдер өмет-утлар...
Сүнә утлар, сүнә учак,
Кала бары күмере...
Кала бары үткәннәрнең
Тик исерткеч сөреме...
Инсур Мөсәнниф, “Исә җилләр...”

Көзге Кояш соңлап чыга,
Иртә байый, чукынмыш.
Кояш качып, учак сүнгәч,
Күңелләргә керә кыш...
Сөреме дә үткәннәрнең
Исерткеч бит, нишләргә?
Яздан калган җилләре дә
Тынмый җәйге кичләрдә...
Күңелдәге давылларның
Булды җанны кочканы;
Болыт басса да көннәрне,
Калды учак очкыны!..
Басылган: Әнис Шәймәрданов. Гомерем мизгелләре. Шигырьләр, хикәяләр, сценарийлар, җырлар. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2019, 190 б.