Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сугышчы-шагыйрь

Дата написания: 
07 июля 2011

Гайнан Әмиринең 100 еллыгына
Сугышчы-шагыйрь
Кулымда – кечкенә китапчык. Тышлыгына исеме язылган – «Һалдат йөрәге». Бу – күренекле якташыбыз, шагыйрь, язучы Г.Әмиринең 1944 елда Уфада башкорт телендә дөнья күргән китабы. Бу вакытта әдип үзе фашистларга каршы сугышның иң канлы нокталарында көрәшкән. Тик кайнар йөрәкле шагыйрь күңеленнән ургып чыккан хисләрен – кайчак тыйнак, кайчак дошманга нәфрәт белән тулы – кәгазьгә төшерергә дә вакыт тапкан, алар сугышчыларны яуга өндәгән, Җиңүне якынайтырга ярдәм иткән.
...Якташыбыз – канкойгыч Сталинград сугышының нәкъ уртасында кайнаган кыю элемтәче-офицер. Г.Әмиринең биредә күрсәткән батырлыгы орден белән билгеләнүе юкка гына түгел. Аның суга батып баручы кызчыкны үлемнән коткаруы хакында соңыннан күп биографлары телгә алды.
Китапчыктагы шигырьләр – шагыйрьнең җан авазы. Алар бүген дә, 1945 елның Бөек Җиңү көне ераклаша баруга карамастан, аеруча көнүзәк, чөнки халык батырлыгы, совет солдатының каһарманлыгы онытылмый һәм онытылырга тиеш тә түгел.
Кайда, кайчан басылган:
1) Инсур Шәнгәрәев. «Яңавыл таңнары», 2011-177-178 саннар.