Шимбә кунагы
Бу ханым белән җентекләп таныштырып торасы юктыр. Ул — һәрвакыт күз алдында. Иҗтимагый эш алып бара. Менә инде егерме елдан артык Р.Гәрәев исемендәге мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 1992 елдан — укыту-тәрбияви эш буенча директор урынбасары булып эшли. Бөек кешеләрнең берсе әйтүенчә, хатын-кыз китапка охшаган һәм аны укыган саен ул кызыклырак тоела. Бу фикер безнең бүгенге кунагыбыз З.М.Шәңгәрәевага да бик тәңгәл килә.
— Зәйнәп Мәҗитовна, безнең әңгәмәне нәкъ шушы сораудан башлыйсы килә: сез барысына да ничек өлгерәсез?
— Табигатем буенча мин актив кеше.Үз-үземне белгәннән башлап, һәрвакыт вакыйгаларның эчендә кайнадым. Гаиләдә иң кечкенәсе булганга (дүрт абыем һәм апам бар), миңа һәрнәрсә рөхсәт ителә иде. Мәктәптә сыйныф командиры, староста булдым, ә институтта — комсорг. Төркем белән бөтен республиканы урап чыктык, Башкортстанның төрле почмакларында, бөтен мәгарәләрдә булдык. Бездә сихри урыннар бик күп. Бу Шүлгәнташ та, Салават мәгарәсе дә, шиханнар да...
— Ә кайда тудыгыз?
— Әбҗәлил районының Яңавыл авылында. Минем әти-әнием бик гади кешеләр, кечкенәдән үк безне намуслы яшәргә, хезмәттән тәм табарга өйрәттеләр.
— Билгеле булуынча, сез башкортларның район Корылтае әгъзасы, башкорт теле укытучыларының район берләшмәсе җитәкчесе, башкорт хатын-кызларының II съезды делегаты...
— Әйе, моннан тыш БРның «Телләр турында» Законын тормышка ашыру башлангач, миңа терминология комиссиясендә эш тәкъдим иттеләр. Башкарган һәр эшем сөенеч, әхлакый канәгатьлек бирә.
— Әйдәгез, хатын-кызларның серләре турында сөйләшик. Ничек бәхетле булырга?
— Минем уйлавымча, бәхет — ул тормыштан нәрсәдер алуда түгел, ә күңел байлыгыңны башкаларга бирүдә. Ә нәрсәдер бирү өчен тормышта үз урыныңны табарга кирәк.
— Сез бәхетле кешеме?
— Әйе. Өстәп шуны әйтәсем килә, минем ышанычлы тормыш иптәшем, искиткеч кызларым — Лариса һәм Аэлита бар. Икесе дә мәктәпне медаль белән тәмамлады. Өлкән кызым минем юлдан китте — филолог, чит телләр факультетында укый, Ә Аэлита — булачак геофизик.
— Сезнеңчә, уңыш — нәрсә ул?
— Уңыш — чагыштырма төшенчә. Аны байлык, хакимлек яки абруй белән бутарга ярамый. Алар барысы да вакытлы гына. Кайчандыр яшәгән акыллы һәм иң бай кешеләрдән берсе Соломон патша шулай дигән: «Акча яраткан кешегә алар һәрвакыт аз; байлык яраткан кеше беркайчан да үзенең кереме белән канәгать түгел». Минемчә, уңыш үз максатына омтылган кешегә килә һәм моның өчен күп көч сарыф итәргә кирәк.
— Кешеләрдән уңдыгызмы?
— Бу сорауга яраткан шагыйрем Мостай Кәрим сүзләре белән җавап бирер идем:
Күп нәрсәдән уңдым,
Рәхмәт сезгә,
Хәерле төн сезгә, үткәннәр!
Әйе, уңдым. Күп нәрсәдән уңдым,
Миннән уңды микән бүтәннәр.
— Буш вакытыгызда нәрсә белән мавыгасыз?
— Буш вакытым калмый да диярлек. Мин эштә яшим, дисәң дә була. Ә буш вакытым булганда ашарга пешерергә, бәйләргә, чигәргә яратам. Китап укыйм. Достоевскийны яратам. Язучы буларак та, психолог буларак та охшый ул миңа. Ул тормыш турында уйланырга мәҗбүр итә, кешенең күңеленә үтеп керә ала. Сүз уңае, соңгы вакытта психология белән мавыгам. Үзем өчен күп файдалы мәгълүмат алам.
— Ә төгәлрәк әйткәндә?
— Берничә киңәш бирергә җөрьәт итәсем килә: үз-үзегезне гафу итә белегез һәм азат булыгыз, үз тормышыгызны үзегез төзегез, үз-үзегез белән килешеп яшәгез, үз йөрәгегезне кешегә ача белегез. Ә кешелекнең гүзәл затларына шуны әйтәсем килә: хатын-кыз мәхәббәт һәм бәхетне үзенә җәлеп итә белергә тиеш.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Раушания Гарифуллина язып алды.
Администратордан. Бу мәкалә "Яңавыл таңнары" район гәзитендә басылган иде. Кызганычка каршы, нилектәндер гәзит санын, чыккан елын язып куярга онытканмын...