Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шигъри җанлы Рәвия апа*

Дата написания: 
25 августа 1995

Шәңгәрәев Инсур
Шигъри җанлы Рәвия апа*

Рәвия Гыйлем кызы Ганиева (кыз фамилиясе Әхмәтшина) белән мин тәүдә шигырьләре аша таныштым. Туксан алты битле ике калын дәфтәр иде алар. Укып чыктым. Камил булмаганлыктан, байтагы бүгеннән үк матбугатка тәкъдим итәрлек түгел иде. Шулай да арадан берничәсен сайлап алдым. Мине Рәвия апаның сүз байлыгы гаҗәпләндерде. Аның хисләре, талгын гына аккан моңлы чишмә сыман, агыла да агыла. Дөрес, юлында очраган ташларга бәрелеп, абынып киткән урыннары байтак. Анысы табигый хәл, табигатьтә каршылыксыз бер нәрсә дә юк. Чишмә дә бит, урау-урау юллар үтеп, тау-ташлар аша сикереп, зур елгага барып кушыла.
Рәвия апаның шигырьләренә чәчәнлек хас. Шуны уйлап куйдым – бүген халык авыз иҗатына караган шигъри әсәрләр нәкъ менә Рәвия апа кебек сүз осталары тарафыннан чыгарыладыр да, халык арасында киң таралып, Халыкныкы дип аталып йөртелә башлыйдыр. Рәвия апаның әсәрләре дә туган ил, туган тел, туган як, балачак, ата-ана, икмәк, табигать, кешелек сыйфатлары, гомум яшәеш турында тирән уйланып, хисләнүдән туганнар.
Рәвия Гыйлем кызы белән читтән торып икенче танышуым Тәтешле район газетасы “Җитәкче” аша булды. Очраклы рәвештә генә Фәнис Исламовның Рәвия апа турында язган мәкаләсенең беренче өлеше кулыма килеп керде. Ә өченче – шәхсән очрашу инде Яңавыл язучылар оешмасында, ул минем хатны алгач, үзе килеп чыккач булды.
Рәвия Гыйлем кызы тагын үзенең бик күп шигырьләрен (унсигез калын hәм юка дәфтәр) алып килгән иде. Бераз үзе турында да сөйләп үтте.
Рәвия Әхмәтшина Яңавыл районының Асавдыбаш авылында 1936 елда колхозчы гаиләсендә туган. Балачагы каһәрле сугыш елларына туры килә. Әтисе сугышта хәбәрсез югала. Хезмәт юлын да бик иртә башларга туры килә. Ундүрт яшьлек кызны җәйге каникул вакытында... ясле мөдире итеп куялар. Унынчы классны ул Ямады урта мәктәбендә тәмамлый. Шул чорда мәктәптә Илдар Юзиев та укый. Рәвия апа аны шул еллардан күреп-танып белә. Бу талантлы якташыбызга багышлаган шигырьләре дә байтак.
Әйткәндәй, Ямады яклары шигъри моңга бай, ул борынгыдан килә. Рәвиянең әнисе бик укымышлы булган, яттан бихисап шигырьләр, шул исәптән мәшhүр Тукай шигырьләрен дә белгән, биш кызын аның җырларын көйләп, аhәңле шигырьләрен сөйләп үстергән. Рәвиягә шигърияткә мәхәббәт орлыклары шул вакытта әнисе тарафыннан салынгандыр. Алар аның күңеленең иң яшерен бер почмагында сакланган. Һәм 30-40 ел үткәч, Рәвия апа үзе әнисе яшенә җиткәч, моннан сигез ел элек үзен сиздергән һәм ул... шигырь яза башлаган. Моны Рәвия апа үзе шулай аңлата: “Әгәр дә күңелемә килгән юлларны язып куймасам, алар минем кулымны тота, бер эшкә дә башлый алмыйм”
Авыл тормышы белән якыннан таныш кешеләр белә: хатын-кызларның, әгәр дә, өстәвенә, күп балалы ана да булса, бер минут утырып, ял итәргә дә вакыты булмый. Бәлки Рәвия апа элегрәк шуңа да яза алмагандыр.
Ә язмыш Яңавыл кызын Тәтешле ягы белән бәйли. Колхозда эшләп йөргән җиреннән ул 1959 елда Гәрәбаш авылы егете Саҗит Ганиевка кияүгә чыга. Шатлыгын-борчуларын бергә кичереп, алты кыз, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Рәвия апа бер эштән дә читтә калмый. Сөт җыючы, ясле мөдире була, чөгендерен дә утый, бәрәңгесен дә казый – ишле гаиләгә күбрәк кирәк дигәндәй. 1986 елда лаеклы ялга чыккач та биш ел эшкә йөри әле ул.
Әнә шулай зур батырлыкка тиң, җиңел булмаган тормыш юлы үткән минем якташым Рәвия апа. Ә шигырьләр язуы аеруча соклануга, мактауга лаек. Һәм бүген газета укучыларга аның бер шәлкем шигырьләрен тәкъдим итәбез. Дөрес, алар барысы да иң югары камиллеккә ия түгел әле, кайберләренә каләм тидерергә туры килде. Тик мин Рәвия апа үз укучысын табар, дигән тирән инануда калам.

* Шәңгәрәев Инсур. Шигъри җанлы Рәвия апа. Тәтешле район гәзите “Җитәкче”, 3.09.1994, №70.