Инсур Мөсәнниф
ЯРЛЫКАЧЫ
Шагыйрьләргә һәм “шагыйрь”ләргә мөрәҗәгать
Уены-чыны бергә
Шигырь яздым (яки язам), диеп, масаймагыз һәм бернинди очракта да мактанмагыз, борын чөймәгез. Сез бернәрсә дә уйлап чыгармадыгыз, уйлап тапмадыгыз, ә бары тик югарыдан Аллаһ әйтеп торганнарны гына кәгазьгә (яки Ходай биргән заманча корылмага – компьютер “бите”нә) төшердегез. “Юк, мин моны үзем яздым!” – дип киреләнүегезне дәвам итәсез икән, анысы сезнең шәхси эш... Сезне беркем дә моның киресенә ышандырырга тырышмаячак... Алладан (һәм, шулайдыр дип өметләник, якыннардан) кала, башкаларга минем хаҗәтем, сезнең кирәгегез сукыр бер тиендер бәлки.
Кемнеңдер “шигыре” (Ходай Тәгалә әйтеп торган, тиешле тәртиптә төшерелгән сүз юллары) тел тидергесез, яки бик әйбәт һәм әйбәт кенә килеп чыкты, ди. Бу – бик әйбәт һәм әйбәт. Начар килеп чыккан икән, моны бит Аллаһ әйтеп торды, дип акланмагыз. Аллаһы Тәгалә сезгә барысын да дөрес, КАМИЛ итеп әйтеп торды. Бөтен хикмәт шунда: димәк, сез ул әйтеп торганнарны игътибар белән тыңламагансыз һәм шунлыктан аңламагансыз. Монда да Аллаһының гаебе юк. Ул сезгә укырга, өйрәнергә ТУЛЫ БЕР ГОМЕР бирде. Ә аны, масаеп, мин үзем барысын да беләм, булдырам дип, тәкәбберләнеп, борын чөеп, бернәрсә өйрәнергә теләмичә, үткәргәнсез икән, биредә Тәңренең тырнак очы кадәр дә хилафлыгы юк. Бүген иртән уянгансыз, Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән һаваны сулыйсыз, саф суларны эчәсез, өстәлегез тулы ризык-нигъмәт, шкафыгыз тулы кирәк-кирәкмәгән кием-салым булып, ул биргән барлык уңайлыклардан файдалана аласыз икән, моңа (өйрәнүгә) шушы минуттан тотыныгыз. Югыйсә соң булуы ихтимал: Аллаһ үзе биргән гомерне минуты-сәгате белән кире тартып алырга да мөмкин...
...Менә әле Аллаһы Тәгалә миңа шуны җиткерде: “Ярый, колагы булган ишетер, аңы булган төшенер. Ә син, таш стенаны баш белән ватарга тырышып (кешеләрне күп күзәттем – таш кузгалмады, ә башлар ярылды), вакытыңны бушка уздырма – өйрәнүеңне дәвам ит, син дә кайчак мин әйтеп торганнарны төгәл аңлап бетермисең әле, и мәхлук һәм бичара АЛЛА КОЛЫ!” Һәм мин, ул кемгәдер бик акыллы итеп әйтеп яздырган китапны (һәм, үзегез дә аңлап торасыздыр, анда авторы ФӘЛӘН ФӘЛӘНОВ дип куелган!) кулыма алып, диванга барып яттым...
28-29.04.2018.
PS (соңгы сүз урынына). Диваннан торып, китапны читкә куеп, тагын кулга каләм (ну, “мышка” белән клавиатура инде) алырга туры килде... Мыек астыннан (гафу итегез, бу ирләргә кагыла, ә мыеклы хатыннарга киная түгел) һәм ирләрдә мыек үсә торган урыннан – берничә пот иннек-кершән сылаган борын астыннан (менә монысы инде гүзәл затлар бакчасына “таш”) мыскыллы елмаймагыз, Тәңребез каһәреннән сакланыгыз: барлык шушы юлларны да, башыннан ахырына кадәр, миңа Аллаһы Тәгалә әйтеп яздырды! Амин!
Инсур Мөсәнниф
Ярлыкачы
Ярлыкасын, гафу кылсын мине, Ходай,
Шигырь язам, диеп, мактандым...
Сәхнәдәнме, кемдер алдындамы Аны,
Күз дә йоммый, шулай алдадым.
Аллаһ, моны күрми булмас, тик дәшмәде,
Ниләр уйлап, ниләр дигәндер.
Акылына кайтыр бу, дип, өметләнеп,
Берникадәр вакыт биргәндер.
Менә хәзер, әйе, күпме гомер узгач,
Гаеп таныр вакыт, төшендем...
...Мин бит бары Аллаһ әйтеп торганнарны
Ак кәгазьгә генә төшердем.
27-28.04.2018.
Кайда, кайчан басылган;
1) Мөсәнниф Инсур. Ярлыкачы. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 247-249 бб.