Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БР Язучылар берлеге әгъзасы Эдуард Лотфый улы Әгъзамов (Эдуард Әгъзами) рекомендациясе

Дата написания: 
14 октября 2016

Рекомендация

Мин, Эдуард Лотфый улы (Эдуард Әгъзами), 1993 елдан Башкортстан, аннары Русия язучылар берлеге әгъзасы (7043нче членлык билеты) Инсур Шәңгәрәевны Яңавыл район гәзитендә актив эшләве буенча яхшы беләм. Журналистикадан тыш, ул иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Байтак коллектив җыентыкларда әдәби әсәрләре басылды. “Китап” нәшриятында “Озак яшәү сере” исемле новелла hәм хикәяләре, “Бер гомер”, “Тургайлар канат кага” дигән шигъри китаплары дөнья күрде.
Мин аны Башкортстан язучылар берлегендә әгъза булырга лаеклы дип исәплим.

Эдуард Әгъзами.
(22.04.2016).