Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Писатели - тоже люди

Дата написания: 
17 марта 2018

ӨЧЕНЧЕ ЯРТЫ ГЫНА...

Совет чоры һәм КПСС заманы. Әнгам Атнабай Яңавыл районының Ходайбирдин исемендәге колхозына ферма хезмәтчәннәре белән очрашуга килгән. Билгеле, аны озатып йөрүчеләр дә булган. Очрашу алдыннан партком секретаре В.Әхмәтнуров әллә үзе белеп, әллә шагыйрь соравы буенча бер «ярты» куйган. Ул гына җитмәгәч, тагын берне, аннан соң тагын берне чыгарган. Эш озакка китүен сизеп калган партия җитәкчесе, сәгатькә күз салып:
– Иптәшләр, дүртенче ярты булды, фермага юнәлсәк тә ярар, – дигән. Сүзгә кесәгә кермәүче Атнабай:
– Кая, нигә алдашасың, өченче «ярты» гына булды бит әле, – дип җавап кайтарган. Тәки дүртенче «ярты»ны сындырмыйча, фермага кузгала алмаганнар.
Инсур Мөсәнниф ишетте.

КУНАККА ЧАКЫР

Әнгам Атнабайга Яңавылдагы бер очрашу вакытында залдан шундый язу биргәннәр: «Сезне бик эчә, дип әйтәләр, шул дөресме?». Атнабай да аптырап тормаган, язуны кычкырып укып чыккан да, залга карап:
– Ә син кунакка чакырып кара, – дигән.
Инсур Мөсәнниф ишетте.

ЭЧӘР ӨЧЕН ДӘ ДАН КИРӘК

Әдәбият сөючеләр, халык, китап укучылар белән бер очрашудан соң язучыларны бик каты сыйлаганнар. Шөһрәтле вә исемнәре киң билгеле язучылар исерешеп беткән, ә бер яшь язучы эчми, эчсә дә, иренен генә тидереп утыра икән. Хуҗалардан берсе:
– Нигә эчмисез? Әнә, өлкән агайларыңнан үрнәк алыгыз, – ди икән.
Ә яшь язучы:
– Минем әлегә, эчеп, урамда егылып ятсам да, какшамаслык һәм мине араларлык зур даным юк шул әле, – дип җавап биргән.
Дөрес әйткән.
Инсур Мөсәнниф.

***
КАЛИЙЛЫ, ФОСФОРЛЫ РИЗЫК АШАГЫЗ

"Кызыл таң" гәзитендә мөхәррир булып эшләгәндә Таhир Ахунҗанов белән Әнгам Атнабаев еш кына авыллар буйлап чыгып китә торган булганнар. Мондый күренекле кешеләрне урындагы җитәкчеләрнең ничек каршы алганын беләсез инде. Сый-хөрмәттән сыгылган табыннарда ни генә юк: безнең елгаларда да бик сирәк очраган балык, дисеңме, кибетләрдә күренмәгән бәлзәм, шәраб, дисеңме!
– Иң затлы ризыклар гына әзерләдек: каротин, фосфор, калий... Җитешегез, кунаклар! – дип сыйлыйлар икән тегеләрне.
Ахунҗановның андый нәрсәләрдән туеп беткәнен белмиләр шул авылдагылар. Шунда мөхәррир:
– Сездә әллә бәрәңге үсмиме? Кибетегездә аракы да юкмы? – дип аптырата тегеләрне.
Хәзер үкенә Таhир Ахунҗанов: «Ник ашамадым икән шунда витаминлы – каротинлы, фосфорлы ризык. Күзләрем дә яхшы күрер иде...»
Фәния Габидуллина язып алган.
Группада куелды.