Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Каршы тору [Противостояние (о первых шагах фермерства в Янаульском районе)]

Категория: 
Дата написания: 
25 сентября 1991

Каршы тору
Тормышыбызга яңа җилләр ныграк үтеп керә башлады. Авылларда кооперативлар, фермерлык хуҗалыклары оеша. Әмма барлык шушы процесслар җиңел бара, дип уйлау беркатлылык булыр иде. Яңа укладка (тормышның яңа рәвеше – И.Ш.), фермерларга, эш кешеләренә (эшлекле кешеләргә – И.Ш.) карата безнең искечә фикер йөртү, урнашкан тәртипләр, хөкүмәт ягыннан конкрет (анык – И.Ш.) ярдәм булмау һәм колхоздан чыгуларының беренче көннәреннән үк фермерларга очраган башка күп кенә авырлыклар каршы тора. Аларга ярдәмгә килергә әзер торган кешеләр юк, ә аяк чалучылар кирәгеннән артык. Менә шуңа да фермерга үзенең мөстәкыйль яшәргә карар иткән кеше булуын, үз җирендә чын мәгънәсендә хуҗага әверелергә теләвен барысына да исбатларга туры килә.
Мичурин исемендәге колхозның Нөркән бригадасы колхозчылары белән фермер Уракбай Миңлебаев арасындагы тарткалаш боларның барысына да мисал булып тора ала. Без аннан (авылдан - И.Ш.) менә нинди усал эчтәлекле хат алдык: “Безнең бригада хуҗалыкта, шулай ук районда да бөртеклеләр уңышы буенча да, артым алу буенча да алдынгылар исәбендә. Тана башмаклар үстереп, район хуҗалыкларына һәм республикадан читтә дә сатабыз. Тик менә нәрсә безнең ачуны китерә.
1991 елның 19 апрелендә җыелышта Уракбай Миңлебаевич Миңлебаевка фермерлык хуҗалыгы оештыру өчен 50 гектар җир участогы бүлү турындагы мәсьәлә каралды. Ләкин бригада әгъзалары һәм бөтен халык, пенсионерлар каршы булды, чөнки безнең бригадада буш һәм ташландык җирләр юк. Барлык мәйданнар да үзләштерелгән, хуҗалык файдасына бөтен җир чәчелә.
6 майда Уракбай Миңлебаев ике басуда 7 һәм 43 гектар мәйдан бүлүгә карата (карар – И.Ш.) күрсәтте. Ул җир төзүчеләр белән килешенгән һәм мөһер белән “законлаштырылган”. Бу участокларга безнең бригада чәчкән иде инде. Ул фермерлык хуҗалыгын киңәйтү өчен җир реформасы буенча комитет бүлгән 2 гектар урынына 9 майда 7 гектарда күпьеллык үләнне үз белдеге белән чәчте.
22 июньдә авыл хуҗалыгының азык-төлек идарәсе начальнигы Ә.Салихов, колхоз (идарәсе – И.Ш.) рәисе Р.Солтанәхмәтов, бригаданың 43 әгъзасы һәм пенсионерлар катнашлыгында кабаттан үткәрелгән җыелышта коллектив җир бүлүгә кискен каршы чыкты. Мондый карар өчен 30 кеше тавыш бирде. Әмма 24 июньдә район үзәгеннән килгән җир төзүчеләр У.Миңнебаевка безнең бригада чәчкән участокны бүлеп бирделәр”. Нөркән комплекслы бригадасы хисапчысы, фермерның күршесе Мингали Әхмәтханов язды дип әйтелсә дә, хатка 14 кеше кул куйган.
Хәлләрнең ни дәрәҗәдә киеренке булганына без, урынга баргач, үзебез ышандык. У.Миңлебаевка Нөркән комплекслы бригадасы бригадиры Шәрип Васиуллин (хатка ул да кул куйган) аеруча ярсып каршы чыга. Фермерлыкка иң нык каршы төшкән кеше нәкъ менә ул дигән тәэсир кала, ә башкалар, бригадирның авылда Алла да, судья да икәнлеген исәпкә алсаң, аның артыннан бара. Каршы килеп кара, күрмәгәнеңне күрсәтер. Кызганычка каршы, М.Әхмәтхановны өйдә туры китерә алмадык – санаторийга киткән.
Шушы шактый буталчык тарихның хәтта (хатта – И.Ш.) тулысы белән чагылыш тапмавы акрынлап ачыкланды. Атап әйткәндә, мондый каршылыкның төп сәбәбе булып нәрсә торуы, фермерлык юлында нинди киртәләр куелуы, шуның белән бергә “Башкорт АССРында җир реформасы турында”, “Крестьян (фермерлык) хуҗалыгы турында” Законнарның бозылуы. Ә хуҗалык, авыл Советы башкарма комитеты җитәкчеләре читтән торып күзәтү позициясен алганнар һәм шуның белән үзләренең үк карарларын бозганнар. У.Миңлебаевның законнарны бозмавы турында алар белгән бит (фермер ярдәм һәм консультация сорап хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән) – аның эшләрендә бернинди криминаль гамәл юк. Ә менә башкалар...
Язын У.Миңлебаев күрше өлкәдән 3 мең сумга орлык сатып алып кайта. Бригадада бу турыда белгәч, чәчү бара торган басуда эшне туктатып, фермерның җиренә күчәләр. Һәм аңа чәчәләр. Орлыкларны кире тапшырырга туры килә. Урак чорында фермер комбайны белән шушы басуга кергәч, колхоз комбайнчыларына басуның икенче очыннан тезмәләрне җыюга команда бирелә. Урак Миңнебаев нибары 9 гектардан уңыш җыеп өлгерә. Фермер 90 центнер арпаны элеваторга саклауга илтә, 80 центнеры өйдә саклана. Көзен аның күпьеллык үләннәр басуын, кындырак чыкмады дигән сылтау табып, яссы кискечләр белән генә эшкәртәләр. “Болай эшләргә кем кушты?” – дигән сорауга хуҗалыкның баш агрономы З.Зарипов тыйнак кына итеп болай диде: “Менә механизаторлар килгәннәр дә сөргәннәр”. Хуҗалыкның баш белгече биредә гаҗәп позиция алган. Ул бусын гына түгел, ә башка төрле күп эшләрдә дә берни белми икән. Мәсәлән, колхозда икенче фермер да бар – хуҗалыкның элекке баш экономисты В.Касфатов. Быел ул туңга сөргән, ә баш агроном моны да белми. Хәйләкәрлек түгелме соң бу? Миңлебаевның техникасын ягулык-майлау материаллары белән заправкалаудан да баш тартканнар. Һәм ул “Авангард” колхозына барырга мәҗбүр булган. Әмма аны биредә дә тынычлыкта калдырмаганнар. Милициянең участок инспекторын тикшерергә җибәргәннәр.
Крестьян хуҗалыгына каршы булуына З.Зариповның үз дәлилләре бар. Барысына да колхоз җирен таратсаң, һәркемгә нибары 12-15 гектар мәйдан туры килә. Аның белән нәрсә эшлисең? Аннары, барысы да бер үк культураларны игә башламасмы? Һәм тагын – җир һәркайда да бер түгел. Кемгәдер уңдырышлысы туры килә, ә кемгәдер кызыл балчыклысы. Моңа менә болай каршы төшәргә мөмкин. Юк, базар законнары гамәлгә кергәч, барысы да бодай яки арпа игүгә тотынмас. Фермерларга ярдәм итәргә кирәк инде дигән сүзебезгә баш агроном болай җавап бирде:
– Ә ник дәүләт ярдәм итми? Без нәрсә белән генә ярдәм итә алабыз соң?
Бүген фермерга иң әйбәт ярдәм – комачауламау. Ныклап аякка басу мөмкинлеге бирү. Эш шундук әйбәтләнмәс (җайга салынмас – И.Ш.), әлбәттә, моңа берничә ел кирәк булыр. Әмма фермерлар эштән курыкмый. Ш.Васиуллинның комсызлыкта гаепләвенә У.Миңлебаев юкка гына болай дими: “Минем кабаладан чыгасым килә, кол түгел, ә ирекле кеше булырга телим”. Каршы торуның төп сәбәбе менә шушыдыр бәлки. Бүген Миңнебаевның фермерлыгыннан нәрсә килеп чыгар икән дип күпләр кызыксынып күзәтә. Ул, колхозда эшләүгә караганда, крестьян хуҗалыгының күпкә отышлырак булуын күрсәтә алса, шактый кеше аерылып чыгачак. Ул чакта инде авырлыклардан курыкмый торган иң тырыш механизаторлар, терлекчеләр китәчәк.
Ләкин У.Миңлебаев үзен, “Урак” фермерлык-терлекчелек хуҗалыгының яшәвен танырга мәҗбүр иткән. Бернигә карамыйча яши. Аның планнары зур. Абзарлар салып, мал сатып алырга җыена. Улы да кайтырга вәгъдә иткән.
Авылда фермерлыкның инде тормышка аша баруы турында шул факт та сөйли: сөйләшүебез ахырында Ш.Васиуллин, ачуланып, кычкырмый булдыра алмады:
– Җир бирәләр икән, барысына да бирергә кирәк иде!
Әмма хөрмәтле бригадирның исенә шуны төшерәсе килә: хокукны бирмиләр, ә алалар. Кеше үзе теләмәсә, җирне аңа беркем бирмәячәк.
Нөркәнгә барганда безнең игътибарны туңга сөрелгән басу үзенә җәлеп итте. Башта без бу уҗым арышы басуыдыр дип уйлаган идек – шытымнар шулкадәр куе булып чыккан. Әмма ныклабрак карагач, моның вика-бодай катнашмасы икәнлеген аңладык. Бу шытымнар урып-җыю чорында коелып калган бөртекләрдән чыккан. Якынча исәпләүләр буенча да биредә һәр гектардан 2-3 центнер уңыш югалган. Чын хуҗа болай эшләмәс иде дигән уй килде. Һәм нөркәнлеләр фермерлыкка юкка гына каршы төшә. Элекке тракторчы, комбайнчы, авыл хуҗалыгы машиналары буенча механик Уракбай Миңлебаев көч түгеп үстерелгән ашлыкны болай югалтуга юл куймас иде.
И.Шәңгәрәев.
(“Яңавыл таңнары”, 1 октябрь, 1991 ел, №115).