Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

“Ичмасам, чирләп булса да торырлар...”

Дата написания: 
15 июля 2017
Заметка: 

Этот рассказ созрел в голове, когда травил колорадских жуков

Инсур Мөсәнниф
“Ичмасам, чирләп булса да торырлар...”
Йокыдан уяну белән урамга күз ташладым. Күк йөзендә, hәр көндәгечә, сыек, соры болытлар йөзә, гадәттәгечә, яңгыр сибәли. Бу яңгыр шулкадәр җиләтте, күпме яварга була инде! Моңа кадәр ике ел явым-төшем бик нәкыс* булды, шуның үчен кайтара, ахры! Бар нәрсә, шул исәптән чүп үләннәре, котырып үсә, хәтта утап өлгереп булмый! Бәрәңге дә, олылар әйтмешли, сабакка котырды, метр ярымга җитә бугай инде, рәт арасыннан йөреп тә булмый. Ә менә теге явызлар – колорадо коңгызлары өчен яңгыр бар ни дә, юк ни – үрчүләрен беләләр. Агулап кына чыгасың – яңгыр китерә дә коя, бар тырышлыгыңны юкка чыгарып, агуны юып төшерә. Ә теге океан арты корткычлары, сиңа карап, мыскыллы елмаеп, мыекларын селкетеп, бәрәңге сабакларын кимерә бирә, мәхәббәт уены уйнап, йомырка салудан туктамый. Күп тә үтми, кечкенә кызыл кортлар, бәрәңге куагын яулап ала hәм .... кимерә, кимерә, кимерә!
Шулай үртәлә-үртәлә чәй кайнатып эчкәннән соң, ишек алдына чыктым hәм кая барасың инде – шул бакча ягына таба атладым. Бәрәңгеләр, талгын җилдә селкенеп, миңа сәлам биргән кебек булды, соң шулай итми, мин аларның яклаучысы бит – кортлар белән көрәшмәсәм, күптән коры сабакка калырлар иде! Башка яшелчәләр, колорадо корты кимермәгәч, ничауа, әйбәт кенә үсеп киләләр. Ну, чүпне утап торсаң инде...
Билгеле, шунда ук күршем Хәлил абзый биләмәсе ягына да күз салдым. Ә ул, яңгыр явып торуга карамастан, теге явыз кортларны агулап йөри иде. Мин аңа аптырыйм – яңгыр барыбер агуны юып төшерә бит, нигә шулай үзен бимазалыйдыр, яңгырмы, аязмы, шул сиптергечен тотып, рәт арасыннан йөрүен белә. Хәер, мин аның бу гадәтенә күнеккән инде, кеше пенсиядә, бәлки, көнен ничек уздырырга белмидер... Үзем әлегә пенсионер булмагач, бу категория кешеләрнең хәлен аңламыйм...
Хәлил абзый, минем сәламне алгач, эшен дәвам итте. Әледән-әле, туктап, билен угалап ала... Билгә тия инде бу эш, үзем беләм. Ярый... Миңа да кортларны агуларга кирәк тә бит, яңгыр туктамый шул... Аларны эчтән сүгә-сүгә, рәт араларыннан уздым... Менә бу куакта да барлар, тегесендә дә, монысында да... Их, берәр нинди үләт тә алмый бит шушыларны!.. Аларны тавык та, үрдәк тә ашамый, ашаса, бер йөз баш тавык я үрдәк алып, бакчага җибәрер идем!!! Этләр, сабакылар!!!
Шунда Хәлил абзыйның:
– Бу эш билгә тиде, әйдә, күрше, тәмәке тартып алыйк әле, – дигән сүзләре колагыма эленде. Ул болай кеше белән бик аралашып бармый, үз уе белән мәшгуль – хатыны авырый, бакчадагы бар эш аның җилкәсендә. Мин тиз генә килешеп, койма янына килдем, аралашсак та, бу hәрчак койма аша була. Тегесен-монысын, яңгырын (“пагуда хәзер бөтенләй бозылды, күкне тишкәләп бетерделәр дә, климат үзгәрде” h.б. h.б.) орышып алганнан соң, бәрәңге хәлләренә күчтек. Хәлил абзый да, минем кебек, яңа уңышны тикшереп караган икән инде (“Уңыш булыр кебек, тик җир, туфрак юеш, яңгырлар туктамаса, аны ничек җыярбыз, балчык арасыннан бәрәңгене табып та булмый... Черер дә инде"). Шулай биш-ун минут тәмәке пыскытып, дөнья хәлләрен барлаганнан соң, үземне борчыган сорауны күтәрергә базнат иттем.
– Хәлил абзый, нигә үзеңне болай бимазалыйсың, яңгыр явып торгач, агулауның файдасы да шуның кадәр генә бит – юа да төшерә, – дим. Моңа каршы:
– И-и, энем, юамы-юкмы, белмим, агу – агу инде ул, тәэсире булмый калмас. Чистый җанга тиделәр бит, бетереп булмый, бернинди дару да йөз процент нәтиҗә бирми. Үләләрме-юкмы, белмим, үлмәсәләр, ичмасам, бер-ике сәгатькәме, бер көнгәме, чирләп булса да торырлар... – дигән җавап ишеттем.
Бу сүзләргә гаҗәпләнергәме-юкмы, мин бу хакта уйлаганчы, Хәлил абзый:
– Ярый, энем, бил азрак җибәрде, тегеләрне дөмектерүне дәвам итим инде, – дип бәрәңге рәтләре тирәсенә юнәлде.
Аның, дәртләнеп, янә эшкә тотынганын күргәч, мин дә, “бу яңгыры чәнчелеп китмиме, агулыйм әле” дип, агулы шешә сакланган урынга юнәлдем. Үләләрме-юкмы, белмим, hич югы, бер-ике сәгатькәме, бер көнгәме, чирләп булса да торырлар... Олылар белми әйтмәс...
*нәкыс - аз.
13-15.07.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. "Ичмасам, чирләп булса да торырлар..." Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 18-19 бб.