Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Хыялымда парлы акошлар

Дата написания: 
17 января 2019
Заметка: 

Нажмите на ссылку!

https://www.ok.ru/dk?cmd=logExternal&st.name=externalLinkRedirect&st.lin...

"Сез кая китәсез, сөйгәннәр?" шигыренең җыр тексты

Парлы аккошлар
Наил Кадыйров көе, Инсур Шәнгәрәев (Мөсәнниф) сүзләре

Сизелми дә узган җәйләр, көзләр,
Җирдә инде кабат ак кышлар...
Тәрәзәмә төшкән бизәкләрдә
Күрәм кебек йөзгән аккошлар...

Куш:
Йөзә алар горур, сыенышып,
Тугрылыкта сихри көчләре.
Көнләшепме әллә пар кошлардан,
Дулкынлана күлнең өсләре.

Әллә ярдан, әллә зәңгәр күктән,
Ишетелә кебек алкышлар,
Аккошларга карап, сокланышып,
Шаулагандай зифа камышлар...

Куш.

Кояш күтәрелер озакламый,
Алсуланган инде офыклар.
Нурларына төреп, хыялымнан
Югалырлар инде аккошлар.

Куш.