Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
СӘЕР БОЛЫТЛАР
(Күктә гаять сәер болытлар күргәннән соң)
Күктә йөзә сәер болытлар...
Кая ага, ник ашкына...
Адәм, сине алда ни көтә,
Ни күрер, әй, бу башкынаң?..
Беркатлы бит кеше: “Әй, матур,
Әй, матур”, – дип куаныша.
Ә чынында исә, бу – кисәтү –
Ахырзаман якынлаша.
Әйе, кеше сәер, кан даулый:
Күпләр бүген я царь, я паша –
Үз башына, ахры, ашкына...
Көн арты көн шаша, шаша...
3-5.06.2026