Все люди – коллеги. По смерти.
Балаларга укыгыз
Инсур МӨСӘННИФ
БУРАН
Кар ява башлаган иде,
Купты җил әллә каян.
Мин уйнарга чыгыйм, дисәм,
Урамда “уйный” буран.
Бөтен ният юкка чыкты,
Чүт кенә еламадым,
И орыштым ул буранны,
Түзмичә булмадымы?!
Юкка гына орышканмын –
Чыксам бүген мин өйдән,
Без шусын, дип, рәхәтләнеп,
Йорт кадәрле тау өйгән!
Шау-гөр килеп шудык аннан,
Шатланды бар балалар.
Һәр нәрсәнең файдасы бар –
Чыгып торсын бураннар!
12-13.12.2025