Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЯҢГЫР

Дата написания: 
06 августа 2025

Инсур МӨСӘННИФ
ЯҢГЫР

Коеп-коеп яңгыр ява,
Чыга алмыйм урамга.
Уйныйсы бик килә дә бит,
Коя гына, буранлап.

Нигә кирәк инде яңгыр,
Үтә җәйге каникул.
Явар иде әле көзен,
Һич аңламый шуны ул.

Нәнәй генә көлә миннән:
“И, оныгым, син аңла:
Һәр нәрсәнең, яңгырның да,
Вакыты бар Җиһанда.

Әнә, пешә кызыл җиләк,
Ә бакчабыз – шау чәчәк.
Җиләк, чәчәк кенә түгел,
Игеннәр дә үсәчәк.

Күмәчне бик яратасың,
Булмый калач игенсез.
Көз җитүгә басуларда
Башак тулыр, күрерсең.

Аннан инде комбайннар
Йөрер иңләп киң кырны.
Ә мин күмәч пешерермен,
Мактап уңган яңгырны”
6.08.2025