Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур МӨСӘННИФ
ШИГЫРЬ КОЛЫ
Инсур МӨСӘННИФ
ШИГЫРЬ КОЛЫ
Менә Кояш батты инде,
Ай да калыкты инде.
Миңа да вакыт ятарга,
Тәмле төш күреп йокларга...
Тик мин керфек тә какмадым,
Ничә тордым, ничә яттым...
“Бабай, үлгәч йокларсың...”, – дип,
Күңелемне, әй, юаттым...
Ә әлегә дөнья, өмет белән,
Миннән шигырь көтә кебек…
Әллә инде кирәге юк...
Болай да бит дөнья төзек...
Инде Ай да батты инде,
Кояш та калыкты инде.
Вакыт яңа көн башларга,
Әмма...
йокларга, йокларга...
Күпме торыр – Кояш батар,
Ай ап-ак болытка ятар.
Яктыртыр ул төне буе
Кичә язган җиде юлым...
“Дәвам ит, – дип, – шигырь колы!”
7.03.2024.