Поэт становится поэтом только пережив любовь
Татар халык иҗаты
КОЯШ, ЧЫК, ЧЫК...
Кояшкаем, чык, чык, чык,
Сагындык сине бик нык!
Кояш, чык, чык! Болыт, кач!
Күңелле бит, җылыткач...
Симез үгез суярмын,
Маен сиңа куярмын,
Итен үзем ашармың,
Эткә сөяк ташлармын.
Тәмле ботка пешерермен.
Тәти кашык бирермен.
Тәмле ботка – казанда,
Тәти кашык – базарда.
Тәти кашык – бер алтын...
Кирәкми безгә салкын!