Балачагым – иң кадерле чагым
Көтүдә, яки “Кызыл” үгез
Безнең Урал авылы (Яңавыл районы) гомер буе 50 йорттан артмады, шунлыктан көтүче яллаганнарын хәтерләмим, хәер, Казак бабай көткән кебек... Көтү һәрчак чираттан булды. Һәм, дөресен әйтәм, иң яратмаган нәрсәм шул көтү көтү (кызык яңгырый!) иде!
Мин бәләкәй идем әле (әллә укырга да кермәгән чак), әнкәйләр, күрәсең, безнең чират җиткәч, үсмер ике егетне яллаган, хәтерем тик Рәфис абыйны саклаган, икенчесе кем дип тә әйтә алмыйм – әллә Альберт, әллә Рим абый...
Хәзерге Рәфкать абыйлар бакчасы тирәсендә йөрибез, ул вакытта бу йортлары юк иде әле.
Авылда нәселгә калдырылган “кызыл” үгез бар иде. Миңа, орчык буе малайга, ул тау кебек күренә. Кыска гына чыбыркы сөйрәп, шуны шартлаткан булып, ай-һайлап йөргән маңка малай ошамадымы, менә берзаман килә бит шул ерткыч миңа таба, уфылдый-пуфылдый! Аның мөгезләрен күрсәң! Мин, акыра-бакыра, янәшәдәге шомырт агачына, ботларымны сыдыра-сыдыра, чак менеп калдым! Андый чакта җитезлек ун-егерме тапкыр арта икән ул! Тик үгез китми генә бит, агач тирәли, җир тырнап, ажгырып йөри! Ул ажгыра, мин, агачка тотынып, акырып елыйм, кыямәт инде менә! Ярый, бу шау-шуны егетләр ишетеп калып, йөгереп килеп, үгезне куып җибәрделәр, сыртына бер-икене сыдырып та алдылар, билгеле. Арытаба, кичкә кадәр, аңардан күземне алмый, бииик читләтеп кенә йөрергә тырыштым.
Әмма бу вакыйга еш исемә төшә, миемнең бер почмагына сеңеп калган.
12.02.2022.