Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

УЗА ШУЛ...

Дата написания: 
17 января 2022

Инсур Мөсәнниф
УЗА ШУЛ...

Әй, зар елыйбыз:
– Яшьлегем узды...
– Җитте картлыгым...
– Чабата тузды...

Күпме зарланма,
Орышма аны,
Уза яшьлекләр –
Тормыш кануны.

Яшьлеге чурт с ним –
Күпмегә сузма,
Күпме тартышма...
Картлык та уза.
17.01.2022

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Уза шул... Шигырь. "Күңелем энҗеләре" күмәк җыентыгы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 8 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Уза шул... Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 123 б.