Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

21.12.2022 г. Юбилейное мероприятие литобъединения "Замандаш"

21.12.2022

ЮБИЛЕЕҢ БЕЛӘН, “ЗАМАНДАШ”!

1981 елның мартында Башкортстан Язучылар берлеге һәм ВЛКСМ өлкә комитеты карары белән Яңавылдагы “Замандаш” әдәби түгәрәге рәсми рәвештә танылгач һәм берләшмә исеме алгач, бу район тарихында шактый зур вакыйгага әверелде. Иҗатчылар зуррак мәйданга чыгу мөмкинлегенә ия булды.
Ә арытаба (1992 елда) “Замандаш”ны һәм республиканың төньяк-көнбатыш районнары иҗат көчләрен берләштергән Яңавыл язучылар оешмасы барлыкка килде. Альманахлар, китаплар ешрак басыла башлады. Аларның исемлеге бүгенгә шактый киң.
Гомер – аккан су кебек. Бу вакыйгалардан соң инде 30 һәм 40 ел узып та киткән. Бу юбилейларга багышланган кичә уздыру зарурилыгы бәхәс тудырмады. Ул әдәбиятчеләрне, китап сөючеләрне бергә җыеп, 2022 елның 21 декабренда район китапханәсе бинасында үтте (зур аудитория белән уздырырга хәзерге таләпләр рөхсәт итми). Анда Тәтешледән, Борайдан шагыйрьләр, язучылар, рәсми органнар вәкилләре, мәктәп укучылары, укытучылар, чакырылган кунаклар, барлык теләүчеләр катнашты.
***
Кичәне Дания Хәкимова (ул ук сценарий авторы) бик матур алып барды. Юбилей икән, димәк, нотыклар, котлаулар... истәлеккә фотога төшүләр дә булды. “Замандаш”чылар китапларыннан шактый зур күргәзмә дә оештырылган иде.
***
Район мәдәният бүлеге башлыгы Ринат Ибраһимов район хакимияте башлыгы И.Вәзигатовның Котлау хатын укып ишеттерде, “Замандаш”чыларны үз исеменнән дә котлады, берләшмә эшендә озак еллар җанлы катнашкан әгъзаларга Рәхмәт хатларын тапшырды. Район үзәк китапханәсе директоры Гөлнара Вәлиева да, иҗатчыларны котлап, аларның уңышларын билгеләп үтте. "Кызыл таң" хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова Нефтекама шәһәренең "Инеш" әдәби оешмасына йөрүчеләрдән сәлам алып килгән, ул аны "Замандаш"чыларга җиткерде. Район мәдәният хезмәткәрләре, җирле җырчылар чыгышлары да тамашачыларга яхшы кәеф өстәде. Укучылар, нәфис сүз осталары биредә утырган авторларның шигырьләрен яңгыратты, авторлар үзләре дә читтә калмады.
***
Әдәби берләшмә җитәкчесе буларак, шушы юллар авторына да сүз бирелде.
Интернет мөмкинлекләреннән файдаланып, аны бераз кыскартып, укучылар игътибарына тәкъдим итәм.

“Исәнмесез! Тәүдә үк биредә катнашучыларның барысына да рәхмәтләремне белдерәм. Укучыларсыз, тыңлаучыларсыз – әдәбият, шигърият юк. Сез булсагыз, без дә бар.
***
Районның әдәби тарихы хакында сөйләп тормыйм... Шуны гына әйтәм – аның тарихы ХХ гасырның 20нче елларыннан языла башлаган. “Замандаш” әдәби берләшмәсе рәсми рәвештә инде 40 ел эшләп килә. Хәер, аның тарихы 1958 елда район гәзите каршында шул ук исемдәге түгәрәк эшли башлаган чордан исәпләнә. Элек тә шигырь, хикәя язучылар булмаган түгел, аларның кайберләре хәтта Муса Җәлил, Һади Такташ исемнәре белән бәйле.
***
Бүгенге чара – гади кичә генә түгел, шигърият бәйрәме дә ул! Безне, шагыйрьләрне, язучыларны, китап укучыларны бер нәрсә – нәфис сүзгә сөю, мәхәббәт берләштерә. Ә бу мәхәббәт туган җиргә, туган телгә, туган халкыбызга мәхәббәт белән тыгыз бәйле. Ә бу хакта бары тик үзенең туган җире, иле, теле, халкы патриотлары гына яза ала. Күп очракта – бернинди бәя таләп итмичә, йөрәк кушуы буенча. Аларны, күп очракта, күрүче дә, бәяләүче дә юк. Тик эш анда түгел. Алар матди кыйммәтләргә ия булу өчен язмый. Кайдадыр басылса да, хәтта берничә сум гонорар да түләмиләр. Алар бу җирдәге гади булмаган тормыш хакында яза алмый тора алмаганга, аны яхшырту өмете белән яза.
***
Заманыбыз бик буталчыкка әверелде, күреп торасыз. Әмма шуңа карамастан, өметсезлеккә бирелмичә, киресенчә, башкаларны дәртләндереп, өметләндереп, иҗат итүчеләр бар икән, аларга бүген медаль-орден бирергә кирәк, кулымнан килсә, бирер идем дә. Шагыйрь, язучы үз заманы борчу-мәшәкатьләреннән читтә кала алмый. Калмыйбыз да кебек.
***
Менә мин, Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы буларак, 16 декабрьда Башкортстан язучыларының ХIХнчы съездына чакырылдым. Анда шактый авыр мәсьәләләр күтәрелде, 79% күпчелек тавыш белән яңа рәис – җитәкче сайладык. Айгиз Баймөхәммәтов яшь, аңа нибары 34 кенә, әмма инде хәзер үк бөтен мөселман дөньясында иң танылган язучылардан берсе, энергияле, барлык ук булмаса да, байтак сорауларны хәл итәргә көч, җай табар, дибез. Киләчәк күрсәтер. Аның Язучылар берлеген яңа үрләргә күтәрү, проблемаларны ерып чыгу буенча программасы, ягъни планнары бар, без, алар тормышка ашырылыр, дигән өмет белән кайттык.
***
Менә миннән дә киләчәккә планнар хакында сорыйлар. Планнар шул – илһам ташламый икән – язарга, язарга, язарга. Бездән соң киләчәк алмаш хакында уйларга. Элек һәр урта мәктәптә диярлек әдәби түгәрәк бар иде. Йөрүчеләр дә байтак булды, чөнки һәр мәктәптә, кимендә, 200 укучы белем алды. Ә хәзер 5 мәктәпкә 200 укучы бармы икән? Алар арасыннан иҗат очкыннары булганнарны таба белергә кирәк. Биредә инде бар өмет туган тел укытучыларында. Менә шул иҗади омтылышлы балалар белән эшләргә кирәк. Югыйсә, берничә халык язучысын һәм шагыйрен биргән район киләчәктә бер шагыйрьсез һәм язучысыз торып калырга мөмкин.
***
Китабы булмаган иҗатчы – язучы һәм шагыйрь дип атала алмый, диләр. Менә без дә юбилеебызга үз-үзебезгә бүләк әзерләргә тырыштык. Бу “Йөрәгемдә сүнмәс ялкын бар” исемле альманах – күмәк җыентык – “Замандаш”ның иң актив, иң талантлы шагыйрьләре әсәрләреннән тора. Соңгысы булмас, дип өмет итик.
***
Тагын бер тапкыр кабатлыйм. Заман катлаулы, әйе, күпләр дәшми, әмма әдипләр дәшми тора алмый. Бу сәяси телдә актив гражданлык позициясе дип атала. Иҗатчылар һәрчак тормышның уртасында кайный. Бәлки, дөньяны яхшы якка аз гына булса да үзгәртүгә үз өлешләрен дә кертәләрдер. Ә безнең барыбызның да максаты шул түгелме ни? Киләчәктә дә тормышның уртасында кайнап яшик! Юбилей белән! Яңадан-яңа иҗади уңышлар барыбызга да! Якынлашып килүче Яңа ел белән!”
***
Яңавыл шәһәр типографиясендә басылган китапның берничә сигнал данәсен дә кулга алуга ирештек, алар кичәдә катнашучылар игътибарына тәкъдим ителде.
***
Кичә тәмамланганнан соң иҗатчылар таралышырга ашыкмады, чәй өстәле артында берләшмә эшен дәвам итте, кулдан-кулга күчереп, яңа китап белән таныштылар, тагын шигырьләр, хәтта... баян астында җырлар яңгырады, киләчәккә эш планнары хакында сөйләшү барды. Ә киләчәккә ниятләр бар, алар тормышка ашар, дигән өмет белән таралыштык. Аллаһы Тәгаләнең “Амин!” дигән чагына туры килсен!
Инсур МӨСӘННИФ (ШӘНГӘРӘЕВ).
21.12.2022 ел.

Комментарии

Фото