Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шәхес культы кайтавазы, яки Кем ул профессор Абзанов? (Абзанов Шамси Садриевич)

Дата написания: 
06 апреля 2017

Тарих сабаклары.
Шәхес культы кайтавазы, яки Кем ул профессор Абзанов?
Инсур Шәңгәрәев.

Күбрәк яшәгән саен, үзеңнең тарихны никадәр аз белүеңне аңлыйсың. Бөтен ил, республика күләмендә генә түгел, хәтта туып-үскән туган районың, аның кешеләре турында да. Бу аеруча каһәрле 1930-1938нче елларга кагыла. Дөрес, ул вакытларны безгә «онытырга ярдәм итүче» көчләр дә булган hәм «алар бүген инде юк» дип әйтергә дә тел әйләнми. Әйе, соңгы елларда, үзгәртеп кору чорында дип әйтик инде, кара пәрдә бераз ачыла төште. Тик тарих белән кызыксынучыны инде икенче тоткарлык сагалый. Тарих бүген тузанлы архив киштәләрендә. Ул елларга караган документларга барып җитү өчен гади кешегә «җитмеш җиде диңгез» кичәргә кирәк. Бу күп вакыт мөмкин булмаган эш. Шуның өчен кул астында булган документлар, әле исән булган шаһитлар истәлекләренә генә таянырга туры килә. Хәер, ул вакытларның тын алышын күзаллау өчен алары да аз түгел. Һәм бүген безнең — алардан соң бер-ике буын соңрак туганнарның бурычы — тарих пәрдәсен булдыра алган кадәр ачу, нахакка рәнҗетелеп, юк ителгән тарихи шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү. Һәм бу мәкалә шушы изге эшкә кечкенә генә булса да өлеш кертә алса, мин бурычымның йөздән бер микъдары булса да үтәлгән, дип исәпләр идем.

****
Профессор Абзанов турында миңа электән дә ишетергә туры килгәне булды. Беренче тапкыр аның исемен редакциядә эшли башлагач, хезмәттәшләрем һәм бүген мәрхүм талантлы журналист Фәрит Фәйзуллин авызыннан ишеттем. Фәрит Нәүфил улы еш кына, бер санга ике мәкаләсе керсә, берсендә «Абзанов» псевдонимын куллана иде. Моның сәбәбен сорагач, ул, теләми генә (бик тыйнак иде мәрхүм), әнисе ягыннан картәтисенең Абзанов фамилиясен йөрткәнен һәм аның профессор булганын әйтеп куйды. Билгеле, оныгы картәтисе хакында бик күп белгәндер, тик аның турында матбугат битендә язып чыгарга әлеге дә баягы шул тыйнаклыгы комачаулагандыр. Ә аңа кадәр башка журналистларга язарга 1930нчы елларның шомлы күләгәсе ирек бирмәгәндер. Республика матбугатында түгел, хәтта Яңавыл район гәзите битләрендә, Ш.Әхтәмовның аны телгә алган «Профессор — безнең якташ» (1), Азат Фәйзуллинаның «Халык дошманы кызы» (2) дигән мәкаләләреннән башка хәбәр очратмадым (һич югы, 1995 елга кадәр).
Кем соң ул профессор Ш.С.Абзанов?
Шәмсимөхәммәт Садрислам улы Абзанов (арытаба аның документлары, исем, атасы исеме, кыскартылып, Шәмси Садри улы Абзанов дип тутырыла һәм без дә шулай дип алырбыз) 1894 елның 24 ноябрендә Уфа губернасы Бөре өязе Байгуҗа олысы Эткенә авылында Садрислам мулланың (халык аны «юан мулла» дип йөрткән) ишле гаиләсендә дөньяга килә. Шәмси төпчек, унберенче бала була. Садрислам мулла ике тапкыр өйләнгән. Беренче хатыны үлгән, аңардан ике бала калган. Икенче никахтан тагын 9 бала туган. Әйткәндәй, муллаларның да төрлесе булган. Без дин әһелләрен бүген бары тик Г. Тукай шигырьләре аша гына — тәкъва, карагруһчы, саран, явыз, надан һ.б., ә мәхдүмнәрне (мулла, ишан улларын) җебегән, тиле-миле кебек кире сыйфатлар белән генә күзаллыйбыз шикелле. Моның өчен Тукайның, шәхсән мулла улы булса да, үз сәбәпләре булгандыр, күрәсең.
Садрислам мулла хәлле кеше исәпләнсә дә, балаларын эшкә яшьли өйрәткән. Ишле гаиләне асрау, ике катлы йортны, кибетне тоту җиңел булмагандыр. Шуңа һәр бала хуҗалык эшләрендә көченнән килгән кадәр ярдәм иткән. Шәмси дә сигез яшеннән әткәсе хуҗалыгында эшли — җир тырмата, көлтә кертә, сука сөрә, ашлык чәчә, утын әзерли, атлар көтә, мал карарга булыша, үсә төшкәч, кибеттә сату эшендә булыша һ.б. Эткенә авылында шулай 18 яшенә җитә. Мәчет каршындагы мәдрәсәгә йөри, укырга, язарга, санарга өйрәнә, әтисе китапларын, аннан кырык тартмачылардан сатып алганнарын йотлыгып укый. Мәдрәсәдә алдынгы карашлы мөгаллимнәр белем бирә, укыту ысулы җәдитчә (яңача) алып барыла, ягъни дин дәресләреннән тыш исәп-хисап, җәгърәфия һ.б. фәннәр укытыла. Шәмси аеруча исәп-хисапка, җәгърәфиягә хирыс була, русча да ярыйсы гына «сукалый».
Төпчек улының укуга аеруча hәвәслеген күреп, Садрислам мулла, үзе инде өлкән яшьтә булса да, аның арытаба укырга теләк белдерүенә каршы килми. 1912 елның сентябрендә Шәмси Солтанай авылындагы «Мансурия» мәдрәсәсенә (Хәзерге Пермь өлкәсе, Барда районы) укырга керә. Садрислам мулла бу мәдрәсәне юкка гына сайламый. Заманында анда үзе дә укый, өлкән уллары Фатыйх, Хәниф белем ала (әйткәндәй, алар да соңыннан әтиләре кебек мулла була, Фатыйх, репрессияләнеп, соңыннан Анжеро-Судженск шәһәрендә яши, Хәниф исә 1934 елларда туган авылында үпкә чиреннән авырып үлә).
Солтанайның «Мансурия» мәдрәсәсе – Гәйнә ягында эшләгән югары типтагы биш мәдрәсәнең берсе, ХХ гасыр башына анда 16 сыйныф була, 500дән артык шәкерт белем эсти. Әйткәндәй, ХIХ гасыр урталарында сәүдәгәр Мансуровлар акчасына төзелгән һәм ачылган бу мәдрәсәдә, атаклы Бохара мәдрәсәсен тәмамлап кайткан Ширван Зябаловта Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә ягыннан картәтисе Зиннәтулла Әмиров та укыган.
Соңгы елларда Солтанай мәдрәсәсе өч бинада урнашкан. Идәнгә утырып укыганнар, идәнгә ятып йоклаганнар, чиратлап кизү (дежур) торганнар. Һәр шәкерт елына 2 сум түләп укыган, кышка утын китергән. Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә тәртип бозучылар хөкемгә тарттырылган, җәза чыгарылган: намазга йөрмәүчеләр камчы, таяк белән суктырылган, идән юган, бәдрәф чистарткан.
Солтанай мәдрәсәсе Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә якын программа буенча эшләгән: дин гыйлеменнән тыш алгебра, геометрия, физика, химия, география укытылган. Гата хәзрәт Мансуров «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең хуҗасы Галимҗан Баруди белән элемтә тоткан (3).
Нәкъ Шәмси укыган 1912-1913 елларны Солтанай мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе дә ачыла. Аның беренче сыйныфында Солтан Мөхетдинов, икенче сыйныфында атаклы татар шагыйре Сәгыйть Сүнчәләй укыткан.
Урта Уралда киң билгеле Солтанай мәдрәсәсендә беренче рус революциясе елларында зур гына китапханә булдырылып, анда айга бер тиен акча түләп, Рәсәйдә нәшер ителгән, гарәп илләреннән яздырып алынган китап, журнал һәм гәзитләр укырга мөмкин булган. Биредә әдәби кичәләр (1913 елдан алар Тукай кичәләре дип аталган), яшерен җыелышлар үткәрелгән, прокламацияләр таратылган. Бу хакта тиешле органнарга мәгълүм булып, Солтанайга берчак пристав килә. Тик мәдрәсә җитәкчесе Гата хәзрәт Мансуров, үзенең уку йортын яклау өчен барысын да эшли. Приставны «тиешенчә» сыйлап, аның актындагы «прокламация укыганнар» дигән сүзләрне «дикламация укыганнар» дип төзәттерүгә ирешә (аракының да файдалы яклары бар бит, әй). Хәзрәт заманына күрә бик алдынгы карашлы мәгърифәтче була, мәдрәсәне чын-чынлап зур гыйлем учагына әверелдерүгә ирешә, 1910 елда кызлар мәдрәсәсе дә ача. Анда мөгаллим булып чыгышы белән Тәтешле районының Бүл-Кайпан авылыннан татар шагыйре, прозаигы, драматургы Кәрим Әмири эшли (4). Шәмси менә шундый киң, яңа фикерле мохиткә барып эләгә. Күрәсең, хөррият хакында беренче сүзләрне дә ул шушында ишеткәндер, яшәү максаты турында уйлана башлагандыр.
Үткен акыллы, электән авыл мәдрәсәсендә генә укыса да, бар нәрсәне тиз тотып алган егетне мөгаллимнәр дә күреп ала. Аңа арытаба укырга киңәш итәләр, ул вакытта шәрыкъ мәгърифәтенең үзәге булган Бохара, Ташкент кебек калаларның атаклы мәдрәсәләре турында сөйлиләр. Шәмси аларны кызыксынып тыңлый, күңеленә сала бара... Тик әтисе, улының яшьлегенә сылтанып, аның еракка китүенә каршы төшә.
Шәмси «Мансурия» мәдрәсәсендә бер генә ел укып кала. 1913 елда әтисе үлү сәбәпле, ул укуын калдырып кайта. Һәм язмыш яшь егетне шул елда... Ташкентка илтеп ташлый. Икенче сәбәбе дә бар. Белүебезчә, 1912-1913 елларда Башкортстан территориясендә ачлык хөкем сөрә. Шушы да тагын бер сәбәп булгандыр дип уйларга кирәк, чөнки авылда зур гаиләдә тамак туйдыру тагын да авырлаша. Садрислам мулла үлгәч, кибетләрен дә сатарга мәҗбүр булалар, чөнки товар артыннан йөрү кыенлаша, ачлык та этәргеч ясый. Шәмси шулай аз-маз акча юнәтеп, озын юлга чыга. Өйдә исә яшь кәләше Кәримә (Үрдәк авылыннан хәлле тормышлы кеше кызы) торып кала. Шәмси аны, бераз акча эшләгәч, яшәргә урын тапкач, кайтып алырга була. Ташкент якларына китүчеләр бер Шәмси генә булмый, анда әле дә безнең бихисап якташ кан-кардәшләребезнең оныклары, аларның балалары яши.
Ташкентка килгәч, Шәмси аптекага каравылчы булып эшкә урнаша. 1914 елның сентябрендә Бохара шәһәренә барып чыга, бер сәүдәгәрдә йомышчы була, мәдрәсәгә укырга керә. Тик монда ул озак юанмый, Ташкентка кире кайтып, 1915 елның сентябреннән трамвай депосында вагон озатып йөрүче, ягъни кондуктор булып эшли башлый. Эшләү белән бергә укуын да дәвам итә.
1917 елның җәендә Шәмси кәләшен алырга туган авылына кайта. Тик ирен бер-ике тапкыр гына күргән, авылда үскән, әле иренә ияләшеп тә өлгермәгән яшь кәләше җир читендәге, колак ишетмәгән, күз күрмәгән Ташкент шәһәренә китәргә катгый каршы төшеп, аерылып кайтып китә. Тик үз алдына куйган максатыннан чигенергә күнекмәгән Шәмси кире Ташкентка китәргә дигән карарыннан ваз кичми. Туган авылында язмыш аны ятим үскән ярлы кызы, акыллы, чибәр, заманына күрә укый-яза белгән 16 гына яшьлек Мүәллифә белән очраштыра. Кыз да аны ошата һәм Шәмси артыннан җәһәннәмгә дә китәргә риза була. Туганнары Шәмсигә бирмәсләр, дип уйлап, Мүәллифә кияүгә качып кына (элек ябышып чыгу, ягъни алдан кодалар җибәрми генә чыгу гадәте булган, бу күп очракта бер якның ата-анасы риза булмаса, яисә кызның яки егетнең мал-мөлкәте булмаганда практикаланган) чыгарга була. Бер төенчек әйберен ала да, Шәмсинең дуслары аларны ат белән Яңавыл станциясенә чыгарып куя. Аннан поезд Казанга алып китә. Мүәллифәнең ир туганнары Гариф, Зариф, Фәиз, ат атланып, стансага чабып килеп җиткәндә, инде поезд кузгалган була.
Шәмси депода алдынгы карашлы эшчеләр белән таныша, аралаша. Араларында большевиклар да була, алар аңа күбрәк укырга киңәш итәләр, әдәбият белән таныштыралар, акрынлап үз эшләренә җәлеп итәләр.
1904-1905 елларда ук инде Ташкентта социал-демократик түгәрәк оеша. 1904 елдан ленинчыл «Искра» таратыла. 1905-1907 елгы беренче рус революциясе чорында Ташкент Урта Азиянең революцион хәрәкәт үзәгенә әверелә. 1906 елда Төркестан социал-демократ оешмаларының 1нче өлкә конференциясе үтә. 1917 елда Ташкент шәһәре пролетариаты барлык крайның революцион хәрәкәтенә җитәкчелек итүне үз кулына ала. 1917 елның 25 октябрендә (7 ноябрьдә) Ташкент советы кораллы восстаниегә әзерлек башлый. 28 октябрьдә (10 ноябрьдә) ревком оештырыла һәм Советлар власте өчен восстание башлана. 1 (14) ноябрьдә Вакытлы хөкүмәт гаскәрләре саклаган хәрби крепость алына. Һәм Ташкентта яңа власть урнаша (5). Дөрес, ул көннәрдә һәм бераз соңрак вакыйгалар икенче төс алган вакытлар да була. Урыс хакимлегенә каршы мөселманнар хәрәкәте турында күп нәрсә сөйләргә булыр иде. Тик без кызыксынучыларны бары тик Р.Кәрими-Үтәбайның «Өмет» гәзитенең 1995 ел, 129, 130 саннарында басылып чыккан «Мостафа Чукай турында» дигән материалы белән танышып чыгуларын гына сорый алабыз. Алгарак китеп булса да әйтик, 1918 елның апрелендә Ташкент Төркестан АССРы башкаласы итеп билгеләнә.
Төркестан турында сүз чыккач, шуны да ачыклап китүне кирәк саныйм. Төркестан — бүгенге Урта Азиянең ул чактагы исеме. Төркестан — тарихи-географик өлкә, XIX-XX гасыр башында аңа төрки халыклар яшәгән Урта Азия һәм Казахстан, шулай ук Үзәк Азиянең бер өлеше кергән. Октябрь революциясеннән соң, 1918 елның апрелендә Төркестанның Көнбатыш территориясендә Төркестан автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырыла. Ә 1924-1925 елларда Урта Азия Совет Республикаларының милли-дәүләт бүленеше нәтиҗәсендә, «Төркестан» атамасы кулланыштан чыга һәм Урта Азия термины белән алыштырыла (6). Ташкент шәһәре исә 1924 елда Үзбәк ССРына керә, ә 1930 елда аның башкаласына әверелә (7).
Бераз гына читкә киттек, ахры. Хәер, кешенең формалашу юлын күзаллау өчен ул яшәгән мохитне исәпкә алып, хәл-вакыйгаларга караш ташлау комачау итмидер, дип уйлыйм...
Дөньяның ачысын-төчесен татыган, агын-карасын аерырга өйрәнгән Ш.Абзанов революция җиңгән беренче көннәрдә үк — ноябрь аенда — РСДРП(б) сафына баса.
Тик совет властен күрә алмаучылар яңа тәртип белән килешергә теләми, шул сәбәпле яулап алган властьны якларга да кирәк була. Сугышчан отрядлар, Кызыл гвардияләр төзелә, аңа коммунистлар, аларга теләктәшлек итүчеләр языла. Большевик Шәмси дә читтә кала алмый, 1917 елның декабрендә, күпчелек иптәшләре белән ул Төркестанның яңа төзелүче Кызыл Армиясе сафына баса. Гражданнар сугышы барышында ТАССР Үзәк Русиядән бүленеп кала. Командующие М.В.Фрунзе, революцион хәрби совет әгъзасы В.В.Куйбышев булган Төркестан Кызыл Армиясе 1919 ел язында камалышны өзә һәм ТАССР Үзәк Русия белән элемтә урнаштыра (8). Төркестан армиясе Казахстан аша Оренбург өлкәсенә килеп чыга, Богырыслан шәһәре тирәсенә җитә. Совет хөкүмәте Көнчыгыш фронттагы хәлләргә — Колчакны тар-мар итүгә үзгә игътибар бирә. Көнчыгыш фронт икегә — Төньяк һәм Көньяк төркемнәргә бүленә. Көньяк удар группа белән җитәкчелек итү Фрунзега тапшырыла, Куйбышев аның революцион хәрби советы әгъзасы итеп билгеләнә. Фрунзе белән Куйбышевны шулай ук Төркестан Кызыл Армиясе белән җитәкчелек итүдән дә берсе дә бушатмый. Коммунистлар, комиссарлар белән көчәйтелгән Көньяк группа 28 апрельдә Колчакка каршы контрһөҗүмгә күчә. Богырыслан янында канкойгыч сугышта акларны чигендергәннән соң, май урталарында сугыш Уфа губернасына күчә. Бәләбәй янында кырык мең кеше катнашлыгында авыр сугыш була (9). Бары тик өченче һөҗүмнән соң гына аклар 17 майда Бәләбәйне калдыра.
Арытаба киң белгеле Уфаны азат итү операциясе башлана. Ул командование тарафыннан турыдан-туры Фрунзе үзе җитәкчелек иткән Төркестан армиясенә йөкләтелә, 5нче армияның берничә часте дә ярдәмгә бирелә.
Уфа губернасын аклардан тазарту дәвам итә. 28 майда Төркестан армиясенә кергән 25нче Чапаев укчы дивизиясе акларны Чишмә станциясеннән бәреп чыгара. 29 майда 1нче Кызыл Армия частьлары Стәрлетамакны ала. 8 июньдә төньяктарак сугышкан 5нче армияның ике дивизиясы Бөрене азат итә. Ниһаять, 7-9 июньдә барган канлы сугышлардан соң Уфа шәһәре дә кызыллар кулына төшә. Шәмси Абзанов та Төркестан армиясе үткән данлы юлны үтә, сугышларда катнаша, ут-өермәдән исән чыга. Әйткәндәй, Төркестан армиясенә каршы акларның Уфа губернасында һәм Кече Башкортстанда төзелгән Уфа дивизиясе, мөселман (татар) һәм ике Бөре полкы да сугыша. Кем белә, алар сафында бәлки Шәмсинең якташлары, хәтта авылдашлары да булгандыр, чөнки аклар үз кул астында булган һәр авылда мобилизация үткәрә. Гражданнар сугышының ачы хакыйкате шул — телиме, теләмиме, авылдашлар, хәтта кайчак туганнар бер-берсенә каршы сугышырга мәҗбүр була.
Кызганычка каршы, без якташыбызның хәрби биографиясе турында бик аз беләбез. Аның Гражданнар сугышы чорында Дәүләкән шәһәре кешесе Абдулхак Закиров белән бергә булганлыгы хакында мәгълүмат бар. Тик ул күптән исән түгел инде — әнә шул кызыл гвардияче Ш.Абзанов турында күп нәрсә сөйли алыр иде.
Башкортстан азат ителгәч, Шәмси июнь аенда демобилизацияләнә. Ничә ел күрмәгән туган авылына кайта, туган-тумачаларының хәлен белә. Тик Шәмси яшь кәләше, якын дуслары торып калган шәһәрне торган саен ешрак исенә төшерә.
Шәмси тиздән «икмәкле» Ташкент шәһәренә барып төшә. Тик коммунистка, кичәге кызылармиячегә тынычлап яшәргә туры килми. Инде июль аенда ул - Yзбәкстан Республикасы Сыр-Дарья өлкәсе Гулистан өяз комитеты рәисе урынбасары. Егет укып белем алу турында хыялын беркайчан да исеннән чыгармый, тик моңа кадәр иркенләп укырга мөмкинлек булмый. Ә хәзер алда киң офыклар төсмерләнә. Бәхетенә каршы, Ташкент шәһәрендә 1918 елны Көнчыгыш институты, ә 1920 ел башында Төркестан дәүләт университеты ачыла (10). Соңгысы каршында рабфак та эшли. 1920 елның февралендә, Мүәллифәне дә үгетләп күндереп, икәүләп рабфак талиблары булып китә. Хатыны биология бүлеген сайласа, Шәмсине төгәл фәннәр, география, икътисад кызыксындыра. Белемгә сусаган егет баш күтәрми укый, буш сәгатьләрен китапханәдә үткәрә, хатынына да фән нигезләрен кимерергә ярдәм итә. 1921 елда уллары Фәрит, 1923 елда кызлары Азат тугач, билгеле, тормыш һәм уку катлаулана, тик алар яшьләргә генә хас үҗәтлек белән авырлыкларны җиңә баралар. Тик Мүәллифәнең укуы өзелү куркынычы тугач (Шәмси аны ничек тә укыту яклы була), кызлары Азатны Ташкенттагы күкрәк балалары йортына, ә Фәритне вакытлыча Казандагы балалар йортына бирәләр. Укуларын тәмамлау белән, 1927 елда икесен дә яннарына алалар. Шәмси алдынгы студентларның берсе була, җәмәгать эшләрендә, партия-сәяси чаралар үткәрүдә дә актив катнаша. Ташкент өлкәсендә һаман тынычлана алмаган контрреволюцион элементлар, басмачылар да борчый. Шәмси, коммунист буларак, ЧК органнары хезмәткәре дә булып тора, төрле операцияләрдә катнаша — патрульлек итә, кизү тора, басмачыларның өлкәгә килеп чыккан отрядларын тар-мар итүдә булышлык итә, халык арасында сәяси-агарту эшләре алып бара.
Һәм, ниһаять, көтеп алынган бәхетле минутлар килеп җитә. 1923 елның 3 июлендә Абзановлар кулларына рабфакны тәмамлау турында таныклык ала (11).
Бик яхшы укыган Шәмсине Мәскәүгә җибәрәләр. 1923 елның сентябреннән 1929 елның маена кадәр ул Плеханов исемендәге халык хуҗалыгы институтының икътисад факультеты тышкы сәүдә курсының сәүдә бүлеге студенты. Мүәллифә исә мәктәпкә биология укытучысы булып урнаша. 1927 елның сентябрендә Шәмси стажировка үтү өчен махсуслашкан рус-төрек акционерлык җәмгыятенә экспорт буенча стажер-экономист итеп җибәрелә. Җәмгыять юлламасы буенча Төркиядә стажировкада була. Ике ил арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен күп көч сала. 1928 елның октябрендә Мәскәү кооператив университетына укытучы итеп тәгаенләнә, вузның идарә әгъзасы итеп сайлана. Монда 1929 елның октябренә кадәр эшли. Шул елның маенда институтта «Кыргызстанның халык хуҗалыгы» темасына квалификация алу эшен (кандидатлык диссертациясен) уңышлы яклый, ниһаять, 29 майда кулына югары экономик белем турында таныклык ала (12).
1929 елның октябрь аенда аны Саратов шәһәренә җибәрәләр, анда 1930 елның июленә кадәр кооперация техникумы директоры була. Тик 1930 елның августында Мәскәүнең Бубнов исемендәге институтына доцент һәм бүлек мөдире итеп тәгаенләнүе сәбәпле, кире кайта. Анда 1931 елның августына кадәр эшли. Ә калган гомере Уфа белән бәйле.
1929 елда Уфа халык мәгарифе институты (үз чиратында, 1920 елда революциягә кадәр эшләгән укытучылар институты базасында оештырылган була) К.А.Тимирязев исемендәге педагогия институты ә (соңрак 1957 елда аның базасында Башкорт дәүләт университеты ачыла) итеп үзгәртелә. СССР халык мәгарифе наркоматы Ш.С.Абзановны 1931 елның августында Башкорт дәүләт педагогия институты директоры һәм география кафедрасы мөдире итеп җибәрә. Анда ул 1935 елның маена кадәр эшли. 1935 елның маеннан сентябренә кадәр республика крайны өйрәнү музее директоры була.
1935 елда, элегрәк (1931 елда) оештырылган ике гыйлми-тикшеренү институты (ГТИ) — авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртеп кору һәм туфрак-ботаника, игенчелек һәм терлекчелек ГТИлары бергә кушыла (13) hәм оешма Башкортстан игенчелек һәм терлекчелек гыйльми-тикшеренү институты итеп үзгәртелә. Берләшкән ГТИның беренче директоры итеп профессор Ш.С.Абзанов билгеләнә. Ул анда кулга алынган көненә — 1937 елның 27 июленә кадәр эшли.
Галим-якташыбыз Башкортстанның авыл хуҗалыгы тармаклары, иткътисады, мәдәнияте үсешенә, интеллигенция, укытучы кадрлар, галимнәр әзерләү эшенә шактый өлеш кертә.
Фәнни эш белән Ш.С.Абзанов Мәскәүдә халык хуҗалыгы институтында укыганда ук шөгыльләнә башлый. Тәрҗемә эше белән шөгыльләнә, үзе дә гыйльми хезмәтләр яза, аларны гәзит, журналларда һәм аерым брошюралар, китаплар итеп бастыра. Гарәп телен мәдрәсәдә, немец телен институтта укытсалар, инглиз һәм төрек телләрен үзлегеннән өйрәнә. Татар һәм башкорт телләрендә укый һәм яза белүен әйтеп тә торасы юк.
1932 елның 15 июлендә Мәскәүдә докторлык диссертациясе яклый һәм Дәүләт гыйльми Советы Президиумы каршындагы комиссия аны БДПИның икътисадый география һәм Башкортстан икътисадын өйрәнү кафедрасы профессоры итеп раслый (14).
Менә безнең алда аның 40 пункттан торган хезмәтләре исемлеге (15). Аларның күпчелеге 1925-1935 еллар арасында язылган. Хезмәтләрнең өчтән бер өлеше физик һәм икътисадый географияне өйрәнү өлкәсенә карый. Башкортстан икътисадый географиясе белән беррәттән, Кыргызстан, АКШ, Германия, Франциягә кагылганнары да бар.
Халык мәгарифенә һәм мәгърифәтенә багышланган хезмәтләре дә шулай ук аерым монография, китап булып чыккан. Аның тәрҗемәсендә дөнья күргән фәнни хезмәтләр дә бар. Ул авыл хуҗалыгы темасын да урап узмый. Ә иҗтимагый-сәяси тематикага язылган мәкаләләрендә исә шул заман сулышын яхшы тоярга була. Китерелгән мисаллар профессор Ш.С.Абзановның киң эрудицияле галим, авыл хуҗалыгы, мәгариф, физик һәм географик икътисад өлкәләрендә компетентлы белгеч булуын күрсәтеп тора. Бүгенге көндә Ә.З.Вәлиди исемендәге милли китапханәдә сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә Ш.Абзановның рус, башкорт, татар (икесе латин, берсе гарәп шрифтында) телендә чыккан биш китабы саклана (16). Әйткәндәй, «Франция» (17) китабы ул вакытта китап нәшриятының дәреслекләр секторы редакторы булып эшләгән, ә соңрак Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишева мөхәррирлегендә чыккан.
Аның профессор эшчәнлегенә килгәндә исә монда БДУ ректоры Җ.Киекбаевның 1958 елның 16 гыйнварында галимнең кызы Азат Фәйзуллинага язган җавап хатын китерү урынлы булыр: «...Абзанов Шәмси Садри улы 1931 елның августыннан 1935 елның 23 маена кадәр элекке К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында икътисадый география профессоры, икътисадый география кафедрасы мөдире һәм Башкорт дәүләт педагогия институты директоры вазифаларында эшләде. Директор вазифасыннан 1935 елның 23 маенда авыру сәбәпле азат ителде (Башнаркомпросның 431 санлы, 1935 елның 23 май приказы). 1935 елның 24 маеннан 1937 елның мартына кадәр профессор булып эшләвен дәвам итте» (18).
Институтта эшләгән дәверендә Шәмси Садри улы республиканың халык һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә, икътисадында барган процесслар, үзгәрешләр турында яхшы хәбәрдар була. Командировкаларга еш чыга, кешеләр белән очраша. Колхозлашу чорында республика органнарыннан районнарга вәкил итеп тә җибәрәләр. 1932 елда, җәй башында, аны туган ягы буларак, Яңавыл районына билгелиләр. Шәмси туган авылына да килә. Бу хакта 1 санлы урта мәктәпнең элекке тарих укытучысы Шамил Әхтәмов менә ничек хәтерли: «Җәй көне — сабантуйлар чоры. Табигать кочагында яшьләр еш кына уеннар оештыра. Шундый уеннарның берсенә укытучы Рәүф ага Шәмгунов безнең янга таныш булмаган кеше ияртеп килде. Үзенең шат холкы белән ул безне тиз арада үзенә тартты. Кешене аңлый белүе, яшьләрчә хәрәкәтчән булуы сокландырды. Күргәннәрен, кичергәннәрен без авызыбызны ачып тыңларлык кызык итеп сөйләп алды, көлдерде. Алар китәргә җыенгач, мин Рәүф ага Шәмгуновтан шыпырт кына бу кешенең кем булуы хакында сорадым. Ул аның профессор Шәмси Абзанов булуын әйтте» (19).
Билгеле, Ш.Абзановның туган ягына кайтуының төп сәбәбе яшьләр уенын карау түгел, ә колхозлар турында аңлату эшләре алып бару, күмәк хуҗалыкка берләшергә өндәү, колхозларны ныгыту, райондагы хәлне ачыклау, анализлау, җитәкчеләр белән очрашулар булган. Бу И.Сталинның шау-шу тудырган «Уңышлардан баш әйләнү» дигән статьясыннан соңгы вакыт икәнен онытырга ярамый. Хәлне төзәтергә кирәк була.
Шундый ук җыен Эткенә авылында да уздырыла. Шәмси Абзанов, анда чыгыш ясап, дөнья хәлләре, илдә, республикада барган бөек үзгәрешләр, сәяси момент, колхозларның әhәмияте турында доклад сөйли, сорауларга җавап бирә. Илнең, колхозларның киләчәге яшьләр кулында икәненә, шуңа илгә тирән белемле, коммунистик идеалларга тирән инанган кешеләр бик күп кирәк булачагына басым ясый, алдынгы комсомол-яшьләрне укырга җибәрергә кирәклеге хакында әйтә. Сыйнфый көрәш турында, сизгерлек таләп ителүен дә телгә алып китә. Колхозларны ныгыту, аерым хуҗалык булып яшәүчеләрне колхозга җәлеп итү, гомум колхозлашуның котылгысызлыгы турында мәсьәләләр тикшерелгәч, авылдагы ике мәчет язмышына кагылган сорау туа. Коммунистлар бер мәчетне, сүтеп, мәктәп, икенчесеннән — клуб эшләрбез, дигәч, авыл кешеләре:
— Мәчетне сүтсәгез, колхозга кермибез, — дип таләп куя. Шунда Шәмси, урыныннан күтәрелеп:
— Әнә, безнең ике катлы йорт тора, миңа кирәкми. Балаларымны укытып кеше итәргә көчем җитәр — колхозга булсын. Өске катын мәктәп, аскы катын клуб итәрсез, — ди. Шулай карар чыгаралар да. Тик соңыннан, аны сүтеп, клуб итеп кенә калдыралар, әле 70нче елларга кадәр ул шул вазифасын үтәде. 30нчы еллар уртасында мәчетләр дә сүтелеп, бүрәнәләре башка хуҗалык корылмалары төзүгә тотыла. Шулай итеп, авыл өстеннән бик озакка ярым ай төшә. Бүген АХПКда (әйткәндәй, хуҗалык Шәмсинең гражданнар сугышы буенча танышы В.В.Куйбышев исемен йөртә, hәм бу исемне шул вакытта нәкъ Ш.Абзанов тәкъдим итүенә шик юк), ниһаять, 60 еллык имансызлык чорыннан соң Эткенә авылында да 1995 елда намаз йорты ачылды.
Куйбышев турында сүз чыккач, шуны да өстәп үтәргә кирәк. Валериан Владимирович 1935 елның 25 гыйнварында кинәт вафат була. БашЦИК әгъзасы буларак, К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты профессоры, икътисадый география кафедрасы мөдире һәм БДПИ директоры Ш.С.Абзановка В.В.Куйбышев вафатына багышланган матәм митингысында чыгыш ясау йөкләтелә. Ә митинг исә Уфа шәһәренең Мәдәният сарае (бүген бу бинада дәүләт опера һәм балет театры урнашкан) алдында үтә. Хөкүмәт әгъзалары аның Ленин урамы ягына караган балконыннан торып чыгыш ясый. Митинг һәм Ш.Абзанов чыгышы радиодан да тапшырыла.
Тик дәһшәтле 1937 ел сулышы һаман саен ныграк сизелә, күренмәс җәллад үзенең булачак корбаннарының үкчәсенә басып килә. Башкортстанда репрессияләрнең иң кызган вакыты — 1937-1939 еллар. Бу — «төрек-мөселман халыкларының бөтен зыялыларын, дин әһелләрен һәм азмы-күпме күренекле кешеләрен юк итү» заманы. Репрессияләр аеруча Башкорт АССРы Үзәк Башкарма комитеты рәисе, язучы Афзал Таһировны кулга алганнан соң, 1937 елның июненнән көчәя. 27 июльдә, яңгырлы көнне, Шәмси Абзанов артыннан да киләләр.
Менә ниләр хәтерли тормышының Уфа чоры һәм 27 июль көне турында Азат Абзанова (Фәйзуллина, Джумашева): «Мәскәүдә без Татар тыкрыгында, Кремльдән ерак түгел яшәдек. Хәзер йорт санын хәтерләмим инде, бәләкәй идем. Уфага күчкәч безнең гаилә тәүдә Егор Сазонов (соңыннан Сталин, хәзер Коммунистик) урамының 17 санлы йортында — аны «Хөкүмәт йорты» диләр иде — яшәде. 1934 елда Аксаков урамы, 57 санлы йортка күчендек. Ә 1936 елның көзендә әтигә белгечләр йортыннан (Ленин урамы, 2 санлы йорт, 27 фатир) 4 бүлмә бирделәр. Кайда гына яшәсәк тә, безнең өй күренекле шәхесләр белән тулы була торган иде. Күпләре белән күрше тордык. Коммунистик урамындагы йортта чакта бер күршебез җырчы һәм композитор Газиз Әлмөхәммәтов (1895-1937 — И.Ш.) иде. Аның хатыны Шәмсинур апаны, кызы Розаны яхшы хәтерлим әле. Монда чакта безгә таныш булмаган бер абый килде, ул түбәтәй кигән иде. Әтием аны язучы, шагыйрь Мәҗит Гафури (1880-1934 — И.Ш.) диде. Алар әти белән озак сөйләшеп утырдылар. Ул бездә ике тапкыр булды. ґзебез дә аның Гоголь урамындагы йортына бардык. Әткәй Казаннан музыкаль шкатулка алып кайткач, аны тыңларга Г.Әлмөхәммәтов белән ул вакытта драма театры артисткасы булып эшләгән Сара Садыйкова да килде (хәтерем ялгышмаса, ул 1934 елда Казанга китте). Әти музыканы, җыр-моңны бик ярата иде. Үзе җырлап та ала:
Калды ич, калды ич Казан сөлгесе,
Апасыннан матур ла сеңлесе...
Шулай, кеше килсә, шкатулканы тын да алмый, тыңлап утыра идек. Әле дә күз алдымда: тәлинкәләре бик күп, алар ак, зур, искечә язылган, ә көйләре татарча иде. Тәлинкә әйләнә, шундый матур яңгырый, әле бүген дә колак төбендә ишетелгән кебек.
Казан дигәннән. Әти Казан шәһәрен бик яратты, анда аның дуслары күп булган. Анда ул еш барды, үзенә дә киләләр иде.
Аксаков урамында ике катлы йортта тордык. Монда педагогия институты доцентлары, укытучылары яшәде. Өске катының дүрт бүлмәле фатирын без биләсәк, шунда бер бүлмәлесендә язучы Хәдия Дәүләтшина урнашкан иде. Тик бер дә аның ирен хәтерләмим. Ә менә беренче катта педагогия институтының башкорт теле укытучысы Габбас Дәүләтшин яшәде. Әле дә Хәдия апаның образы күз алдымда: тыныч, җыйнак, яхшы күңелле иде. Без бала-чаганы ишек алда очратса, һәрчак елмаеп сөйләшер, башыбыздан сыйпар. Кайчак безне: «Без үземә күңелсез», — дип, чәй эчәргә чакыра. Безгә дә еш кына кереп, әти-әнием белән сөйләшеп утыра. Соңыннан ул үзе дә, ире язучы Гобәй Дәүләтшин, аның энесе Габбас Дәүләтшин дә репрессияләнде».
Абзановларның Ленин урамындагы белгечләр йортындагы бер күршесе Муллахмәт (Әхмәт) Әсхәдуллин (1895-1937) — авыл хуҗалыгы наркомы. Якташлар да булгач — ул Яңавыл районы Иске Көек авылыннан — Шәмси белән бигрәк тә дус булалар, аның хатыны Кифая белән Мүәллифә — ахирәтләр. Әсхәдуллиннарның биш баласы белән Азат һәм Фәрит 1нче санлы үрнәк мәктәптә (ул Красин урамында урнашкан була) укып йөриләр. Язучы Давыт Юлтыйның (1893-1937) фатиры белән подъездлары гына икенче, стена аша яшиләр. Ул да 1937 елгы репрессия корбаны һәм дистә еллар үткәч шул ук елны атылганы билгеле була.
А.Ш.Абзанованың хәтирәләрен дәвам итик. «Әтиемне бик ярата идем, хәтта әниемнән ныграк та яратмадым микән әле? Безгә һәр чак ягымлы һәм игътибарлы булды. Ул командировкаларда чакта барыбыз да аны сагына идек. Ул башка туганнарга да ярдәмчел булды. Әтисенең сеңлесенең кызы Тәвиләне (соңыннан ире фамилиясе буенча Бохараева, төбе — Асаудыбаш авылыннан) Уфага алды. Ул, бездә яшәп, мәктәпне тәмамлады, аннан педагогия институтына укырга керде. Әтине кулга алгач, аны аннан чыгарганнар, тик ул Мәскәүгә барып җитеп, яңадан кабул итүләренә ирешкән. Озак еллар Уфада укытучы булып эшләде, хәзер өлкән яшьтә, шунда яши.
Әти бик гади, тыйнак кеше иде. Эшкә извозчик белән йөрде, тик НИЛда эшләгәндә генә аны йөртү өчен машина бирделәр.
1937 елда әти яңа билгеләнеш көтеп йөри иде — ул СССР Мәгариф халык комиссариатына сәламәтлеге буенча (дәвалану иде исәбе) Симферорольдә урнашкан Кырым педагогия институтына (20) эшкә җибәрүләрен сорап гариза язган һәм аның үтенече хәл ителгән дә иде. Күптән түгел генә анда әтинең педагогия институты буенча һәм шулай ук Аксаков урамында яшәү чоры буенча танышы, чыгышы белән Татарстаннан укытучы Харис Хафизов та (аны Уфа пединститутына Ш.С.Абзанов эшкә чакыртып китергән булырга тиеш — бу уку йортын ул үзе ректор булып торган чорда көчле кадрлар белән тәэмин итү өчен зур көч сала — И.Ш.) гаиләсе — хатыны Җамал, кызы — киткән була. Ш.Абзанов, аның белән хатлашып, эш, тормыш шартлары белән кызыксына.
Без, балалар гына түгел, әти белән әни дә, күченү мәшәкатьләре җиңел булмаячагын белсәк тә, яңа өметләр белән ул көнне көтәбез. Тик бәхет һәм шатлык безнең өйдә озак кунак була алмады. 1937 елның 27 июль таңында ишеккә каты дөбердәтүдән уянып киттек. Әти каты авырый, югары температура белән ята. Дөресен генә әйткәндә, әти соңгы елларда еш авырды, йөрәге авыру иде аның. Мәскәүдә Кремль хастаханәсендә берничә тапкыр ятканын беләм. Педагогия институтыннан да авыру булган өчен үзе теләп китте. Өйгә тупас бәреп кергән кешеләр тентү башладылар. Ул иртәнге сәгать 7дән көндезге сәгать 2гә кадәр барды. Аннан әтине алып киттеләр. Ишектән чыкканда әнигә һәм безгә:
— Елашмагыз, бер гаебем дә юклыгын ачыкларлар, бер 10 көннән кайтырмын, — диде. Тик кайтмады.
Әтине кулга алгач, бар мөлкәтне конфискацияләп, бер бүлмәгә бикләп, ишеген мөhерләделәр. Өчебезгә бер бүлмә калдырып, калган икесенә авыл хуҗалыгы наркомы Бохарбаев гаиләсен керттеләр.
Әти Казаннан алып кайткан музыкаль шкатулка язмышы гыйбрәтле. Башка әйберләр белән ул да конфискацияләнде. Күрәсең, ул бик сирәк әйбер булгандыр, күпмедер акча торгандыр һәм аны хәлле кешеләр генә сатып ала алгандыр. Шулай булмаса, аны тыңларга билгеле композитор һәм җырчылар җыелмас иде. Дөньялар бераз һил булгач, 1939 елда минем башыма аны табып булмасмы, кире кайтара алмаммы дигән уй төште: башка өй җиһазлары, мебель һәм калган башка әйберләр дә жәл түгел, миңа шул музыкаль шкатулка жәл. Үз уйларым белән Яңавыл районы кызы, без яшәгән К.Маркс урамындагы 5а санлы йортның күршесендә фатирда торган, филармониядә укыган Мәрьям Гарисова (Маметьева) белән уртаклаштым. Ул:
— Композитор Ключарев (21) Уфага командировкага килгән, шул вакытларда ул монда эшләгән, шкатулка аңарда, диделәр, аның белән сөйләшеп кара, — дип киңәш итте, яшәгән кунакханә адресын да әйтте. Барып таптым, ишекне ачты. Мин үтеп тормадым, тупса аша гына сөйләштек. Мин эш нәрсәдә икәнен сөйләп биргәч, ул:
— Музыкаль шкатулкагыз филармониядә, — диде. Мин башкача эзләп йөрмәдем. Билгеле, беләсе иде, аның «язмышы» ничек булып бетте икән, берәр урында сакланып калмаганмы?
Мәрьям белән бик дуслар идек. Әнә ул миңа:
— Филармониягә имтихан биреп кара әле, тавышың әйбәт, — дип киңәш итте. Ул шулай дигәч, мин дә кабынып киттем. Хыялларым хакында абыем Фәриткә дә яздым. Тик ул миңа: «Мин музыканы, җырны яратам, тик артистларның яшәү рәвешен кабул итә алмыйм, сиңа да укырга керергә киңәш итмим», — дип, каршы икәнен белдереп, җавап язды. Тик кая аны тыңлау! Җырчы булам, тәк җырчы булам. Тик 1940 елны филармониягә өч тапкыр сынау тотсам да, конкурстан үтмәдем. «Тавышың балаларныкы», диделәр. Шулай итеп җырчы булып булмады. Монда да шул «халык дошманы кызы» булуым тәэсир итми калмагандыр. Андыйларга сәхнәгә юл ябык иде...
...Әти белән бер көнне күренекле башкорт язучысы Давыт Юлтый да кулга алынды».
Шулай ук тиздән бу йорттагы күп фатирлар хуҗаларын алыштыра. Ирләрне, төнлә килеп, «кара козгын» машинасы алып китеп тора, алар мәңгегә югала тора. Алар артыннан чират хатын-кызларга, балаларга да җитә.
Ирен кайда тотканнарын белгән Мүәллифә көн саен диярлек Гоголь һәм Сталин урамнары почмагындагы төрмә янына йөри. Китергән әйберләрен алып калалар, тик үзен күрсәтмиләр. Ә кызы Азат белән Фәрит көн дә шушы куркыныч йорт яныннан мәктәпкә йөриләр. «Колагыма подвал тәрәзәсеннән әтиемнең «кызым» дигән тавышы ишетелгән кебек, тик якын килеп булмый, каравыл йөреп тора», — дип хәтерли бүген Азат Шәмси кызы.
Әмма бәхетсезлекләр моның белән генә бетмәгән икән әле. Шул ук елның 20 ноябрендә Мүәллифә Абзанова да кулга алына. Моның мөмкинлеген ул алдан сиземли, чөнки артыннан бер тотам калмый «койрык» йөри. Балаларын алдан кисәтә килә. «Алдан кием-салым, урын кирәк-ярагы әзерләгән иде: «Барыбер алып китәрләр», — диде. Мине аш, коймак, кисель пешерергә, бәрәңге кыздырырга өйрәтте. ґзебез генә калсак кыенга туры киләчәк, дип кисәтеп куйды», — дип хәтерли Азат Шәмси кызы.
№әм тагын шул ук хәл кабатлана: өйгә тупас бәреп кергән НКВДчылар сәгать кичке 11дән иртәнге 7гә кадәр тентү үткәрәләр, аннан — «кара козгын».
Алып чыгып китәр алдыннан, әнисе кызына:
— Менә абыең әтиең урынына калыр, сүзеннән чыкма, — диде. Аннан икесенә дә васыятен белдерде:
— Әйбәт укыгыз, тырышыгыз. — Бу нәсихәт сүзләре рус телендә әйтелә, чөнки Шәмси үз балаларының хәтта гаиләдә дә русча гына сөйләшүен тели. Рус телен белмичә, балаларының ерак китә алмаячагын, югары уку йортларына керә алмаячагын үз тәҗрибәсеннән белгәнгә, ахры, шундый таләп куя. Моның өчен аны гаепләп тә булмый. Тик дөнья мәҗбүр иткәч, Азат Шәмси кызы татарча да өйрәнә...
...Белмим, кемгә комачаулагандыр бу тыныч, яхшы күңелле, акыллы, югары мәдәниятлы һәм зыялы хатын.
Уфага күчеп килгәч, М.Абзанова мәктәптә биология укытучысы булып эшкә урнаша. Тик 1932 елның сентябрендә гаиләгә бәхетсезлек килә. Кызлары Азат, ике катлы йортның чардагыннан егылып төшеп, каты травма ала. Киләсе елның мартына кадәр шифаханәдә ята. Шул сәбәпле, Мүәллифә, ире киңәше белән, эштән китеп, балалары, йорт эшләре белән генә шөгыльләнә. Сәясәткә нинди кысылышы булырга, туган илгә нинди зыяны тияргә мөмкин инде бу хуҗабикә хатынның? Тик аны да «халык дошманы хатыны» дигән «авыр җинаять» гаять зур сынауларга дучар итә.
6нчы класста укыган Азат, 9нчы класста укыган Фәрит икесе генә торып калалар. «Койрык» хәтта аларга да «тагылган» була. Азатны балалар йортына җибәрергә булгач, Фәрит абыйсы каршы төшә. Аларны бүлмәләреннән чыгарып, К.Маркс урамындагы 5а санлы йортның ярымподвал бер бүлмәсенә күчерәләр. Бүлмәләреннән чыгарганда бары тик бер карават һәм клеенка белән тышланган диван калдыралар. Ашарга ризык, кияргә кием, ягарга утын юк. Сатар идең, сатардай бер нәрсә юк. Фәрит, ялланып, кешегә утын ярып, башка эш эшләп, азрак акча юнәтсә, ашарга алалар. Бик ач яшәргә туры килә. Килограммын 70 тиенгә повидло, бәрәңге сатып алалар да, шуның белән көн күрәләр. Шикәр булмаганлыктан, шулай повидло гына «ашап торалар». Кайчак, урамда очратсалар, әтисенең берәр танышы, кызганып, акча биреп китә. Бүлмәдә юешлек. Күршеләре белән икесенә бер мич, алар якса, азрак кына җылысы чыга. Урамнан кеше үтсә, тәрәзәдән аягы гына күренә. Тик зарланмыйлар, әти-әнисен менә-менә чыгарырлар дигән өмет бар авырлыкларны җиңәргә, яшәргә мәҗбүр итә. Азатны абыйсы, әти-әнисе белән күрештерүне сорап һәм азык-төлек тапшыру өчен, прокуратурага еш җибәрә, чөнки нигәдер абыйсыннан кабул итмиләр. Азаттан кабул итсәләр дә, күрешергә рөхсәт бирмиләр. 1938 елның 14 сентябрендә М.Абзанованы НКВД каршындагы Аерым Киңәшмә 58нче статьяның 12нче пункты буенча («халык дошманы хатыны») биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары чыгара. Мордовия АССРның Явас поселогы лагерендә 1943 елга кадәр утыра. 5-6 айга бер хаты килә иде, дип хәтерли кызы Азат. Мүәллифә Каюм кызы, иреккә чыккач, Эткенәгә кайта, яңа гаилә корырга омтылыш ясый. Тик лагерьда кичергән авырлыклар, улы Фәритнең фронтта һәлак булу хәбәрен ишетү аны аяктан ега (дөрес, икенче версия дә ишетергә туры килде — анысы үтерелү ихтималы турында, тик автор бу хакта, еллар үтү сәбәпле, бер документ та китерә алмый). Кайту белән кызын эзләтеп караса да, таба алмый. Берсен дә күрә алмыйча, 1944 елда вафат була. 1989 елның 28 апрелендә реабилитацияләнә, намуслы исеме кире кайтарыла (22, 23).
Профессор Ш.С.Абзановка исә 58-8, 58-11 статьялары буенча гаепләү белдерелә.
Автор кулында бүген Ш.Абзановның нинди конкрет гаеп тагылып, кемнәр белән бергә кулга алынуы турында архив материаллары юк. Алар Башкортстан Республикасы җәмәгать берләшмәләренең ґзәк Дәүләт архивында да сакланмаган. ССР Союзының Югары Суды Хәрби коллегиясе тарафыннан аны аклау турында 44-028216/56 санлы билгеләмәсендә дә (24) бары тик: «Абзанов советларга каршы террористик оешмада катнашучы буларак хөкем ителгән» дигән юллардан башка мәгълүмат юк. Әйткәнебезчә, Ш.С.Абзанов 1937 елның 27 июлендә, Афзал Таһировтан соң кулга алына. Якташыбызны да шул бер үк «эш» буенча кулга алганнардыр, дип әйтергә тулы нигез бар. Чөнки БашЦИК рәисе дә 58-6, 58-8, 58-11 статьялары буенча, Төркиянең разведка органнары белән бәйле, Башкортстандагы советларга каршы милләтче, баш күтәрүче-террорчылар оешмасы җитәкчеләреннән берсе буларак» хөкем ителә, 1937 елның 27 сентябрендә атып үтерелә. Аның 1921-1928 еллардагы тормышы Урта Азия — Төркестан, Хорезм белән бәйле була. (25). Ш.Абзановның гаепләү формулировкасын хәтергә төшерсәк, аларның эчтәлеге тәңгәл килүен күрү авыр түгел, 1937 елгы репрессияләргә — «халык дошманнары» белән канлы көрәшкә ВКП(б) ґКының февраль-март Пленумында Сталинның сыйнфый көрәшне көчәйтү кирәклеге турында әйткән фикере этәргеч бирә. Партия, совет, хуҗалык эшчеләрен, интеллигенция вәкилләренә каршы нахак ягу компаниясе җәелдерелә (26). Тәүдә ваграк «балыкларны» сөзәләр. Әйткәндәй, А.Таһировны кулга алу өчен Нурликов дигән берәүнең (ул исә Төркия разведка органнары файдасына советларга каршы эшчәнлек алып баруда гаепләнеп кулга алынган), имеш, Таһировка советларга каршы эш алып барырга кушуы турындагы күрсәтмәсе нигез булып тора (27). А.Таһиров, Ш.Абзанов, Д.Юлтый — Сталинның 1937 елгы репрессияләренең тәүге корбаннары. Инде соңрак, сентябрьдә ВКП(б)ның февраль-март Пленумы карарлары үтәлеше мәсьәләсен тикшергән (ВКП(б)ның Уфа шәһәр комитеты Пленумы була, ә тагын да аз гына соңрак 1937 елның октябрь башында Уфага Жданов килә, партия, совет, хуҗалык җитәкчеләре, интеллигенция вәкилләрен күпләп кулга алулар башлана. Алар арасында – Ф.Ә.Әхмәдуллин, Н.П.Брюханов, З.Г.Булашев, О.М.Булле, Б.Л.Абуков, Ш.Х.Бүләков, Я.Б.Быкин, С.Т.Галкин, Ш.М.Даутов, И.Л.Журбенко, Н.З.Зиннуров, Ә.Р.Исәнчурин, Г.М.Ольбинский, Ш.Т.Тимергалина, М.Д.Халиков, И.И.Шныра, Төхфәт Янәби һәм башка меңнәрчә бик күпләр... Алар кем алдарак, кем соңрак, кем Абзанов белән бер көнне атып үтерелә.
Югарыда әйтеп үтелгән гаеп тагылып соңрак, августта БАССРның Госплан рәисе урынбасары Ф.Ә.Әхмәдуллин, Ш.Абзанов белән бер көнне, 1938 елның 10 июлендә атылган Башсовнарком рәисе З.Г.Булашев (28), ВКП(б) Башкортстан өлкә комитетының икенче секретаре Ә.Р.Исәнчурин (29), БАССРның Госплан рәисе Ш.М.Даутов, БАССРның коммуналь-хуҗалык наркомы Г.Д.Зианчурин, БАССРның җир эшләре наркомы, якташыбыз Ә.М.Әсхәдуллин, сәламәтлек саклау наркомы К.Х.Ишмөхәммәтов, тагын Кальметьев, Шәриповлар атуга хөкем ителә.
Әйдәгез, Ф.Ә.Әхмәдуллинның «эшенә» ныклабрак тукталып китик һәм Ш.С. Абзанов, Ә.М.Әсхәдуллинга да (ул да шушы ук «эш» буенча үтә) нинди гаеп ташланганын һәм судлары ничек үткәнен күзаллыйк.
Судта Ф.Әхмәдуллинны контреволюциячел буржуаз-милләтче оешмада актив катнашучы буларак, аның җитәкче үзәгенә керүдә гаеплиләр. Ә аның составында Әхмәдуллин, имеш, бик актив рәвештә Башкортстанда баш күтәрүчеләр отрядлары оештырган. Бу отрядларның ахыргы максаты исә Совет властен корал кулланып бәреп төшерүгә әзерлек булган. Ә аның башлану вакытын баш күтәрүчеләр, янәсе, Япония һәм Германия фашизмы Советлар Союзына бәреп кергән вакытка туры китерергә теләгәннәр (30).
Архив документлары «...бу эш буенча гаепләнүчеләр кергән баш күтәрүчеләрнең контрреволюция штабы Башкортстан территориясендә өч меңнән артык кешедән торган 62 баш күтәрүчеләр отряды төзегән» (31). Баш күтәрүчеләрне кулга алганда, янәсе, 894 берәмлек утлы корал һәм 11 пулемет табылган. Тәүге тикшерү раслаганча, Совет властенә каршы кораллы восстаниегә барлык әзерлек троцкист-бухаринчыл оешма һәм Урта Азия, Казахстан, Татарстан һ.б. контрреволюциячел буржуаз-милләтче оешмалар белән берлектә алып барылган. Бер үк вакытта «штаб», янәсе, Башкортстанның барлык халык хуҗалыгы тармакларында киң җимергеч корткычлык эше алып барган, Мәскәү контрреволюция үзәге кушуы буенча Башкортстанда хәрби террористик төркемнәр булдырган (32).
Ш.Абзановның да Урта Азиядә яшәгән чорын, Мәскәүдә яшәгәндә Төркиядә стажировка үтүен исенә төшергәннәр, аны, Төркиянең разведка органнары файдасына эшчәнлек алып баруда гаепләп, террористик төркем әгъзасы буларак хөкем иткәннәр, димәк.
Аны ВКП(б) сафларыннан «халык дошманы» буларак чыгаралар. Ә урындагы һәм үзәк матбугат «халык дошманнарын» фаш итүче мәкаләләр белән тула. Мәсәлән: 1937 ел, 17 сентябрь, «Правда» — «Башкортстанда буржуаз милләтчеләр төркеме»; 1937 ел, 17 сентябрь, «Известия» — «Башкорт буржуаз милләтчеләре һәм аларны яклаучылар»; 1937 ел, 22 сентябрь, «Известия» — «Башкортстан наркомпросыннан башкорт буржуаз-милләтчеләре»; 1937 ел, 24 сентябрь, «Правда» — «Сәяси банкротлар» һәм башкалар, һәм башкалар. Аларга ияреп, урындагылар да калышмый.
«Халык дошманы» мөһере сугылганнарның исемен халык күңеленнән һәм хәтереннән алып ташлау өчен бар да эшләнә. Менә тагын бер документ — Өлкә Комитет бюросының 1938 елның 16 маенда булып үткән утырышының 15нче теркәмәсеннән өзекләр:
«6. Халык дошманы булып киткән авторларның китапларын һәм брошюраларын алу турында.
Китап сату челтәреннән, китапханәләрдән, җәмәгать файдаланган урыннардан түбәндәге авторларның бөтен китапларын һәм брошюраларын алырга.
Өлкә Комитет секретаре (имза)»
Бу исемлеккә 48 кеше кергән һәм беренче сан астында Абзанов Шәмси Садри улы, ә 6нчы сан астында Әхмәт (Мулләхмәт) Әсхәдуллин тора. Безгә таныш булган тагын бик күп исемнәр очрый анда: А.Таһиров, Мөслим Марат, Г.Әлмөхәммәтов, Гобәй Дәүләтшин, Х.Дәүләтшин, Д.Юлтый һ.б., һ.б. (33).
СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе 1938 елның 10 июлендә Ш.С. Абзановны атарга дигән карар чыгара һәм шул ук көнне ул җиренә җиткерелә, чөнки аның үлем турындагы таныклыгына да шушы дата язылган. Дөрес, Ш.С.Абзановның тагын бер «ґлем турындагы таныклыгы» бар. Ул нигәдер Кырмыскалы ЗАГСы тарафыннан 1957 елның 1 мартында бирелгән һәм үлү вакыты 1942 елның 5 апреле дип күрсәтелгән, үлем сәбәбе графасында — сызык (34). Тик бу ышандырмый, чөнки атарга хөкем ителгән «халык дошманнарын», гадәттә, шул көнне үк «расходка чыгарганнар». Азат Шәмси кызының улы Фәрит сөйләп калдыруынча, ул көнне Иске Уфаның Сергий монастыре зиратында 29 кеше атыла һәм шунда ук гомум кабергә җирләнә.
Югалган исемнәр халыкка Сталин үлгәннән соң гына кайтарыла. 1957 елның 26 июлендә, нәкъ егерме елдан соң СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе Ш.С.Абзанов эшен кабаттан карый һәм аны яңа ачылган хәлләр буенча туктата һәм җинаять составы булмау сәбәпле яба. Якташыбыз (үлгәннән соң) реабилитацияләнә. Тик кеше генә юк. Ул шулай ук КПСС сафларында да торгызыла (35).
Ш.Абзановның балалары – кызы Азат һәм улы Фәритнең язмышы да җиңел булмый, авырлыклар, мәхрүмлекләр белән тулы тормыш башлана.
Уфада, ничек кирәк алай, кышны чыгып, Азат 6нчы, Фәрит 9нчы сыйныфны тәмамлагач, абыйсы сеңлесен әтиләренең туган авылы Эткенәгә кайтарып җибәрә. Азатны Миңнисафа апа Шәмгунова гаиләсе сыендыра, ә укытучы Зайцев кешегә бала карарга эшкә урнаштыра. 7 сыйныфны шулай укый. Уку елы тәмамлангач, кире Уфага килә. Тик абыйсы Фәрит 10 класстан соң Мәскәүгә укырга керергә киткән булып чыга. Шул китүдән алар башка күрешми. Фәрит имтиханнарны уңышлы тапшырып, 2 санлы педагогия институтына укырга керә. Тик беренче курсны тәмамлагач, 1940 елның маенда армиягә алына. Бер ел хезмәт иткәч, сугыш башлана. 1944 елның ноябрендә сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Шигырьләр язган талантлы егетнең гомере шулай вакытсыз өзелә. Бәлки без аның йөзендә талантлы шагыйрьне югалтканбыздыр...
Азат Абзанованың тормыш юлы исә тагын да катлаулырак. Шул ук 1939 елны Азатны подвалдагы бүлмәсеннән дә чыгаралар. Моны торак-коммуналь хезмәткәрләре, балигъ булмау сәбәпле, торак биләргә хокукың юк, дип аңлаталар. Тик дөньяда яхшы кешеләр дә очрый. Шул ук йортта яшәүче, Укытучылар йорты директоры булып эшләгән Александр Тимофеевич Подтеребков аны үз гаиләсенә бала караучы итеп эшкә ала. Төшкә кадәр, хатыны эштән кайтканчы, аларның 10 айлык игезәк кызларын һәм 4 яшьлек улларын карый, төштән соң, Пушкин урамында урнашкан 64 санлы урта мәктәпкә йөреп, 8 классны тәмамлый. Әти-әнисе кебек укытучы булырга хыялланса да, 8 сыйныфтан соң геология-разведка техникумына укырга керә. Бер курстан соң, сугыш башлангач, эш эзләргә мәҗбүр була. Әгәр сугыш чыкмаса, язмышы ничек булып беткән булыр иде, әйтүе кыен. Мәктәптә дә «халык дошманнары» кызы булуның бар ачысын татырга туры килә. Нинди авырлык белән комсомолга керүен Азат мәңге онытмас.
Тәүдә гаризасын мәктәп комсомол комитеты, аннан мәктәпнең гомум комсомол җыелышы, аннан комсомолның Киров район комитеты, ахырда шәһәр комитеты... карый. Соңгы инстанциядә:
— Әтиеңне яратасыңмы? — дигән четерекле сорау да бирелә. Азат тиз генә җавап бирми, бераз уйланып тора, башыннан мең уй үтә, аннан гына, бәйләнергә урын калдырмаска тырышып:
— Мине әтием тәрбияләп үстергән, шуңа аны яратам. Тик ул Туган ил алдында гаепле икән, мин аны яратырга тиеш түгел, — дип җавап бирә. Җавап канәгатьләндерә. Азат Абзанова 1929 елның маенда комсомол сафына кабул ителә. Тик нигәдер комсомол билетын 20 сентябрьдә генә тапшыралар.
Бу хакта — әтисе гаеплеме, түгелме — кыз еш уйлана, тик аны гаепләрлек сәбәп таба алмый һәм аның гаепсезлегенә тирән ышанып яши. Шул ышаныч аңа соңыннан да әтисенең кем икәнен яшерергә ирек бирми, ә булдыра алыр иде. Нәкъ шушы хәл тумыштан зирәк кызга арытаба укырга яисә яхшырак эшкә керергә комачаулый, чөнки элек, нинди генә эшкә урнашырга теләсәң дә, анкета тутырта торган булганнар. Ә анда гаиләгездән хөкем ителүчеләр, чит илдә яшәүчеләр юкмы, дигән кебек мәкерле сораулар тулып ята. Азат бер нәрсәне дә яшерми. Намусы кушмый.
1941 елда Азат А.Т.Поттеребковның хатынының туганы ярдәмендә комсомолның Уфа шәһәре Жданов район комитеты аша Салават районының Михайловка урта мәктәбенә пионер вожатые булып эшкә урнаша. Ниһаять, хыялы тормышка аша. Тик балалар саны аз булу сәбәбен табып (билгеле, монда анкетадагы таныш графа роль уйнамый калмый), 1942 елның 9 гыйнварында кыскарту буенча эштән чыгаралар. Кыз фронтка эләгү турында хыяллана, сугышка үзе теләп китәргә гариза яза. Анда тизрәк эләгү юлларын барлый торгач, шәфкать туташлары курсы иң отышлысы дигән карарга килә. Сугыш елларында алар күп урыннарда ачыла, фронтка, санчастьларга, кыр госпитальләренә кадрлар әзерлиләр. Тик Азатны монда да анкетадагы шул графа аркасында алмыйлар. Ничек инде алсыннар, әгәр ул берәрсен агуласа?!
Салават районының нархозучетына статист (хисапчы) итеп эшкә алалар. Монда эшләгән өч ай эчендә ул тагын 9 кыз белән сугыш сәнгатенә – атарга, яра бәйләргә һ.б. өйрәнә. Ниһаять, 1942 елның 2 апрелендә фронтка повестка ала. Эшеннән гариза язып китә, башкалар белән коры паек ала. Поездга утырыр алдыннан Азатны кинәт читкә чакырып алалар һәм әлеге дә баягы биография мәгълүматлары буенча «отставить!» командасы бирелә. 9 иптәш кызын эшелон фронтка алып китә, ә Азат, күз яшенә төелеп, перронда торып кала. Комсомолка кайда барсын — райкомга юл тота. Анда : «Шоферлыкка укырга барасыңмы?» — дигәч, бичарадан ничара риза була.
Шулай итеп, апрель аенда Чишмә районының «Смычка» совхозының Шиңгәккүл авылында ачылган шоферлар курсына барып эләгә. Укып бетергәч, таныклык алу өчен стажировка үтәргә кызларны төрле оешмаларга тараталар. Ә иң яхшы укыган өч кызны, ул вакытта Дәүләкәндә урнашкан авиация училищесы вәкиле килеп, сайлап ала. Алар арасында Азат та була. Ике атна стажировка үткәч, Азатны кире боралар, хәрби предприятиедә халык дошманы кызы эшләргә тиеш түгел! Стажировкасын Дәүләкән районының ашлык совхозы үзәк усадьбасында тәмамлап, ниһаять, шофер таныклыгы ала. Шул ук совхозда 1944 елның ноябренә кадәр машина йөртергә туры килә. Аннан соң Дәүләкән элеваторына транспортерчы булып күчеп, 1947 елга кадәр эшли. Әтисенең апасы Сәкинә чакыргач, тәвәккәлләп Ташкентка, әтисенең яшьлеге генә түгел, гомеренең дүрттән бер өлеше үткән шәһәргә юнәлә. 1950 елга кадәр анда җеп эрләү комбинатының 2 санлы фабрикасында ленточница булып эшли. Тик, кара сакалың кайда барсаң да арттан калмый, диюләре дөрестер ул. «Халык дошманы кызы» тамгасы аңа монда да тыныч кына яшәп, эшләргә ирек бирми. Уфага кайтып, Черниковка шәһәренең шлак-блок әйберләр чыгару заводына моторчы булып эшкә урнашканда ул инде үзенең кем икәнен дә, кайдан икәнен дә әйтмәскә дигән карарга килә. Бер елдан Нәүфил Фәйзуллин исемле егеткә кияүгә чыга. 1952 елда уллары туа. Аңа Азат тәкъдиме белән Фәрит дип исем бирәләр. Моның үз сәбәбе бар. Абыйсы Фәрит фронттан язган соңгы хатында Азат сеңлесенә: «Әгәр башкача күрешә алмасак, минем сиңа ике үтенечем бар: фотомны зурайт һәм мине һәрчак исеңдә тот», — дип, сизенгәндәй, үз гозерен әйтә. Азат Шәмси кызы аның үтенечен беркайчан да онытмый. Абыйсы истәлеге итеп улына да Фәрит исемен бирде бит...
1954 елда гаиләләре белән Кырмыскалы районына, Яңа Кыешкы авылына күченәләр. Тик тормыш син дигәнчә генә бармый шул. Ике баласын — 5 яшьлек Фәритне һәм 1,4 яшьлек Фидәлияне ияртеп, бер чемодан күтәреп, Азат Шәмсиевна 1957 елда тагын Эткенәгә кайтып төшә. Монда аның бер казыгы да калмаган булса да, әти-әнисенең туган туфрагы тарта. Тагын яхшы кешеләргә юлыга. Инде Миңнениса Шәмгунованың улы Илһам, аның хатыны Мәрьям үзләренә яшәргә чакыра. Соңрак авыл Советы йортында бер бәләкәй генә бүлмә бирәләр. Азат Шәмсиевна бер үк вакытта клубта һәм авыл Советында җыештыручы, ат караучы һәм... хат ташучы булып эшли. Шушы дүрт вазифа өчен 165 сум түлиләр. Дөрес, бераздан үзе дә кечкенә генә йорт сатып ала, соңыннан әтисе йортын кире кайтару турында юллый башлагач, әтисе һәм үз өе өчен колхоз Яңавылда бер йорт алып бирә. 1963 елдан 1978 елга кадәр Яңавыл элеваторының катнаш азык заводында ваклау машинасы операторы булып эшли. Вагонын да бушата, калганын да эшли. Ә 1987 елда язмыш Рыскали Джумашев (Йомашев) белән очраштыра. Күрәсең, гомер буе гаделсезгә рәнҗетелеп яшәгән кешеләр үзе кебекләргә тартыладыр. Р.Джумашев (тумышы белән Казахстаннан) — Бөек Ватан сугышы ветераны.
1942 елда әсирлеккә төшә. Сугыш бетеп, аннан азат ителгәч, кайтып өч ел яшәгәч, 1948 елда бер сәбәпсез кулга алына, әсирлектә булган өчен... 25 елга хөкем ителә. Сигез ел гомерен Сталин лагерьларында үткәрә. «Халыклар атасы» үлмәгән булса, тулы срогын да тутырыр иде, кем белә. Тарих белән таныш hәр кеше Сталинның хәрби әсирләргә карашын беләсездер — хәтта үз улы Яковны, әсиргә төшкән өчен, ил дошманы, хыянәтче дип игълан иткән «халыклар атасы» ул. Р.Джумашев бүген хаксызга репрессияләнүдән зыян күргән кеше дип танылган, СССР Югары Суды тарафыннан акланган, намуслы исеме кайтарылган. Бүген шушы ике җан Яңавыл шәһәренең төньяк өлешендә җимерек диярлек йортта яши. Азат Шәмси кызы Абзанова, күпме генә йөрмәсен, «Сәяси репрессияләр корбаннарын аклау турында» РСФСР законы буенча сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип танылуына карамастан, районның тиешле оешмаларыннан бер генә ярдәм дә алганы юк. Р.Джумашев та шулай ук. №ич югы бер бүлмәле фатир бүлүләрен үтенеп, Азат Шәмсиевна район хакимиятенә сигез, республика властьларына өч тапкыр мөрәҗәгать иткән. Тик барысы да бушка. Әтисенең, әнисенең конфискацияләнгән әйберләре өчен 1958 елда 3440 сум акча бирүләрен (25 процент күләмендә) исәпләмәгәндә, мөлкәт өчен бер тиен акча да алганы юк. Башка льготалар турында сүз дә бармый әле. А.Ш.Абзанованың әтисе истәлеген мәңгеләштерү турында — ни генә дисәң дә, Ш.С.Абзанов — Башкортстаннан чыккан тәүге профессорлардан берсе, ә Яңавыл районыннан чыккан галимнәрнең иң беренчесе — мөрәҗәгатенә дә: бу тәкъдим республика ветераннар Советы (?) каршындагы репрессия корбаннары истәлеген мәңгеләштерү буенча комиссиядә каралачак, дигән җавап алган (36). Анысы да инде 1989 елда булып үткән вакыйга. «Яңавылдагы бер яңа урамга Абзанов исемен бирү өчен республика ветераннар Советы рөхсәте кирәкме икәнни?» — дигән аптыраулы уйга каласың. Әгәр бер урамга аның исеме бирелә калса, моңардан кемгә зыян килер иде (Яңавыл шәhәрендә генә түгел, хәтта туган авылы Эткенәдә дә аның исемендәге урам юк. Матросов, Ленин, Куйбышев, Яшьләр, Салават Юлаев урамнары бар...)? Әллә үсеп килүче буында күренекле якташлары белән горурлану хисе тәрбияләү хәзер оят эшкә әверелдеме? Яки Ш.С.Абзановны районда һаман халык дошманы, ә аның кызын — халык дошманы кызы дип исәплиләрме? Бу сорауларны бирмәс җиреңнән бирерсең... Шушы уңайдан үзем дүрт ел янәшә эшләгән, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, профессор Ш.СМ.Абзановның оныгы мәрхүм Ф.Н.Фәйзуллин хәтергә төшә. Заманында ул районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашты, ким дигәндә бер үк вакытта егерме (!) комиссиядә әгъза булды: КПСС райкомы каршындагы партия комиссиясе әгъзасы, контроль-ревизия комиссиясе әгъзасы, озак еллар башлангыч партия оешмасы сәркәтибе, халык депутатларының поселок Советының берничә чакырылыш депутаты, аның башкарма комитеты әгъзасы, Башкорт АССР Журналистлар берлеге идарәсе әгъзасы һ.б. (37). Ничә ел редактор урынбасары йөген тартты, партия тормышын яктыртты. Ә журналист йөге тагын?! Журналистның көндәлек эше үзе генә дә, әле югарыда атап киткән җәмәгать эшләренең барысына барәбәр. Бигрәк тә аның кебек барысын да йөрәгенә якын кабул иткән кешегә... Карышу белмәве, һәр тапшырылган эшне җиренә җиткереп эшләвен белгәнгә сайлыйлар иде аны. Ул гомерләре вакытсыз өзелгән дәү әтисе, адашы Фәрит абыйсы юлын дәвам итте, әйтерсең, алар өчен дә эшләде. Гаделсезлекне, ике йөзлелекне күрә алмады. Аның да башына шул ук битарафлык, кеше шәхесенә карата төкереп карау җитте — йөрәге түзмәде.
Кайчанга кадәр дәвам итәр икән бу шәхес культы кайтавазы?! Ярый, без барыбыз да гаделлек өчен көрәшчеләргә читтән битараф, мыскыллы көлеп карап торырбыз, алар бар да үлеп бетәр, ди. Тик бу дөнья белән нәрсә булыр, безнең җәмгыять нинди юлдан китәр? Шулай урый-чурый торгач, яңадан маймылларга әверелмәбезме?!
...Әйе, күп нәрсәләр кичкән Азат Шәмси кызы башыннан. Нәрсәдер табылган, нәрсәдер югалган. Арада бик үкендергәннәре дә бар. Мәсәлән, моннан берничә ел элек Уфадан, Закиров фамилияле таныш булмаган кешедән хат килеп төшә. Ул үзенең дәү әтисенең Абзанов Шәмси Садри улы белән Гражданнар сугышында бергә булулары хакында сөйләп калдырганы турында яза. Тик, ни үкенеч, хат, адрес сакланмаган. Дөрес, Азат Шәмсиевна якынча аның яшәгән йортын белә: Коммунистик урамы, элек обком йорты дип аталган йорт. Озак еллар Башкортстанда Закиров Рәүф Абдулхак улы торак-коммуналь хуҗалыгы министры булып торды. Әллә хат язучы аның улы булдымы дип уйлый.
...Ә менә Азат Шәмси кызы (анда аның исеме «Азад» диелгән) аңа 1939 елның 20 сентябрендә Уфа шәһәренең Жданов райкомы тарафыннан бирелгән комсомол билетын саклаган. Саны — 9105288 (шушы юллар авторы аны район музеена тапшырды). Латин хәрефләре белән башкортча язылган. Нәрсә тиеш — мөһер, әгъзалык взнослары түләү, сәркәтип кул тамгасы... барысы да бар. Нигә саклаган, үзе дә белми. Ә бит соңгы вакытларда, ничек комсомолга кергәне исенә төшсә, аның башында: «Нәрсәгә дип кердем икән ул вакытта комсомолга?» – дигән уй да кереп кала.
...«Белгән булсам, комсомолга кермәс идем», – дип куйды Азат Шәмси кызы, без аның белән сөйләшеп утырганда. Тик мин: «Нәрсәне белгән булсагыз?» — дип сорамадым. Уңайсызландым.
8.08.1995-28.11.2003 ел.
Сүз соңында. 2015 (?) елда бер урамга Ш.Абзанов исеме бирелде.

Файдаланылган чыганаклар:
(1) «Коммунизм таңы», 11 май, 1971.
(2) «Яңавыл таңнары», 26 март, 1991.
(3) Ә.Фатыйхов. Гәйнә иле. Барда, 1995. 119-120 бб..
(4) Шунда ук, 120 б.
(5) БСЭ, М., 1976, т. 25, 307-308 бб..
(6) БСЭ, М., 1977, т. 26, 338 б.
(7) БСЭ, М., 1976, т. 25, 307-308 бб..
(8) БСЭ, М., 1977, т. 26, 339 б.
(9) Б.Х. Юлдашбаев. Новейшая история Башкортостана. Уфа, "Китап", 1995, 59 б.
(10) БСЭ, М., 1976, т. 25, 312 б.
(11) Төркестан дәүләт университеты рабфагы тарафыннан 1923 елның 3 июлендә бирелгән 109 санлы таныклык — Яңавыл тарихи-туган якны өйрәнү музее –арытаба ЯТТЯӨМ, ТФ-201/5.
(12) Плеханов исемендәге халык хуҗалыгы институты (Мәскәү шәһәре) биргән 169/736 санлы таныклык — ЯТТЯӨМ, ТФ-201/4.
(13) Б.Х. Юлдашбаев. Новейшая история Башкортостана, 153 б.
(14) ЯТТЯӨМ, НВ-50/5.
(15) ЯТТЯӨМ, НВ-50/9.
(16) З.Вәлиди исемендәге милли китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге белешмәсе – Автор архивы.
(17) Уфа, Башгиз, 1933.
(18) ЯИКМ, НВ-50/7.
(19) Ш.Әхтәмов. Профессор — безнең якташ. «Коммунизм таңы», 11 май, 1971, 57 сан.
(20) Кырым педагогия институты Таврия (Кырым) университетын (1918-1925) үзгәртеп кору вакытында ачылган. 1972 елдан — Симферополь университеты (БСЭ, М., 1976, т. 23, 407 б.
(21) Ключарев Александр Сергеевич (1906-1972) — композитор, 1934-1937 елларда Башкортстан милли мәдәният гыйльми-тикшеренү институтының (Уфа) музыкаль секторы белән җитәкчелек итә. Башкорт, татар фольклорын җыя һәм өйрәнә. (Музыкальная энциклопедия, М., 1974, 841 б.
(22) «Вечерняя Уфа», «Хотелось бы всех поименно назвать» (список репрессированных). 27 апрель, 1994.
(23) Книга памяти жертв политических репрессий Янаульского района Республики Башкортостан. Т. 1. - Уфа: “Китап“, 1997. - 464 б.
(24) Автор архивы.
(25) Возвращенные имена. БКИ, 1991, 219-233 бб..
(26) Шунда ук, 186-187 б.б.
(27) Шунда ук, 230 б.
(28) Шунда ук, 56 б.
(29) Шунда ук, 88 б.
(30) Шунда ук, 190 б.
(31) ЦГАОО РБ, ф.122, оп. 92, д. 256, л. 6.
(32) Возвращенные имена. БКИ, 1991, 19-20 бб..
(33) Ә.Әбүзәров. Бар ине шундай ойошма. «Йәшлек», 3 август, 1995.
(34) ЯИКМ), НВ-50/6.
(35) ЯИКМ, НВ-50/8.
(36) ЯИКМ, НВ-50/4.
(37) «Коммунизм таңы», 65 сан, 31 май, 1990.

Кайда, кайчан басылган:
1) 11. "Яңавыл таңнары", 2004 ел, №№94, 97, 98, 100, 101, 103, 104, 106, 107, 109, 110.