30 октябрь — Сәяси золым корбаннарын искә алу көне
Кара еллар
Үткән гасырның 1930-1937 еллары. Репрессияләр. Алар 1953 елга кадәр барган, әмма инде ул кадәр үк зур масштабта түгел. Репрессияләр башлану колхозлар барлыкка килү чорына тәңгәл килә. Шулай дип йөртелгән "раскулачивать итү" бара — урман кисү, каналлар төзү, тимер юллар салу һ.б. эшкә күпчелек ныклы, эшчән крестьян гаиләләрен, авылда 2 һәм аннан да күбрәк сыер, я булмаса, тегермән яки кечкенә кибет тоткан яисә хәтта ...сепараторы булган (авторга Тау авылы кешесен нәкъ менә шул сәбәпле халык дошманнары исәбенә кертүләре билгеле) өчен генә дә сөргенгә озатканнар.
Автор мәгълүматлары буенча, Яңавыл районыннан (кулга алынганда БАССР территориясендә яшәгән, тумышы белән Яңавыл районыннан булганнар күз уңында тотыла) 651 кеше репрессияләнгән, алардан 78е (мәгълүматларга ачыклык кертү буенча эш дәвам итә) — иң югары җәзага хөкем ителгән, кайберләре төрмәдә, сөргенгә урыннарында вафат булган, кемнәрдер чит җирләрдә төпләнеп калган, туган якларга исә яртысыннан чак кына күбрәге кире кайткан. Бер кеше икешәр тапкыр золымга дучар ителгән очраклар да булган. Бөек Ватан сугышы елларында хәрәкәттәге армияда хезмәт иткән вакытта хаксызга хөкем ителгән кызылармиячеләр дә бар. Аларның кайберләре штрафбатка озатылган hәм барысы да диярлек һәлак булган. Алар да сәяси золым корбаннары дип санала.
Бу кешеләр барысы да диярлек 58нче маддәнең төрле пунктлары буенча хөкем ителгән.
Ә якыннарының исемнәрен теләге булганнар "Башкортстан Республикасы сәяси золым корбаннарының хәтер китабы"ннан таба ала (1-4 томнар. Уфа, "Китап", 1997, 1999, 2001, 2003).
1991 елда сәяси золым корбаннарын яклау турында карар кабул ителде. Анда аларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча чаралар да карала. Югарыда әйтеп кителгән китап — шундый чаралардан берсе. Уфа шәһәрендә 2000 елның 23 декабренда сәяси золым корбаннары истәлегенә стела урнаштырылды. Безнең бурыч — илебез тарихының кара битләрен хәтердә тоту. Бу безгә мондый хаталарны кабатламаска ярдәм итәр. Һәм сәяси золым корбаннарын искә алу көне — ул бәйрәм түгел, ә кайгы кичерү, истәлекләрне яңарту көне.
Инсур Шәңгәрәев.