Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Минем беренче “икеле”м (Моя первая "двойка")

Категория: 
Дата написания: 
22 февраля 2022

Балачагым – иң кадерле чагым
Минем беренче “икеле”м

Мин беренче класска (ул вакытта “сыйныф” сүзе кулланылмый иде әле) 7 яшь тә 9 айлык чакта бардым, чөнки 1964 елның 1 сентябрендә миңа нибары 6 яшь тә 9 ай иде – алмадылар.
Ул вакытта без – әнкәм Тәгъзимә, аның апасы Дөрисәгъдәт (авылда “Агаби”, “Король-Патша” дип тә йөрттеләр, чөнки гел ирләр киемендә йөрде, тәмәке тарта иде, ә бу гадәткә сугыш елларында өйрәнгән, чөнки зур кайгылар кичергән – ире, сугышка китеп, юкка чыккан, бер яшьлек кызы кызамыктан үлгән) һәм нәнәм Сәвия – авыл клубында яшибез, ә урам аша яңа йортыбыз төзелә, ә клубны аны төзегән арада яшәп торырга колхоз һәм авыл Советы биргән. Шулай итеп, мәктәпкә мин, башка балаларга ияреп, Салих башлангыч мәктәбенә... клубтан киттем.
Беренче укытучыбыз Рәсимә апа Гыйззәтова (ире буенча, кыз фамилиясе, ялгышмасам, Нурисламова булырга тиеш) бик изге күңелле, бала җанлы кеше иде. Программа буенчадыр инде, татарча әлифбадан хәрефләр өйрәнәбез, язабыз, кайткач, өйгә бирелгән гади биремнәрне үтибез – шулай ук хәрефләр язабыз. Мин кече яшьтән үк ара-тирә башым авыртып интектем, приступлар кинәт кенә башлана, нилектән икәнен ачыклаучы булмады, хәер, бу нәселдән килгәндер – әнкәй дә шул чирдән гомер буе интекте.
...Монысында да, клубтагы өстәл артына утырып, өйгә эш үтим, ә башым зыңкып авырта (безнең якларда “үтереп авырта” диләр). Елый-елый, башкарып чыктым, дәфтәрнең уң ягындагы бер битен тутырып, хәрефне яздым (инде нинди икәнен хәтерләмим). Элек тимер “перо”лы (аны шулай атый идек) агач ручка белән яза идек – кара савытына манып аласың да, “перо”да карасы беткәнче сызгалыйсың. Дәфтәр битенә күз яшьләрем дә тама, ә алардан кара җәелә... Шулкадәр чиккә килеп җиткәнмендер, ахры, нигәдер, бәлки, үз эшемнән канәгать булмаганмындыр, тоттым да, дәфтәр битенә... төкердем. Төкердем дә, нәрсә эшләгәнемне аңлап, аны... җиңем белән сөртеп алдым! Минем бу гамәлемнең нәтиҗәсен күз алдына китерә аласыздыр – дәфтәр бите тоташ кара тапка әверелде... Күрәсең, инде яңадан язарга хәлем калмагандыр, яки башым эшләмәгәндер, әнкәйгә дә әйтергә, күрсәтергә курыкканмындыр, аны мәктәпкә шул килеш алып киттем. Нәтиҗәсе билгеле инде – укытучы өйгә бирелгән эшкә “2”ле куйды. Минемчә, бу 10-15 сентябрь көннәре булырга тиеш, чөнки яңа йортка без, әнкәй, Агаби әйтүенчә, 1965 елның 20 сентябрендә күченгәнбез...
...Бу вакыйга минем хәтердә бүгенгедәй саклана, чөнки кичереш бик нык авыр булгандыр... “Икеле”ләрне соңрак та алдым (шулай да үземне “икеле капчыгы” дип әйтә алмыйм, күпчелек “4” һәм “5”кә укыдым), нигә икәне истә калмаган... Хәер, Күрдем урта мәктәбендә 10 сыйныфта укыганда җәмгыять белеменнән (обществоведение) укыткан Наҗия апа нигә “чәпәгәнен” беләм – дәрестә әдәби китап укып утырган өчен. Күзе начар күрсә дә, ничектер сизеп калып, янәшәмә килеп, мине шундый хилафлыкта барыбер тота иде!
Инсур Шәнгәрәев (Мөсәнниф)
22.02.2022.