Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Юбилей шигърияте

Дата написания: 
23 августа 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы» Иллюстрация взята из общедоступного источника.

Инсур Мөсәнниф
Юбилей шигърияте
Соңгы вакытта матбугат битләрендә бик ешайган юбилей шигырьләренә ишарә

Менә бит Алла рәхмәте,
Белгән икән, диярсең:
Ул дөньяга туган чорда
Син дөньяга килгәнсең.
Һай, бу гомер дигәннәрең,
Кай ара олгайдыгыз,
Ул бик зур урында түрә,
Ә син шагыйрь булдыгыз.
Ул әйбәт түрәлек итте,
Син әйбәт шигырь яздың.
Тик дөньялар үзгәргәчтен
Темасыз кала яздың.
Кайтмаса да иске заман,
Ярый бар иске дуслар.
Шигырь язып торыр өчен
Әле бар юбилейлар.
Шундадыр иҗат җәннәте:
Дуслар чиксез рәхмәтле,
Яңа юбилейга кадәр
Бераз артка чигеп тора
Тема табу михнәте...
Фәкать бер сорау ямьсезли
Бәйрәм ыгы-зыгысын
(Башка максатта күрәм мин
Шагыйрь тәкъдир-язмышын):
Шигырьгә ни кысылышы
Мактау һәм шикаятьнең?
Күптәнме ни икесеннән
Арчуга әдәбиятне?
Бары шундый хатлар гына
Кабул ителгән заман
Булмаганмыни, туган,
Күптән узганмы, туган?
Кайда берсе – тегесеннән
Һич калышмау нияте.
Дәвамымы сәясәтнең,
Калыкты заман зәхмәте –
Юбилей шигърияте.
Кайчан көтәргә дәвамын
Куркыныч хикәятнең?
Кайчан соң үзләштерелер
Сабагы бу хәятнең?!
22-23.08.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Юбилей шигърияте. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 76-77 бб.